Галимҗан Ибраһимов. Биобиблиографик белешмәлек

 
 
 
2007 елда татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 120 ел тула. Бу биобиблиографик белешмәлек шушы олы юбилейга багышланып төзелде.
Галимҗан Ибраһимовның иҗади һәм сәяси эшчәнлеге күпкырлы. Бу белешмәлектә без аның иҗади эшчәнлеген күбрәк яктырттык. Белешмәлек 8 бүлектән тора. әдипнең тәрҗемәи хәле бүлеге аның тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләрне үз эченә ала. Фотоархив Галимҗан Ибраһимовның тормыш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләрне үзенә туплаган. Белешмәлектә язучының зур күләмле булмаган кайбер әсәрләренә дә урын бирелде. Калган бүлекләрдә Галимҗан Ибраһимов турында күренекле шәхесләрнең әйткән фикерләре, аңа багышланган сценарийлар, шигырьләр урнаштырылды. Соңгы бүлеге - библиография. Ул Галимҗан Ибраһимов әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның библиографик күрсәткечен үз эченә ала. әдипнең әсәрләренең библиографиясе тулырак яктыртылды, аның хакындагы әдәбият, башлыча, соңгы ун ел эчендә басылып чыккан материалларны туплый. Алар кире хронологик тәртиптә китерелделәр. Шул ук бүлек эчендә Галимҗан Ибраһимовка багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да бар. Биобиблиографик белешмәлек татар, рус, иинглиз телләрендә төзелде.

Г. Ибраһимовның тәрҗемәи хәле
Фотоархив

Г. Ибраһимов әсәрләре
Г. Ибраһимов турында

Г. Ибраһимовка багышланган шигырьләр

Г. Ибраһимовка багышланган сценарийлар

Г. Ибраһимов әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның библиографик күрсәткече

 
 
 

Соңгы яңарту: 23 март 2017, 17:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования