Укырга тәкъдим итәбез

 

 

 

 

Мәшһүр татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап вакытлы матбугат битләрендә күп мәкаләләр басылды, махсус сәхифәләр дөнья күрде.

Каһарман шагыйрьнең Чаллы шәһәрендә чыгып килүче «Мәйдан» журналында басылган шигырьләрен, аның тормышына һәм иҗатына багышланган язмаларны февраль саныннан укырга тәкъдим итәбез.

Монда Таһир Корбановның «Исемдә калганнардан» дип аталган хатирәләре, Сәгыйть Агишның «Якташлар» повестеннан өзекләр, Афзал Шамовның Муса турында истәлекләре («Ике очрашу»; 1966 нчы ел), Әнвәр Давыдовның «Муса абый» повестеннан өзекләр, Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» исемле тарихи-фәлсәфи романы урын алган.

Шулай ук Әминә Җәлилнең, хәбәрсез югалган иренең язмышын ачыкларга ярдәм итүен сорап, ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре З.И.Моратовка 1946 нчы елның 25 нче июнендә язган хаты белән дә танышырга мөмкин.

Журналны уку өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә рәхим итегез!

 

    

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге үзенең укучыларын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язмалар белән таныштыруны дәвам итә.
«Мәйдан» журналында басылган (2015 нче елның 3 нче саны) «Батыр яуда сынала» исемле язманы укырга тәкъдим итәбез.
Аның авторы Иван Глухов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтка китеп, дошман белән канлы бәрелешләрдә катнашкан, каты яраланып фашист әсирлегенә эләккән һәм, аннан котылгач, илбасарларны эзәрлекләп, Берлинга кадәр барып җиткән, рейхстаг диварына имзасын куйган өлкән сержант Зингаров Василий Андреевич турында яза.
Журнал белән танышу өчен Китапханәнең вакытлы матбугат бүлегенә рәхим итегез!

 

                 

Республикабызда чыгып килүче журнал һәм газета битләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена карата төрле мәкалә-язмалар басыла.
Әлфия Шамованың «Татарстан» журналында (2015 нче елның 2 нче саны) басылган «Шулчаклы язасы килә...» исемле язмасын укырга тәкъдим итәбез. Дәһшәтле сугыш башлангач, кулына корал алып дошманга каршы күтәрелгән язучыларның берсе Фатих Кәрим турында ул.
«Күренекле шагыйребез Фатих Кәрим Кызыл Армия сафларына 1941 елның 31 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән фронтның иң алгы сызыгында солдат буларак катнаша. Мәскәү өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә яралана, башкаладагы госпитальдә дәвалана.»
Язманың авторы укучылар игътибарына Фатих Кәримнең берничә хатын да тәкъдим итә. Бу хатлар мәшһүр шагыйрьнең фронттагы тормышын, аның уй-хисләрен тулырак күз алдына китерергә булышыр.
 
 

           

2015 нче ел Татарстанда «Парклар һәм скверлар елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан «Сөембикә» журналы үзенең укучыларын Казан шәһәренең бакчалары һәм парклары белән таныштыру өчен яңа сәхифә ачып җибәрде. Сәхифәне Татарстан Республикасы Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре  Ленар  Нәгыймов алып бара.

Журналның 2015 нче елда басылган беренче санындагы сәхифәдә М.Горький исемендәге ял паркы – «Рус Швейцариясе» белән танышырга мөмкин.
Бу урынның атамасы килеп чыгу белән бәйле ике фараз билгеле. Беренчесе Казан гимназиясе гимназисты Николай Панаев белән бәйле. Карамзинның «Рус сәяхәтчесе хатлары» китабы тәэсирендә, ул бу урыннарда беренче тапкыр булганнан соң, 1804 нче елда хикәя яза. Бу хикәядә үзе күргән матур урыннардан, шул гүзәллектән алган онытылмаслык тәэсирләрен дуслары белән уртаклаша. Алар бу урынны «Рус Швейцариясе» дип атарга булалар.

Казан бакчалары һәм парклары турында кызыклы мәгълүмат белән журналның киләсе саннарында да танышырга мөмкин булачак. 

 

Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан вакытлы матбугат битләрендә «халкыбызның илһамы» турында күп мәкаләләр басылды. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең «Казан утлары» журналында басылган (2015 елның 2 нче саны)«Халкыбызның горурлыгы» исемле язмасын укырга тәкъдим итәбез.

Илһам Шакиров – туган халкыбыз тормышының, рухының борынгыдан килгән чын милли үзенчәлекләрен тирән белгән, алар турында теләсә нинди әңгәмәгә, бәхәскә фәнни төгәллек белән катнаша ала торган сәнгать эшлеклебез.
Без, җыр, музыка сөючеләр, бөек җырчы Илһам Шакиров исемен, аның җыр-моңнарын никадәр генә яхшы белсәк тә, аңа чиксез соклансак та, күбебез әле аның нәсел-нәсебе, тарихи әби-бабалары турында аз беләбез.
Мәкаләдә шул хакта дамәгълүмат бирелгән.

