Әхмәт Ерикәй. Биобиблиографик белешмәлек


 

2012 елда күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 110 ел тула.
Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар.
Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь буларак билгеле. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган. Әдипнең иҗат эшчәнлеге татар җыр сәнгате корифейлары – М. Мозаффаров, Р. Яхин, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова һ.б. күренекле композиторларыбыз белән бәйләнгән.
Ә. Ерикәй 50-60 нчы елларда да актив иҗат итә. Ул бу чорда яшьрәк буын композиторлар, җырчылар белән берлектә, «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ф. Әхмәтов көе), «Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр» (Н. Җиһанов көе), «Юллар» (Л. Айтуганов көе), «Кил, иркәм, гармунда уйнарга» (Ә. Фәттах көе) һәм башка дистәләгән әсәрләр яза.
Әхмәт Ерикәйгә багышланган электрон белешмәлек 5 бүлектән тора.
Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, сценарийлар урнаштырылды. «Библиография» бүлегендә шагыйрьнең китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, шулай ук шагыйрь хакында соңгы елларда дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле Ә. Ерикәйнең тормышы һәм иҗаты турында Ә. Ерикәй әсәрләре

Фотоархив

Ә. Ерикәйгә багышланган видеоязмалар

Ә. Ерикәйгә багышланган сценарийлар, презентацияләр

Библиография

 

 

 

 



 

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 декабре, 16:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International