Р. Гыйлемханов. Татарның тагын бер фаҗигасе

Чыганак: http://www.vatantat.ru/page77330.htm

Язмама шундый исемне махсус куйдым һәм монда бернинди күпертү, милләтне “чәч йолкыр” дәрәҗәгә җиткерергә теләү юк, дөресе шул. Сүзем тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау мәсьәләләре хакында. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2012 елны “Тарихи-мәдәни мирас елы” дип игълан итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, махсус киңәшмә үткәреп, 14 тарихи бинаны элекке хәлендә торгызуны күз уңында тотуны 13 депутатка йөкләде. Йөкнең шактый өлеше Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Разил ВӘЛИЕВ җилкәсенә төште. Бу табигый да, ул җитәкләгән комитетны без үзара “милли комитет” дип йөртәбез, һәм милләт язмышына кагылган бөтен мәсьәләләрне Разил әфәнде еш кына үзе күтәреп чыга. Аның белән сөйләшеп утырганда шуны ачыкладым: тарихи мирасыбыз бик бай. Дәүләт саклавында булган объектлар гына да 1513 икән. “Әмма, – диде Р.Вәлиев, – байлык белән мактанып, аны саклау турында онытып җибәрәбез”.

– Разил әфәнде, мине күбрәк татар тарихына кагылышлы мәдәни мирасыбыз кызыксындыра. Бит чит илгә баргач, безне шул илгә генә хас үзенчәлекләр, милли архитектура үрнәкләре кызыксындыра. Бу яктан Казан үзенең милли йөзен саклыймы?
– Ни кызганыч, без тарихка, бигрәк тә татар тарихына кагылышлы күп нәрсәләрне югалттык. Бу – фаҗига! Татар мәркәзенең үзәге милли чалымнарын югалта. Әле моннан 20 ел чамасы элек кенә Яңа Бистәдә менә дигән йортлар бар иде. Аларның кайберләрен ут төртеп яндырганнар дигән сүзләр дә ишетелде. Татар хәтерен саклаучы әлеге йортлар урынында шакмаклы, күпкатлы йортлар калкып чыкты. Алар шәһәрне бизәми. Миңа еш кына чит ил кунакларын озатып йөрергә туры килә. Кремльне, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен күрсәтәм. Аннан соң, тагын кая алып барыйм икән, дип аптырап калам. Берсендә кунакларны чиркәүгә алып кердем. Алар нәрсә ди? Алар: “Разил туган, без чиркәүне Россиянең бүтән шәһәрләрендә дә күрә алабыз. Безгә татар тарихы, татар йөзе кирәк”, – диләр.
– “Татар йөзе” Казанда гына түгел бит.
– Әлбәттә, республикабызда тарихи төбәкләр шактый. Әйтмәм дигән идем, телдән тартып аласың. Менә сәүдәгәрләр шәһәре – Алабуга бик матур итеп аякка бастырылды. Кемне алып барсаң да, йөз кызармас кебек. Күптән түгел генә әлеге кала турында фотоальбом чыкты. Бик әйбәт эшләнгән. Әлбәттә, Алабуга, нигездә, урыс шәһәре. Әмма бит анда “Татар эзе” дә бар. Альбомга ни өчендер Таҗи Гыйззәтне, опера җырчыларыннан иң беренче булып СССРның халык артисты исемен алган Азат Аббасовны кертмәгәннәр. Бит алар Алабугада яшәгән.
– “Ни өчендер альбомга кертмәгәннәр” диюегез сәеррәк булып китте. Ә ни өчен соң?
– Бу күптәннән килә торган чир бугай. Алабуга урыс шәһәре икән, татарны телгә алу мәҗбүри түгел, янәсе. Анда Шишкинны, Дурованы, татарны явыз көчеккә тиңләгән Цветаеваны зурлыйлар. Альбомны төзүчеләр дә татарлар бит әле. Үзләренә дә әйттем, хет бер-ике сүз язып шәхесләребезнең рәсемнәрен генә булса да куярга кирәк иде, дидем. Хәер, хикмәт альбомда гына да түгел. Үзебезнең кадерне белмәү яман чиргә әйләнгән. Монысы да зур фаҗига.
– Әйтегез әле, Казанда Тукай белән бәйле ничә бина сакланып калган?