Журнал белән танышу өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә рәхим итегез!

 

«Безнең мирас»

Татар милләтенең тарихи, мәдәни, әдәби мирасын әтрафлы яктыртучы «Чын мирас» журналы 2014 нче елгы 5 нче саныннан алып «Безнең мирас» исеме белән дөнья күрә башлады.
«Безнең мирас» журналында татар дөньясында тирән эз калдырган шәхесләребез, атаклы милләттәшләребез һәм аларның хезмәтләре хакындагы язмалар да киң урын ала.
Инера Сәфәргалиеваның вулканолог Һарун Таҗиевның тууына 100 ел тулуга багышланган «Вулкан серен ачкан татар» исемле язмасын укырга тәкъдим итәбез.
Колумб Американы ачкан кебек, Һарун Таҗиев – киң халык даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан зат, үз эзләнүләрен дөньяга таныткан мәшһүр галим. Аның җитәкчелегендә һәм катнашында 1940-1942 елларда төшерелгән фильмнар циклы дөньякүләм танылу алды.
Бу турыда тагын да күбрәк белергә теләүчеләрне, шулай ук «Безнең мирас» журналы белән җентекләп танышасы килгән һәркемне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 36 нчы йорт) чакырабыз. Рәхим итегез!
 

 

Таныш булыгыз, яңа журнал!
 

 

90 елга якын чыгып килгән, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз укып үскән «Сабантуй» газетасы быелдан журнал булып чыга башлады. Ул айга ике мәртәбә басыла. Аның битләрендә матур-матур язмалар, кызыклы сәхифәләр, башваткычлар, бәйгеләр, хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, төсле рәсемнәр урын ала.

Малайлар өчен әзерләнгән махсус сәхифәдә батырлык, кыюлык серләренә өйрәтәләр. Журналның 2014 елгы беренче санында басылган «Егет бул!» язмасы балаларны милли көрәшебезнең тарихы, аның төрле алымнары белән таныштыра.
 

Әтиләр Һәм әниләр журналы

 

2013 нче елның августыннан «Мәгърифәт» газетасы чыгудан туктап, аның урынына «Гаилә һәм мәктәп» журналы чыга башлады.
Басманың исеменнән үк күренгәнчә, бу – гаилә журналы, шул ук вакытта аның сәхифәләрендә ата-аналарны борчыган уку-укыту мәсьәләләре дә чагылыш табачак.
Беренче санда Сәрия Садрисламованың «Баланың йөзе яктырып китте» исемле мәкаләсен укырга тәкъдим итәбез. Азнакай районында тәрбиягә авыр бирелешле егет-кызларның әдәп-әхлагын яхшырту өчен төрле җитәкчеләрне җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләгәннәр. Әлеге тәрбиячеләрнең һәркайсы бу эшчәнлегендә үз алымын куллана икән.
Журнал сәхифәләрендә ата-аналар, мөгаллимнәр, белгечләр очрашып, фикер алышырлар, шуннан үзләренә зур файда табарлар дип ышанабыз.

 

«Авылдаш» журналы

 

 

2012 нче елның июль аенда «Авылдаш» журналының («Сельский мир» журналының кушымтасы) тәүге саны дөнья күрде. Республикабызның һәрбер авылы тарихы һәм искиткеч табигате, уңган кешеләре һәм традицияләре белән үзенчә яхшы, үзенчә бай.Журналда авыл тормышындагы яңалыклар һәм үрнәк гаиләләр, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәге заманча технологияләр, дәүләт программалары нигезендә авылларга, авыл кешеләренә ярдәм итү, хуҗалыкларның алдынгы тәҗрибәләре турындагы мәкалә-язмалар урын ала.Авыл яшәешендәге төрледән-төрле вакыйгалар һәм шәхесләр белән танышырга теләүче китап укучыларны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә чакыра

 

быз.

 

«Чын мирас» журналы

 

 

2012 нче ел Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән вакытта мирасны барлау һәм кайтару максатын куйган «Чын мирас» журналы мәйданга чыкты.

Бу журналда ерак гасырлардан бүгенгәчә сакланып калган тарихи материаллар һәм документлар, дини-иҗтимагый характердагы хезмәтләр, борынгы һәм хәзерге заман әдәбияты үрнәкләре урын алачак.Журналның беренче санында басылган «Без булганбыз, бар һәм булачакбыз» исемле мәкалә белән танышырга тәкъдим итәбез. Әлеге мәкалә күпләребез яратып укый торган әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси «Казан утлары» журналының 90 еллык юбилее уңаеннан басылган.

«Чын мирас» белән кызыксынучы китап укучыларны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә чакырабыз. Рәхим итегез!

 

«Тылсымлы куллар» журналы
 
 

Хәзерге көндә массакүләм матбугат басмалары арасында балаларны кызыксындырырдай, замана таләпләренә җавап бирердәй татарча газета-журналлар күп түгел.

2011 нче елның июленнән 5-8 яшьтәге балалар, аларның әти-әниләре, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары өчен яңа басма – «Тылсымлы куллар» журналы чыга башлады. Ул бай эчтәлекле, мавыктыргыч итеп, сыйфатлы кәгазьдә эшләнгән. Монда кызыклы табышмаклар да, әкиятләр дә, башваткычлар да, рәсем ясау күнекмәләре булдыру өчен биремнәр дә, уеннар да, әйләнә-тирәне танып белүгә корылган материаллар да, мастер-класслар, ачык дәресләр үрнәкләре дә, логик фикерләүне үстерү өчен күнегүләр дә бар.

Журналны чыгаручыларның максаты – балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән элемтәгә кереп, сабыйлар белән якыннан танышып, мастер-класслар уздыру, журнал битләрендәге биремнәрне бергәләп эшләү.

Журналның беренче санында басылган «Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле ачык дәрес материалы аерым игътибарга лаек. Аның авторы – Казан шәһәрендәге 404 нче балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе Резеда Фариз кызы Угарова. Әлеге ачык дәрес балаларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга, аның бөек шагыйрь икәнен танытуга һәм Тукайга карата ихтирам, горурлану хисләре уятуга юнәлтелгән.

Журнал белән җентекләбрәк танышырга, тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләрне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) чакырабыз. Рәхим итегез!

 
Таныш булыгыз: тагын бер яңа журнал!
 
 
 
 
 2011 нче елда Татарстанның вакытлы матбугаты өр-яңа басма белән тулыланды: татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах – «Түгәрәк уен» журналы – чыга башлады.
 
Басманың баш мөхәррире, танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова әйткәнчә, «Түгәрәк уен»ның төп максаты – халкыбызның гасырлар дәвамында фондларда, архивларда тупланып килгән фольклор мирасы сандыгын ачып, андагы хәзинәне дөньяга чыгару белән бергә, әлеге сандыкка керергә лаек энҗе бөртекләрен табу, барлау. Бәһа биреп бетергесез мондый байлык бик күп әле халкыбыз күңелендә!
Гореф-гадәтләр һәм йолалар халыкның рухи дөньясында бик үзенчәлекле урын алып торалар. Кушаматлар – халык тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аларда халыкның яшәү-көнкүреше, ышанулары, хыяллары, иҗат фантазиясе, тарихи багланышлары чагыла. Кушаматлар үзара аңлашуны җиңеләйтү, аны төгәл һәм ачык итү, тизләтү өчен ярдәмче бер чара булып тора. Альманахның 2011 нче елгы 1 нче санында Теләче районының Алан авылында туып үскән Равилә Шәйдуллинаның «Кукан» исемле бик кызыклы язмасы урын алган. Каян килеп чыккан соң бу «Кукан» дигән нәсел кушаматы? Бу турыда беләсегез килсә, халкыбызның күңел җәүһәрләре, галимнәребезнең алар турындагы язмалары белән танышырга ниятләсәгез, онытылып баручы гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне хәтерегездә яңартырга уйласагыз, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә рәхим итегез, китапханәчеләрдән «Түгәрәк уен» альманахын сорап алыгыз!
 
 
 
2010 елда – нәкъ менә Укытучы елында – «Татарстан укытучысы» дип исемләнгән фәнни-педагогик һәм әдәби-методик журнал чыга башлады.
 
 Журнал татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри белемен арттыруга, укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыруга ярдәм итү максатын күздә тота. Ул үз сәхифәләрендә педагогик эштә тупланган алдынгы тәҗрибәне тасвирлаучы материалларга, дәрестә, класстан тыш чараларда кулланырлык методик мәкаләләргә киң урын бирәчәк, төрле конкурслар оештырачак. Журналның районнарга һәм аерым мәктәпләргә багышланган махсус саннары һәм кушымталары да булачак. Әлеге журналның тәүге саннары белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә килеп ( Казан, К.Маркс ур. 36 йорт) танышырга мөмкин.
 
 

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китаплар тәкъдим итә:

 

Мөдәррисова Х. C. Соңгы сер: повестьлар, хикәяләр /Х.С. Мөдәррисова.— Казан: Татар. кит. нәшр, 2013. — 269 б.

Шагыйрә Х.Мөдәррисова бу китабында укучыларга үзенең проза әсәрләрен тәкъдим итә. Заманның рухи һәм социаль проблемаларын кыю күтәреп, тормыштан хакыйкать һәм гармония эзләп, үзенчәлекле каләм белән язылган повесть, хикәяләр әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Хәким З. Кайда син, Атилла?!: пьесалар /З.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013 .— 431 б.

Танылган язучы, драматург, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең бу җыентыгында татар театрларында куелып зур уңыш казанган, конкурсларда җиңгән әсәрләре белән беррәттән «Кайда син, Атилла?!» тарихи драмасы да урын алды.

Яруллин Ф.Г. Әйтелми калган сүз: повестьлар, хикәяләр /Ф. Яруллин; төзүчесе, кереш сүз авт. Сәүия Хәкимова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. — 446 б.: порт.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның бу китабына моңарчы җыентыкларга кермәгән ике повесте һәм хикәяләре тупланган. Аларда безнең заман кешеләренең уй-хисләре, үзара мөнәсәбәтләре, сөю-сөелүләре, әхлакый сыйфатлары чагылдырыла.

Гыйззәтуллина Ф.С. Яну дәверләрендә: поэма-трилогия /Ф.С. Гыйззәтуллина.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. — 319 б.

Танылган шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның бу китабына милләтебезнең фаҗигале язмышын, аның борынгыдан килгән ирек өчен көрәшен, легендар батырлыкларын, гореф-гадәтләрен, изге йолаларын һәм соңгы егерме ел эчендә кичергән үзгәреш-яңарыш чалымнарын тасвирлаган поэма-трилогиясе кертелде.

Иске Казан һәм аның тирә-ягы = Старая Казань и её окрестности = Old Kazan and its surroundings: [альбом] /[авт. проекта, сост. А. И. Дубин]. — Казан: Заман: Татар.кит. нәшр., 2011. — 208 б.: ил., карт. — Тит. л., обл., текст парал.: татар., рус., англ. — Тышлыкта: Абдулла Дубин тупланмасыннан тарихи открыткалар = Раритетные открытки из коллекции Абдуллы Дубина = Rare postcards from the collection of Abdulla Dubin.

В альбоме представлены уникальные открытки видов Казани и ее окрестностей из коллекции филокартиста А.И.Дубина. Подобрана наиболее полная галерея знаковых зданий и учреждений Казани и ее окрестностей конца ХIХ – начала ХХ в., представляющих интерес с архитектурной, исторической и познавательной точки зрения. Для полного погружения в историческую действительность альбом иллюстрируется почтовыми открытками, которые были популярны среди жителей Казани. Они также дают представление об уровне полиграфии тех лет, о художественных вкусах и предпочтениях, передают дух времени. Публикуются фотографии горожан, отражающие типичный облик обитателей города, а также реклама, афиши.

Әмирханов М. Дөя муены: повесть, хикәяләр /М.Әмирханов. — Казан: Идел-Пресс, 2013. — 286 б.

Шәйдуллин Ш.Н. Бүре өнендә: повесть, юрист язмалары, шигырьләр /Ш.Шәйдуллин; төз.: Җәлил Шәйдуллин, Фәния Хамматова. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.— 189 б.


Бу китапта язучының «Бүре өнендә» повесте, чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән юрист язмалары һәм шигырьләре урын алды.

Габдулла Тукай әсәрләре: сүзлек-белешмәлек /Татарстан Республикасы фәннәр академиясе; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты; төз. һәм кереш сүз авт. З. Рәмиев; фәнни мөх-рләре: З. Рәмиев, З. Шәйхелисламов.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.— 478 б.

Әлеге җыентыкта Габдулла Тукайның барлык әсәрләре: шигырьләре, поэмалары, прозасы, рецензияләре, фельетоннары һәм публицистик чыгышлары, хатлары турында язылган мәкаләләр туплап бирелде. Һәр мәкалә ахырында теге яки бу әсәргә караган библиографик белешмә дә урнаштырылды.
Китап галимнәр, аспирантлар, студентлар, гомумән, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Миңнуллин Р.М. Татарларым: милли шигырьләр /Р. Миңнуллин; [кереш сүз авт. М. Ш. Шәймиев].— Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.— 262 б.

Әлеге китапка халык шагыйренең милләт язмышына багышлап язылган төрле рухтагы шигырьләре туплап бирелде. Аларда татарның бөек үткәне белән горурлану да, бүгенге асылын ачып бирергә тырышу да, киләчәге турында әрнүле уйланулары да урын алган. Милләтттәшләребезнең күңеленә үтеп керерлек итеп язылган бу әсәрләргә укучыларыбыз битараф калмас дип ышанабыз.

Хәбибуллин М.М. Сайланма әсәрләр: алты томда.— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

1 том: [кереш сүз авт. Рифат Сверигин]. – 404 б.


Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.

2 том. – 660 б.

Бу томга «Курбат хан», «Илчегә үлем юк» тарихи романнары кертелде.
«Кубрат хан» романында моннан ундүрт гасырлар элек Таман ярымутравында Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләтендә христиан, ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы, шул яссылыкта шәхес һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә.
«Илчегә үлем юк» романында борынгы Болгар дәүләтенең ныклы аякка басуы тасвирлана.
3 том. – 487 б.

Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томына «Шайтан каласы» «Хан оныгы Хансөяр» романнары кертелде.
«Шайтан каласы» романындагы вакыйгалар укучыны Идел буе болгарлары тормыш-көнкүреше белән таныштыра.
«Хан оныгы Хансөяр» романында исә борынгы кыпчак-болгар бабаларыбызның мангулларга каршы батырларча көрәше сурәтләнә. Әсәрләрдә сөйгән ярлар белән аерылышу, илаһи-романтик мәхәббәт белән үрелеп килгән фаҗигале язмышлар да тасвирлана.

Геральдическое наследие Республики Татарстан = Татарстан Республикасының геральдик мирасы /Геральд. совет при Президенте РФ, Геральд. совет при Президенте РТ, Союз геральдистов России; [авт.-сост.: Р. Р. Хайрутдинов [и др.]] .— [Москва] ; Казань : Регионсервис, 2012 .— 327 с. : цв. ил., цв. фот.— (Территориальная геральдика современной России) .— Библиогр.: с. 320 - 324.

Книга посвящена истории и современности государственных символов муниципальных образований Республики Татарстан. Она представляет собой обобщение научных исследований по истории геральдической символики региона как самостоятельного явления и в контексте развития российской геральдики.
В издании представлены официальные документы по государственным символам Республики Татарстан, справочная информация по официальной символике муниципальных образований, цветные изображения гербов и флагов муниципальных образований.
Книга предназначена для органов государственной власти, местного самоуправления, культурных и образовательных учреждений. Издание может служить учебным и информационно-справочным пособием по официальной символике Республики Татарстан.

Татар китабы: тарихи сәхифәләр = Татарская книга: страницы истории/ Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты; [төз-р: Р.М. Кадыров, Я.М. Абдулкадырова; редкол.: К.М. Миңнуллин һ. б.]. – Казан: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова, 2012. – 303 б. –Текст татар, рус телләрендә .

Әлеге җыентыкның үзенчәлеге һәм максаты – халкыбызның рухи тормышында җитди урын тоткан Китап язмышын өйрәнүдә галимнәребез тарафыннан эзлекле һәм күпьяклы эшчәнлек алып барылуын раслау, төрле чыганаклардагы теоретик һәм фактик мәгълүматны бер тупламга җыеп бирү. Бу материаллар, үз чиратында, татар басма китабы тарихын алга таба өйрәнү һәм тикшерү өчен җитди этәргеч һәм нигез булачак.

 

Төрки телле китап: гасырлар хәзинәсе = Тюркоязычная книга: наследие веков: материалы международной научно-практической конференции, посвященной истории тюркоязычной книги (17-18 октября 2012 г.) : төрки телле китап тарихына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары (17-18 октябрь, 2012 ел) / Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты; [төзүчеләр: Ф.Х. Миңнуллина, Л.Ш. Бәдертдинова; редкол.: К. М. Миңнуллин һ.б.] .— Казан : ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова АН РТ, 2012 .— 355 б. – Текст татар, рус телләрендә.

Җыентык Татарстан Фәннәр академиясе башлангычы һәм ТҮРКСОЙ халыкара оешмасы теләктәшлеге белән төрки телдәге китапларның күпгасырлык тарихына багышлап үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли конференция материалларын үз эченә ала. Конференциядә Төркиядән, Литва, Украина, Әзербәйҗан, Казакъстан, Үзбәкстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашты.

Йосыпова Н.М. ХХ гасыр татар шигъриятендә символлар /Н.М.Йосыпова. – Казан: Казан ун-ты, 2011. – 120 б.

Монографиядә ХХ гасыр татар поэзиясендә – Дәрдемәнд, Г.Тукай, Һ.Такташ, И.Юзеев, Зөлфәт һәм башка әдипләр иҗатында – суфичылык символларының функциясе, әдәби җирлектә трансформациясе шәрехләнә, миф-легенда сюжетларының символ буларак кулланылышы өйрәнелә, алар аша уздырылган фәлсәфи фикерләр барлана. Шуның аша ХХ йөздә милли шигъриятнең үсеш-үзгәреш юлын күзәтү омтылышы ясала.
Китап югары уку йорты студентларына, әдәбият тарихы һәм теория мәсьәләләре белән кызыксынучыларга, филолог-галимнәргә тәкъдим ителә.

Ситдыйкова Ә.М. Нур Баянның шигъри дөньясы /Ә.М.Ситдыйкова; фәнни мөхәррире Д.Х.Нигъмәтҗанова.— Казан: Редакционно-издательский отдел ГУ "РЦМКО", 2012.— 91 б.

