Нәби Дәүли. Биобиблиографик белешмәлек


 

2025 елның 1 июнендә күренекле татар язучысы  Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тула. Ул - татар язучыларыннан немец әсирлегендә булып, туган иленә әйләнеп кайта алган бердәнбер язучы. ТР Милли китапханәсе сайтында әлеге герой-язучыга багышланган электрон белешмәлек яңартылды.

Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа фронтта озак булырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, алманнарга әсир төшә. 1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Алманиягә озаталар. Нәби Дәүли сугыш елларында иң дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагерьларында әсирлектә булган, фашизмга каршылык хәрәкәтенә кушыла. 1945 елда концлагерьдан качып, Кызыл Армия сафларына кушыла. Ватанга әйләнеп кайткач ул репрессияләргә дучар була. Әсирлектәге язмышы турында ул киң танылган «Яшәү белән үлем арасында» китабында тасвирлый.

Нәби Дәүли – катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрь һәм язучы. Аның шагыйрь буларак таланты утызынчы елларда ук ачыла башлый. Ә зур әдәбият мәйданына ул кырыс тормыш сынаулары аша килә.
Нәби Дәүли күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләр, балладалар, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954–1967) кебек күләмле поэмалар, проза әсәрләре, сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) романын иҗат итеп татар әдәбияты тарихында күренекле урын алган әдип.

Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмый.

Күренекле әдип 1989 елда вафат була.

Нәби Дәүлинең исемен мәңгеләштерү масатыннан, 2007 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 29 гыйнварындагы 85-р боерыгы белән Базарлы Матак татар гимназиясенә Нәби Дәүли исеме бирелә.

Базарлы Матакның тарих-туган якны өйрәнү музее эспозициясендә язучыга бүлек багышланган. 2020 елның 7 маенда Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе территориясендә язучыга һәйкәл ачыла. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә укучыларның Нәби Дәүли исемендәге Республика фәнни-тикшеренү конференциясе уздырылып килә.

Биобиблиографик белешмәлек 2015 нче елда - Нәби Дәүлинең (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин, 1910-1989) тууына 105 ел тулу уңаеннан төзелгән иде. Биредә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, фотосурәтләр, Н. Дәүлигә багышланган сценарийлар, әсәрләре белән танышып була. Шулай ук әдипнең басылып чыккан әсәрләре, аның хакындагы әдәбият исемлеге дә бирелде.

Әдипнең тууына 115 ел тулуны истә тотып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әлеге белешмәлек тулыландырылды, аңа яңа мәгълүматлар өстәлде. Биобиблиографик белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Нәби Дәүлинең тәрҗемәи хәле

Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты турында

Истәлекләр

Фотоархив

Нәби Дәүли әсәрләре

Видеоматериаллар

Нәби Дәүлигә багышланган сценарийлар

Нәби Дәүли исемен мәңгеләштерү  

Библиография

 

 

 

 









 

Соңгы яңарту: 2025 елның 5 августы, 15:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International