– Биш тирәсе.
– Ә Җаекта – унике! Казахстанда, чит мәмләкәттә бит бу!
– Мондый хәлләргә шаккатмыйм инде мин. 18 млн кеше яшәгән Истанбулда Тукай паркы бар. Ә Казанда? Әнкарада Тукай урамы бар, ә Россия башкаласы – Мәскәүдә бармы? Инде кайчаннан бирле Өфедә Тукайга һәйкәл ача алмыйбыз. Дөньяга шауладык, вәгъдә бирдек үзе...
– Разил әфәнде, вәгъдә дигәннән, депутатлар да 14 тарихи бинаны элекке хәлендә торгызырга сүз биргәннәр иде. Бүген эш ничек бара?
– Шөкер, дияргә мөмкин. Һәр депутат, беренче эш итеп, үзенә билгеләнгән йортның хуҗасы белән очрашты, реставрация проекты бармы, әлеге оешманың акчасы җитәме... – барысын да җентекләп өйрәнде.
Мондый күзәтү оештырылгач, инвесторлар да кыймылдый башлады.
– Сезгә, якын итеп, ике йорт биргәннәр иде, алар ни хәлдә?
– Күп сөйләнсәң, якын итәләр икән шул. Минекеләр К.Насыйри урамында, 3 нче һәм 5 нче йортлар. Алар татар меценатларыныкы булган. Мин килгәндә “Хадар” дигән оешма әлеге йортларны сүтәргә тотынган иде. Күпкатлы йорт салып акча эшләмәкче булганнар. Хәзер җимерү туктатылды һәм йортларны торгызу эшен башка оешмага тапшырдылар.
– Тарихи мирасыбыз булган йорт-җирләрне ни өчен шыпырт кына, шалкан бәясеннән байларга сатып бетерә бардылар соң? Аларның кыйммәте, әһәмияте турында уй беркемнең дә башына кермәде микәнни?
– Бу эш хөкүмәт белән килешеп, Мәдәният министрлыгы аша эшләнә. Кайберәүләргә карата җинаять эше кузгатканнар иде инде.
– Ничек кузгатсалар, шулай кире үз урынына утырттылар бугай, ың-шың ишетелми.
– Мин Мәдәният министрлыгы өчен дә, тикшерү органнары өчен дә җавап бирә алмыйм. Сезнең тарафка бер сүз әйтеп куйыйм әле. Ни гаҗәп: законны санга сукмаучылар тикшерү, җавапка тарту органнарыннан бигрәк, матбугат, радио-телевидение аша халыкка “танылудан” күбрәк курка икән. Тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча узган киңәшмә уңаеннан шау-шулы мәгълүматлар тарала башлагач, инвесторлар безгә шалтырата башладылар: “Ярый, шауламагыз инде, эшләрбез”, – диләр. Киләчәктә дә языгыз!
– Бездән калмас. Разил әфәнде, хәтерлисезме, моннан 15 ел тирәсе элек китап, язма мирасыбыз язмышы хакында сөйләшеп утырганда Сез: “Мин китапханәдә китап киштәләре арасында йөргәндә үземне бер мескен кебек хис итәм, чөнки бу китапларда кешелекнең күпме акылы тупланган бит”, – дигән идегез. Шушы гади генә асыл хакыйкать ни өчен халыкка, җитәкчеләргә дә барып җитми икән? Ни өчен без килеп терәлгәч, байлыгыбыз юкка чыгар хәлгә җиткәч кенә кәсебенә керешәбез?
– Кешенең табигате шундыйдыр инде, өстә ятканны гына күрәбез. Язма мирас тарихи биналар кебек күзгә бик ташланмый бит ул. Рухи мирасны бәяләү өчен әзерлек кирәк. Күптән түгел Татарстан милли китапханәсенә Премьер-министр Илдар Халиков кереп шаккатып чыкты. Көзгә депутатларны да алып барырга исәп. Безнең комитет әле 13 апрельдә үк язма мирасыбызны саклау мәсьәләләре буенча махсус утырыш үткәргән иде. Республикабызның язма мирасы гаять зур: уникаль һәм аеруча кыйммәтле басма китаплар гына да 100 мең тирәсе, 20 меңнән артык кулъязма бар. Архив фондында 5 миллион тирәсе документ тупланган. Шуның 44 меңе аеруча кыйммәтле. Кулъязма фондының 70 процентын ашыгыч рәвештә реставрацияләргә кирәк. Кыскасы, язма мирасыбызны саклау өчен ашыгыч рәвештә тиешле шартлар тудырмасак, без алардан әкренләп колак кагарга мөмкин. Татарстан милли китапханәсендә фонд саклау өчен шартлар тиешледән 8 мәртәбә ким. Ягъни фонд урнаштыру өчен бина 8 мәртәбә зур булырга тиеш. Шушы ук проблема милли музейда да бар.
– Быелгы елны “Тарихи-мәдәни мирас елы” дип игълан итү фикере ничек туды? Президент башында гына да туган уй түгелдер?
– Без “Китап елы” дип игълан итү тәкъдиме белән чыктык. Ә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов арырак китте, фикерне тагын да киңәйтеп җибәрде. Тарихи-мәдәни мираска китап та керә бит инде.
– Ә ни өчен “Китап елы”на тукталган идегез?
– Бу берничә дата белән бәйле. Быел Лейпциг каласында беренче төрки-татар грамматикасы чыгуга 400 ел тула. 400 еллык басма китап тарихы булган халык сирәк бит ул. Элекке СССР территориясендә яшәгән халыкларның басма китаплары, нигездә, 1917 елгы революциядән соң гына чыга башлады. Ә революциягә хәтле татарның 15 мең исемдә 50 миллионнан артык тираж белән китаплары чыккан иде. Әле бу дәүләтчелегебез булмый торып бит. Аннан соң Россия җирендә беренче татар басмасы чыгуга быел 290 ел тула, бу – Петр I манифесты. Инде килеп, быел Коръәннең Казан басмасына да 225 ел.
– Разил әфәнде, Сез инде ничә еллар буе китап язмышы турында борчылып сөйлисез. Ялгышмасам, кешелек акылын тиешенчә сакларлык китапханә бинасы салу турында хөкүмәт карары булган иде.
– Мондый карар 60 нчы елларда ук, ягъни ярты гасыр элек тә чыккан булган. Инде шуннан соң 5 мәртәбә хөкүмәт карары, бер мәртәбә Югары Совет карары чыкты. Бинаның проектлары эшләнде, ә китапханә һаман юк. Ә бит иң югары дәрәҗәдә вәгъдәләр бирелде, китапханә бинасы Татарстанның визит карточкасы булачак, курчак театры бинасын салгач, шуңа тотыначакбыз, диделәр. Өметсез шайтан гына, ди. Бәлки, Универсиада узгач эшкә тотынырлар.
– Ярый, китапханә бинасы көтеп тә торсын ди. Фондларыбызны “үлемнән” саклап калу өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк?
– “Реставрация, консервация һәм гигиена үзәге” төзергә. Бу хакта моннан 5–6 ел элек хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән идем. Кремльдән бер бина бирмәкчеләр иде, “Братский корпус” дигәнен. Манеж бинасында борынгы китаплар һәм кулъязмалар бүлеге булыр, диделәр. Әмма иң зур җитәкчеләр хуплаган әлеге Үзәк проекты тормышка ашмады.
– Кем гаепле? Без нигә шундый?
– Үзем дә аптырыйм.
– Мондый үзәкләр кайларда бар?
– Башкортстанда. Әмма югары дәрәҗәдә үк түгел. Мәскәү, Петербург үзәкләре бик көчле. Аннан соң, читкә чыксак, Әрмәнстанда, Казахстанда. Казах кардәшләргә көнләшеп карыйм. Милли китапханәләре бөтен дөнья буйлап йөреп язма мирас туплый һәм саклый. Ә мең еллык, аннан да артыграк кулъязма мирасы булган татар мескен хәлдә. Язма мирас – безнең тарих һәм ул юкка чыкса, без хәтерсез халыкка әйләнәчәкбез. Әгәр якындагы 6–7 ел эчендә Казанда «реставрация, консервация һәм гигиена үзәге» төзелмәсә, елына 10 кулъязмадан, һәр өч ел эчендә икешәр нөсхә газета һәм журналдан мәңгелеккә колак кага барачакбыз.

Соңгы яңарту: 24 сентябрь 2012, 11:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International