Китапта күренекле шагыйрь Нур Баянның шигъри дөньясы тикшерелә.
Хезмәт әдәбият белгечләренә, студент һәм аспирантларга, мәктәп укытучыларына, гомумән, татар шигърияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.


Яшәү хакы өчен... Шамил Каратай = Во имя жизни... Шамиль Каратай: истәлекләр / автор-төз.: Р. С. Каратай, Р. С. Каратай; мөх-р.: Д. Р.Каратай, К.Р.Каратай; татар теленә тәрҗ. Ф.Х.Габдрахманова. - Казан: Фолиант, 2011 . - 451 б.: фоторәс. б-н. - Текст параллель рәвештә татар һәм рус телләрендә.

Танылган табиб, күренекле галим, остаз, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, гомумән олугъ кеше Шамил Сәгыйт улы Каратайның 65 яшьлек юбилее уңаеннан туганнарының, дусларының, хезмәттәшләренең истәлекләре тупланган.



Галиуллин Т. Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы: роман-эссе /Т.Н. Галиуллин; кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. - 191 б.: рәс. б-н .

Әдәбият галиме, язучы, Тәлгат Галиуллинның бу китабы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган. Йолдызлыкның бер генә йолдыздан тормавын исәпкә алып, әсәрдә шулай ук әдипнең дуслары һәм иҗатташлары турындагы бүлекләргә дә урын бирелгән.


Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде без дә торыйк... (Җәдидчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар /А.Х. Мәхмүтова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 366 б.: фоторәс. б-н .

Әлеге басмада ХХ гасырның беренче чирегендә татар хатын-кызлары хәрәкәте формалашу, татар җәмәгатьчелегендә хатын-кызлар мәсьәләсе алга чыгу турында бәян ителә. Бу очеркларда татар җәмгыятендә туган җәдидчелек идеологиясе нигезендә ХIХ-ХХ гасыр чигендә ирек өчен аяусыз көрәш башлаган, татар милләте үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр шәхесләрнең тормыш юллары һәм эшчәнлекләре хакында сүз бара.
 

Мирза Мөхәммәт. Биш юлым - биш гөлем: шигырьләр / Мөхәммәт Мирза ; кереш сүз авт. Р. Ганиева.— Казан : Татар китап нәшрияты, 2013. - 207 б.

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның бу китабына тупланган бишьюллыклар сәнгатьчә фикерләүнең яңалыгы белән укучының игътибарын җәлеп итә. Гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөргән, тирән фикерле, универсаль эчтәлекле әлеге шигъри бәйләм – авторның зур уңышы.


Галиуллин Р. Юлларда җил ак иде... : хикәяләр, бәян / Рөстәм Галиуллин.— Казан: Татар китап нәшрияты, 2012 .— 221 б.

Язучы Рөстәм Галиуллинның бу китабына өр-яңа әсәрләре тупланды. Аларның һәркайсында бүгенгебез чагылышы, замана сулышы... Дөньяга яшьлек аша төбәлеп, автор чорыбызның караңга һәм якты якларын зур осталык белән сурәтли.


Хаҗиева Г. С. Хәзерге татар теле лексикасының стилистик катламнары / Г.С. Хаҗиева ; [фәнни ред. М. З. Зәкиев] .— Казан: Казан университеты, 2011 .— 133 б.

Бу монография хәзерге татар теленең стилистик катламнарын тулы бер система буларак тикшерүнең тәҗрибәсе булып тора. Хезмәттә хәзерге татар теленең соңгы елларда кулланылыш алган лексик берәмлекләренең үсеш-үзгәреше, аерым алганда сүз, сүзформа, сүзтезмә, парлы сүзләрнең функциональ сфераларда беркетелүе, стилистик катламнарны оештырудагы әһәмияте тикшерелә.
Хезмәт фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга, аспирантларга, тел белеме мәсьәләләре белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.


Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: әдәби нәфис, документаль, биографик җыентык / авт.-төз. Җ. Миңнуллин (фәнни мөх.); редкол.: И. Г. Әхмәтҗанов, Р. И. Вәлиев, Ф. М. Рәфыйков .— Казань : Җыен, 2012 .— 479 б. : фоторәс. б-н .— (Шәхесләребез) .

Җыентык татар халкының мәшһүр актрисасы, хатын-кызлардан беренче булып профессиональ сәхнәгә аяк баскан Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлана. Китапта бөек актрисаның истәлекләре, аның турында мәкаләләр, истәлекләр, хатлар һәм документлар урын алды.
Фотосурәтләр белән бизәлгән китап мәдәниятебез тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Студеникин М. Т. Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре. Дөньяви этика нигезләре : гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен дәр. / М. Т. Студеникин ; рус тел. татар тел тәрҗ. Р. Г. Фәтхерахманов .— Казан; Москва: Хәтер: Русское слово - учебник, 2012 .— 190 б.: рәс. б-н.

