«И мөкатдәс, моңлы сазым»

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

2023 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 137 ел. Татар халкының бөек улы бик зур иҗади мирас калдырды һәм гомум халык тарафыннан хөрмәтләнү алды. Шагыйрьнең әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән, алар зур тиражлар белән басылалар. Әдипнең туган көнендә һәр ел саен Татарстанның шәһәр һәм авылларында танылган язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләре һәм меңләгән шигьрият яратучылар катнашында шигырь бәйрәмнәре уза.



Әлеге чарадан Татарстан Республикасы Милли китапханә (Пушкин ур.,86 йорт)хезмәткәрләре дә читтә калмый. Классик уку залында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, «И мөкатдәс,моңлы сазым»...дип аталган кызыклы һәм бай эчтәлекле күргәзмә оештырды. Аның төп максаты-шагыйрь шәхесе һәм иҗаты турында тулы мәгьлүмат бирү.


Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында булган китап басмалары куелды. Г.Тукай иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкьдим ителгән әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International