«Методик эшне яңарту юнәлешләре»

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең «Методистлар онлайн» дип аталган яңа проекты кысаларында «Методик эшне яңарту юнәлешләре» онлайн семинары булды.

Семинар эшендә Татарстан Милли китапханәсе, Россия Милли китапханәсе, Санкт-Петербургның  В.В. Маяковский исемендәге шәһәр җәмәгать китапханәсе вәкилләре, шулай ук Татарстан китапханәләренең 157 китапханә хезмәткәре катнашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзендә Татарстан Милли китапханәсе директоры M.Ф. Тимерҗанова яктыртыла торган теманың әһәмиятен билгеләп үтте һәм семинар эшендә уңышлар теләде.

Милли китапханә директорының фәнни һәм методик эшләр буенча урынбасары И.Г. Һадиев семинарның модераторы булды.

Россия Милли китапханәсенең төбәк китапханәләренә ярдәм итүдә фәнни-методик потенциалы турында педагогика фәннәре кандидаты, Россия Милли китапханәсенең (Санкт-Петербург) фәнни-методик бүлеге мөдире  И.А. Трушина сөйләде.

Санкт-Петербург шәһәренең В.В. Маяковский исемендәге шәһәр җәмәгать китапханәсе директоры урынбасары Е.Г. Ахти Россиядәге иң мәртәбәле китапханәләрнең берсендә методик эшнең кыйммәтле тәҗрибәсе белән уртаклашты, мегаполис китапханәләрләренең үзара аралашу форматлары турында сөйләде.

Тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге һәм интеллектуаль системалар кафедрасы мөдире А.Р. Мансурова үзләренең югары уку йорты мисалында тыңлаучыларны китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге белгечләре әзерләү методикасы белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының директор урынбасары С.М. Кәбированың чыгышы югары һөнәри дәрәҗәдә яңгырды. Аның чыгышы район китапханәләренең проект эшчәнлеген методик җәһәттән тәэмин итүгә багышланды.

Семинар Татарстан Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең баш китапханәчесе O.И. Зуева чыгышы белән тәмамланды. Ул республикабыздагы муниципаль китапханәләрнең 2022 елгы методик эшчәнлегенә җентекле анализ ясады.

Семинар Татарстан китапханәчеләрендә зур кызыксыну уятты.

Фәнни-методик бүлек семинарны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык һөнәрдәшләренә зур рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International