Дөньяви этика дәресләрендә укучыларга гражданинның кем икәнен, аның хокуклары һәм бурычлары нидән гыйбарәт булуын ачыкларга кирәк булачак, иң мөһим әхлакый төшенчәләр: намуслылык һәм абруй, вөҗдан һәм зыялылык, мәрхәмәт һәм шәфкать, дөреслек һәм ялганның хасияте ачылачак. Дәреслек кече яшьтәге үсмерләр аңларлык ачык һәм образлы тел белән язылган.
Дәреслек гомуми белем бирү оешмалары: мәктәпләр, гимназияләр һәм лицейлар өчен чыгарыла.


Фәйзуллин Р. Г. Мәңгелек мизгел = Вечность мгновения: стихотворения: шигырьләр / Равил Фәйзуллин .— Казан: Татар китап нәшрияты, 2012 .— 287 б.— На татар. и рус. яз.

Китапка Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның талантын һәм иҗат үзенчәлеген билгели алырлык, чагыштырмача кыскарак күләмдәге шигырьләре тупланган.
Төрле елларда язылган бу шигырьләр ике телдә – татарча һәм русчага тәрҗемәдә бирелә. 

 

Сәйфуллин Р. Халыкка багышланган тормыш / Р. Т. Сәйфуллин.— Казан : Ихлас, 2012 .— 190 б.

Татарстанның атказанган укытучысы, мәктәпләрдә музыка дәресләрен укыту буенча методик кулланмалар һәм дәреслекләр авторы Раил Түләш улы Сәйфуллинның әлеге яңа китабына милли сәнгатебезне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр турындагы кызыклы язмалары, тормышчан, гамьле мәкаләләре бергә тупланып бирелде.
Биредә шулай ук авторның иҗатына карата замандашларыбызның уй-фикерләрен чагылдырган язмалары да урнаштырылды.


Иң матур сүз: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / төзүче-авторы Кафия Закирова .— Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2 нче басма.— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 431 б.

Нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән әлеге уку китабы 2000 елда дөнья күргән «Иң матур сүз» хрестоматиясе нигезендә эшләнде. Ул «Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына федераль дәүләт таләпләре»нә нигезләнеп, бүгенге көн шартларына, заман таләпләренә яраклаштырып иҗат ителде.
Китап балалар бакчаларында эшләүче педагогларга, әти-әниләргә юллана.


Яңа татар пьесасы: альманах. 10 нчы кисәк / мөх. Н. Г. Ханзафаров / Татарстан Республикасы мәдәният м-гы; "Җыен" фонды.— Казан : Идел-Пресс, 2012 .— 352 б.

Харрасова Р. Ф. Ибраһим Нуруллин - галим, тәнкыйтьче, прозаик / Р. Ф. Харрасова һәм студентлары .— Казан : [РИЦ], 2012 .— 172 б.


Тәкъдим ителгән җыентык КДУ доценты Р.Ф.Харрасова (Рифә Рахман) җитәкчелегендәге чыгарылыш эшләренә нигезләнгән. Аларда И. Нуруллинның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге киң планда анализлана.


Фәтхуллова К. Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски=Let's speak tatar: уку әсбабы / К. С. Фәтхуллова, Ә. Ш. Юсупова, Э. Н. Денмөхәммәтова ; фәнни ред. Р. Р. Җамалетдинов; инглиз теленә тәрҗемәчесе Д. Р. Шәрифуллина .— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 .— 311 б. .— Текст парал. рәв. татар, рус һәм ингл. тел.

Югары уку йортларында татар телен чит тел буларак өйрәнүче студентлар, татар теле белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителгән әлеге уку әсбабы 13 бүлекне – әзерлек курсын һәм көндәлек тормыш белән бәйле аралашу темаларын – үз эченә ала. Аны укытучы җитәкчелегендә татар телен өйрәнү өчен дә, мөстәкыйль рәвештә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен дә кулланырга мөмкин.
Уку әсбабыннан шулай ук киң катлам укучылар, татар телен махсус курсларда һәм якшәмбе мәктәпләрендә яки үзлегеннән өйрәнүчеләр дә файдалана ала.


Балачак энциклопедиясе / төз.: Т. Шакирова, Л. Шәех; рәс. А. Тимергалина .— тулыл. 2 нче басма .— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 .

Беренче китап.— 2012 .— 192 б.: рәс.
Дүртенче китап.— 2012 .— 183 б.: рәс.
Татар язучыларының биографияләрен, портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән җыентык ата-аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән бергәләп уку өчен тәкъдим ителә.


 

 

Сираҗи, Рафаил. Игътикад (Ислам диненә ышану, инану): Сонетлар, тезмә вәгазьләр, фикерләр / Р. Сираҗи .— Казан : [Паритет], 2012 .— 560 б. — (Ислам шигърияте).

