«Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем...»

2022 елның 12 марты, шимбә

«Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем...»
«Я жизнь искал, я смысл жизни искал»

(Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел)

Галимҗан Ибраһимов татар халкының, татар мәдәниятенең иң олы патриотларының берсе булды. Шуңа күрә дә ул гомерен, талантын, белемен тулысынча туган халкына, туган әдәбиятка, мәдәниякә хезмәт итүгә бирде. Галимҗан Ибраһимов язучы гына түгел, чын мәгънәсендә тарихчы да, телче дә, тәнкыйтьче дә, шул ук вакытта дәүләт эшлеклесе дә...

Нурихан Фәттах
Татар әдәбияты классигы, энциклопедист галим, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) – ХХ йөз башы татар дөньясында әһәмиятле урын алып тора, әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган олпат шәхес.


Галимҗан Ибраһимов 1913 ел.

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) Россиянең элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа.

Солтанморат авылы күренеше

Әти-әнисе кул астында укырга-язарга өйрәнгәннән соң, Галимҗан ике кыш Солтанмораттан биш-алты чакрым ераклыктагы Кешәкне авылы мәдрәсәсенә укырга йөри. Бер үк вакытта туган авылындагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә укып, русча башлангыч белем ала. 1898 -1905 елларда укуын Оренбург шәһәрендәге Вәли мулла мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Төпле белем алу өчен бу мәдрәсәдә тиешле шартлар булмавына карамастан, яшь шәкерт үзлегеннән белемен күтәрү юлларын таба: шәһәр китапханәсенә йөри, газета-журналларны укып бара. Ә инде 1905 елгы инкыйлаб тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, Г.Ибраһимов та башка шәкертләр белән бергә уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша башлый һәм шуның өчен ахырда мәдрәсәдән куыла. 1906 елның көзендә ул Уфага килеп, әле яңарак кына ачылган «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә.

«Галия» мәдрәсәсе

«Галия» мәдрәсәсе Г.Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи-фикри офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре – Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән хәл-әхвәлләргә нигезләнгән «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» повесте (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908), «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909) исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908–1909) дигән тарихи хезмәте языла.

«Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» хикәясеннән фрагментлар

«Галия»дә өч ел укыганнан соң, Г.Ибраһимов, мәдрәсәдән китеп, берникадәр вакыт казакъ далаларында, Әстерхан төбәгенең нугай татарлары арасында мөгаллимлек итеп йөри, аннары, 1909 елның ахырларында, Казанга килеп чыга. Казан шартларында яшәгән бу беренче чор (1909–1912) яшь әдип өчен шактый уңдырышлы була. Бу елларда ул инкыйлабкача әдәби иҗатында күренекле урын тоткан бер төркем романтик эчтәлекле хикәяләрен («Яз башы», «Диңгездә», «Йөз ел элек», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карак мулла» һ.б.) һәм шул ук романтик рухтагы «Яшь йөрәкләр» (1913) исемле беренче романын яза.

«Яшь йөрәкләр» (1913)

Бу әсәрләрендә ачык чагылган сюжет кору, табигать күренешләрен сурәтләү осталыгы, кеше образларының, әсәр каһарманнарының рухи дөньясын, күңел кичерешләрен бирүдәге психологик нечкәлек, тел, язу стилендәге тасвири чараларның муллыгы Г.Ибраһимовны ул вакыттагы татар прозаикларының иң алгы сафында баручы әдип итеп таныта.

Әдип калдырган мирас гаять бай һәм киң тармаклы. Ул дүрт роман, биш повесть, бер пьеса, егермеләп хикәядән тыш, гуманитар гыйлемнәрнең төрле өлкәләрен яктырткан биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре, унике фәнни хезмәте һәм тел-әдәбият буенча дистәдән артык дәреслекләре белән дә мәдәни үсешебезгә зур өлеш кертә.

Мәкаләләрендә татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә – гомумән, татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күптөрле мәсьәләләрне күтәреп чыга, аларны шул чорның алдынгы идея-эстетик карашлары ноктасыннан хәл итәргә омтыла. 1912 елның ахырында Г.Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри, бер үк вакытта Киевтагы мөселман студентларының яшерен сәяси оешмалары эшенә якыннан катнаша. Шул эшләре өчен 1913 елның апрелендә җирле хакимият тарафыннан кулга алынып, июнь урталарына кадәр төрмәдә утыра. Төрмәдән чыккач, ул 1917 елгы Февраль инкыйлабына чаклы патша охранкасы күзәтүе астында яшәргә мәҗбүр була. 1913 елның көзеннән 1914 елның февраленә хәтле Г.Ибраһимов Казанда әле яңа чыга башлаган әдәбият-сәнгать журналы «Аң» идарәсендә җаваплы сәркәтип булып эшли, аннары янәдән Киев, Одесса һәм Сухуми шәһәрләрендә берничә ай яшәп, сәламәтлеген ныгытып кайтканнан соң, 1915–1917 еллар арасында Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта.

Бу чорда әдипнең иҗтимагый һәм эстетик карашлары тагы да ачыклана төшә, әдәби иҗатында яңа сыйфатлар барлыкка килә: әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәрә башлый, кеше типларын, образларын реалистик рухта сурәтләүгә таба борылыш ясый. «Көтүчеләр» (1913), «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914) кебек хикәяләр һәм аеруча 1905–1907 еллардагы инкыйлаби вакыйгаларда татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән «Безнең көннәр» исемле романы (беренче варианты, 1914) язучы иҗатында әнә шул үзгәрешләрнең ачык мисалы булып торалар.

«Көтүчеләр» (1913)

«Табигать балалары»
(1914) әсәренең кулъязмасы

Әдәби әсәрләр, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләреннән тыш, әдип бу чорда, бигрәк тә «Галия» мәдрәсәсе мөгаллиме булып эшләү елларында, гыйльми-педагогик хезмәтләр язуга зур игътибар бирә. Аның «Татар сарыфы» (1911), «Татар нәхүе» (1911), «Татар имлясы» (1914), «Яңа әдәбият» (1914), «Әдәбият дәресләре» (1914), «Татар телен ничек укытырга?» (1916) исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек-кулланмалар рәвешендә укылып йөриләр.

«Татар нәхүе»

1911

1917

1919

«Татар сарыфы»

1911

1913

1917 елгы Февраль инкыйлабы көннәрендә Г.Ибраһимов, «Галия» мәдрәсәсендәге укыту эшен ташлап һәм язучылык хезмәтен дә бер якка куеп, үзенең бөтен энергиясен көндәлек матбугат һәм иҗтимагый эшкә юнәлтә. Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да, 20 ноябрьдә, Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият (территорияле автономия) идеясен яклап чыгышлар ясый. Ул шулай ук Учредительное собраниегә (Халык җыенына) сайлаулар кампаниясенә дә актив катнаша, анда Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана. Әдипнең шуннан соңгы берничә ай тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге Петроград һәм Мәскәү шәһәрләре белән бәйле. Учредительное собрание таратылганнан соң, ул Совет хөкүмәтенең Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Мәркәз мөселман комиссариатында эшли, Комиссариат рәисе Мулланур Вахитовның урынбасарларыннан берсе була, Комиссариат карамагында татар телендә чыккан «Чулпан» газетасына мөхәррирлек итә. 1918 елның көзендә авырып китеп, хастаханәдә дәваланып чыга һәм шул ук елның октябрь урталарында Казанга кайтырга мәҗбүр була.

Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә тыныч төзелеш мәшәкатьләре башлангач, Г.Ибраһимов инкыйлаб чорында вакытлыча читкә куеп торган әдәби-гыйльми эшләрен янәдән тергезеп җибәрә. Татарстан автономияле республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып 1927 елга кадәр ул җөмһүрияттәге иҗтимагый-мәдәни тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңача нигезгә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм мәдәни төзелеш мәсьәләләрен яңа тормыш шартларына яраштырып, гамәли хәл итү эшенә якыннан торып катнашкан шәхесләрнең иң күренеклесе була. Язучы буларак ул бу чор татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып үзенең әсәрләрендә инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы, 1920; «Кызыл чәчәкләр» повесте, 1921), егерменче еллар башында авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы, 1926) калку итеп сурәтли. Шушы ук елларда кардәш казакъ халкының XIX йөз ахыры, ХХ йөз башындагы тормыш күренешләрен, гаилә һәм ыруглык мөнәсәбәтләрен, гореф-гадәт, йолаларын гаҗәеп тәэсирле итеп гәүдәләндергән, әдип иҗатында иң камил, иң сәнгати әсәрләрдән берсе булган «Казакъ кызы» романын (1923) язып тәмамлый; егерменче еллар башында Идел буе өлкәләрендә булып узган ачлык фаҗигаләренең тетрәндергеч күренешләрен тасвирлаган «Адәмнәр» повестен (1923), әүвәлдәрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән «Безнең көннәр» романының да югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелгән яңа вариантларын бастырып чыгара. Бу әсәрләр шул чор татар әдәбиятының проза жанрында язылган иң матур үрнәкләре буларак тәкъдир ителәләр. Г.Ибраһимов – әдәби әсәрләре белән генә түгел, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйтькә нисбәт хезмәтләре белән дә татар мәдәнияте хәзинәсен баеткан язучы. Аның күпсанлы мәкаләләрендә әдәбиятның социологик асылы, иҗтимагый роле, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәби иҗат практикасында язучының дөньяга карашы һәм иҗтимагый позициясенең әһәмияте, тел, әдәби осталык кебек мөһим проблемалар күтәрелә һәм хәл ителә. Әдип милли мәдәниятнең хосусый үзенчәлекләре, аның мөстәкыйль үсеш юллары, шул ук вакытта аның гуманистик, интернациональ хасиятләре турында җитди теоретик карашларын әйтеп чыга. Г.Ибраһимов татарлар арасында инкыйлаби хәрәкәтләр, тел-әдәбият һәм мәгариф тарихы буенча гыйльми хезмәтләр язуга да күп көч сала. Аның «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур Вахитов» (1919), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925), «Урал» һәм «уралчы»лар (1927), «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» (1927) кебек хезмәтләре, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани турындагы мәкаләләре Татарстанда иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр үсешенә уңай йогынты ясыйлар. Талантлы каләм иясе, фәннәр галиме һәм киң колачлы мәдәният эшлеклесе буларак, Г.Ибраһимов бер Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә таныла, күп кенә гыйльми җәмгыятьләр аны шәрәфле яки хакыйкый әгъза итеп сайлыйлар. 1928 елда ул Бөтенроссия Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Шул ук елда әдәби иҗат эшчәнлегенә егерме ел тулу уңае белән Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән аңа «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирелә.

1927 елдан башлап Г.Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша: «Безнең көннәр» романының икенче һәм өченче кисәкләрен язу, «Әдәбият кануннары» исемле зур хезмәтен язып тәмамлау өстендә эшли. Ләкин аңа үзенең иҗат планнарын үтәп чыгарга насыйп булмый, чөнки, 1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла. Аны троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма «эш» хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, төрмә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына җиткән үпкә авыруы әдипне 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан алып китә. Җирләнүе Казанның Архангел дип йөртелгән христиан зиратында дип уйланыла. Әдип-галимнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга.

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраhимовның тормышы, купкырлы бай ижаты – халыкка хезмәт итүнең үрнәге булып тарихка язылды. Хәятта (тормышта) Г. Ибраhимов эзләгән мәгънә – халыкка, милләтеңә, анын яңарышына hәм алгарышына хезмәт итүгә икәнлеге шиксез.

Әдәбият исемлеге:

1. Галимҗан Ибраһимов «Мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем...» =

Галимджан Ибрагимов «Я жизнь искал, смысла в жизни искал...» / [төз.: Э.М.Галимзянова, Ф.Г.Файзуллина, Г.А.Хуснутдинова; татар телендә текст авторы Д.Ф.Заһидуллина; рус теленә Л.Ш.Дәүләтшина тәрҗ. – Казан: ИЯЛИ, 2017. – 336 б.

2. Ибраһимов Г.Г. Милләт. Тел. Әдәбият : сайланма хезмәтләр  – Казан : Мәгариф, 2007. – 239 б.

3. Г. Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья : Г. Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары (17 апрель, 2012). – Казан, 2012. – 265 б.

4. Галимҗан Ибраһимов документларда : 2 томда / мөх-р Җ.Миңнуллин , төз. Р.Исламов. – Казан: Җыен, 2020 – . – («Шәхесләребез» сериясе)

    1 том :  Автобиографияләре, әдәби әсәрләреннән, гыйльми хезмәтләреннән үрнәкләр. – 2020. – 688 б. 2 том :  Совет чоры документлары. – 2020. – 671 б.: + 32 б. фоторәс.

5. Галимҗан Ибраһимов // Әдипләребез : биобиблиографик белешмәлек : 2 томда. Т.1: А-К / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б. 572-578

6. Галимҗан Ибраһимов: мәкаләләр, истәлек-хатирәләр  / [төз. Р.Акъегет]. –  Казан : Татар. кит. нәшр., 2007. – 544 б..

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International