Мәхмүт Хәсәновка багышланган яңа биобиблиографик белешмәлек дөнья күрде

2022 елның 16 сентябре, җомга

2022 нче елның 27 декабрендә күренекле  язучы-прозаик, драматург Мәхмүт Максуд улы Хәсәновның тууына 95 ел тула. «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән булган чираттагы электрон биобиблиографик белешмәлек әлеге датаны истә тотып төзелде. Биредә язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, видеоматериаллар, методик материаллар тупланды. «Библиография» бүлегендә әдипнең әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы чыганаклар урын алды. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International