Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел

2022 елның 18 ноябре, җомга

2022 елда күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел тулды.

Шушы күренекле дата уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтындагы Ә. Ерикәйгә багышланган электрон белешмәлек  соңгы ун елда дөнья күргән материаллар белән тулыландырылды, яңартылды.

Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь буларак билгеле. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган. Әдипнең иҗат эшчәнлеге татар җыр сәнгате корифейлары – М. Мозаффаров, Р. Яхин, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова һ.б. күренекле композиторларыбыз белән бәйләнгән.

Ә. Ерикәй 50-60 нчы елларда да актив иҗат итә. Ул бу чорда яшьрәк буын композиторлар, җырчылар белән берлектә, «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ф. Әхмәтов көе), «Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр» (Н. Җиһанов көе), «Юллар» (Л. Айтуганов көе), «Кил, иркәм, гармунда уйнарга» (Ә. Фәттах көе) һәм башка дистәләгән әсәрләр яза. Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар.

Электрон белешмәлек белән түбәндәге сылтама аша танышырга була: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/erikey.htm

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International