Харис Якупов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/47090.htm

2019 нчы елның 23 декабрендә күренекле рәссам Харис Габдрахман улы Якуповның тууына 100 ел тула.  

Харис Якупов татар сәнгатен үстерүдә гаять зур өлеш керткән күпкырлы шәхес. Ул  1935-1939 елларда Казан сәнгать училищесында белем ала.
1939-1945 елларда Армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. Х. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша,Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып
бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
Харис Якупов  портрет остасы да, пейзажчы да.  Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла.
«Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә. 1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарга СССРның Дәүләт премиясе бирелә.1954 елда Харис Якупов «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасын иҗат итә. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә. Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. А. Пушкин, В. Короленко, Г. Тукай, М. Гафури, Ш.Камал, М. Җәлил, Г. Кутуй, Ә. Фәйзи китапларына һәм «Татар халык әкиятләре» җыентыгына рәсемнәр ясый. Шушы хезмәтләрен югары бәяләп, аңа Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Харис Якупов бик еш кына гади хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм эшләрне сурәтли. Шундый картиналар сериясе 60нчы елларда языла.
1976 елда Харис Якуповның «Чаллы сылулары» һәм «Алдынгы терлекчеләр-көтүчеләр Н. Җиһаншин һәм Г. Шакировлар» исемле картиналары Россия Федерациясенең И. Репин исемендәге премиясенә лаек була. 1980 елда рәссамга сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелә. Харис Якупов 25 ел дәвамында (1951-1975) Татарстан Рәссамнар берлеге белән идарә итте.
Якуповның остаз буларак, Сәнгать академиясенең Казан рәсем остаханәсе җитәкчесе буларак эшчәнлеге дә гаять әһәмияткә ия. Харис Якуповның әсәрләре Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрекъ халыклары сәнгате Дәүләт музеенда, Татарстанның күп кенә музей һәм галереяларында, АКШ, Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана.

 Әлеге электрон белешмәлек шушы олы юбилейны истә тотып төзелде. Биредә күренекле рәссамның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы хезмәтләр, истәлекләр, әсәрләре, Х. Якуповка багышланган методик һәм күрсәтмә материаллар, видеоматериаллар, презентацияләр тупланды. Фотоархивта Х. Якуповның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотосурәтләр урын алды.  «Библиография» бүлегендә Х. Якуповның тормышы һәм иҗаты турындагы хезмәтләр исемлеге, олуг рәссамга багышланган Интернет челтәрендәге сайтларга сылтамалар китерелде. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле. Белешмә материаллар

Х. Якуповның тормышы һәм иҗаты

Х. Якупов турында истәлекләр

Х. Якупов әсәрләре

Х. Якуповка багышланган методик һәм күрсәтмә материаллар

«Күренекле рәссам Харис Якупов»: (7нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)

Харис Якупов (Харис Габдрахман улы Якупов) 1919-2010: дәбияттан эш дәфтәре

Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы: татар әдәбиятыннан  8 класс татар сыйныфы өчен дәрес эшкәртмәсе

Фотоархив

Х. Якупов турында видеоматериаллар (рус)
 
Х. Якуповка багышланган презентацияләр

Харис Якупов бөек рәссам: презентация

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 декабре, 11:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International