Бу китап Аллаһының барлыгын, берлеген, мәңгелеген, олуглыгын тануга ярдәм итүче тезмә юлларны эченә алган изге эчтәлектәге китапларның берсе. Тезмә юлларда фикерләр беренче карашка дөньяви күзлек аша тәфсирләнсә дә, һичшиксез, аларда фанилыкның матур бизәкләрен тану беләнберрәттән, җирдә бу гүзәл тормышны барлыкка китерүче Раббыбыз вә Тәгаләнең булуын бер очракта да онытмаска омтылып эш ителә.


 



 

Акчура" кыз-уллары Ялтада = Ялтинская община татар и башкир Поволжья, Урала и Сибири на ЮБК "Акчура" / авт.- төз. Ф. Арслан .— Казан : Пропаганда, 2012 .— 187 с.: фоторәс. .— на татар. и рус. яз .

Китапта язмышларын Кырым белән бәйләгән татар һәм башкортларның тормышлары, хезмәттәге батырлыклары, Кырымның көньяк ярындагы, Идел буе, Урал, Себер татар һәм башкортларның «Акчура» милли-мәдәни оешмасы эшчәнлеге тасвирланган.


 



 

Заһидуллина, Д. Ф. XX гасыр татар әдәбияты тарихы : дәреслек / Д. Ф. Заһидуллина, Н. М. Йосыпова ; Казан (Идел буе) федераль ун-ты; фәнни ред. Т. Н. Галиуллин .— Казан : Казан университеты, 2011
1 нче китап: XX йөзнең беренче яртысында татар әдәбияты .— , 2011 .— 229 б.


Китапта ХХ гасыр татар әдәби барышындагы төп тенденцияләр һәм закончалыклар аерып чыгарыла, милли иҗади үзаңның хәрәкәте, юнәлешләре традицияләрнең сакланышы һәм яңалыклар керү күзлегеннән ачыклана. ХХ йөз татар әдәбияты тарихын тикшерү билгеле бер этапларга күзәтү һәм чор әдәбиятында күренекле әдипләр иҗатын монографик анализлау рәвешендә алып барыла.
Китапта ХХ гасыр татар әдәби барышы 3 этапка бүленә: ХХ йөз башы татар әдәбияты, ХХ гасырның беренче яртысы татар әдәбияты (1917-1956 еллар), ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты (1956-2000). Бу этаплар бердәм агышның дәвамчанлыгын дәлилләп тикшерелә. Һәр этапның үзенчәлекләре белән янәшә гомуми әдәби барышка хас сыйфатлар билгеләнә.

 

 

2 нче китап: XX йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты .— , 2011 .— 196 б.

Дәреслекнең икенче китабында ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбиятына күзәтү ясала (1956-2000) (И.Юзеев, А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин, Ф.Садриев, Зөлфәт Хәким, Р.Фәйзуллин, Ф.Бәйрәмова).

 



 

Садриева, Лилия Күңелләр чәчәк тели : шигырьләр / Л. Я. Садриева ; кереш сүз авт. Ф. Сафин .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2012 .— 191 б.

Мөслимдә яшәп иҗат итүче шагыйрә Лилия Садриеваның бу җыентыгына төрле елларда язылган лирик шигырьләре туплап бирелгән.

 



 

Мирастан биш сәхифә : XVII-XIX гасырлар әдәби-тарихи ядкярләре / Татарстан Республикасы Фәннар академиясе, Г. Ибраһимов исем. ТӘСИ ; кереш сүз авт. С. Гыйләҗетдинов .— Казан : Татар. кит. нәшр. , 2011 .— 331 б.

Җыентыкка XVII-XIX йөз татар әдәби-тарихи чыганаклары: Кадыйр Гали бикнең «Җамигыт-тәварих», билгесез авторның «Дәфтәре Чыңгыз намә», Таҗетдин Ялчыголның «Тәварихы Болгария» һәм Хөсәен Әмирханның «Тәварихы Болгария» әсәрләре тупланган. Барлык әсәрләрнең транскрипциясе һәм хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе бирелгән.
 



 

Гайфуллина, Миңнеруй Яшен ташлы тарак : шигырьләр / М. Гайфуллина .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2011 .— 143 б.

Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән эчкерсез, самими хисләр белән сугарылган лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланды.

 

 

Әхмәтшин, Ш. К. Тугрылык. Каһарманлык. Намус. Россия армиясендә һәм император гвардиясендә татар хәрби частьләре тарихы сәхифәләре / Ш. К. Әхмәтшин, Ш. А. Насыйров; Татарстан Республикасы Президента Аппараты; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты; Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һ.б.; мөх-ре. З. В. Хәсәнова; тәрҗ.: Ч. Ш. Гарипова, Р. Р. Хәмидуллина.— Санкт-Петербург: Славия, 2012 .— 239 б. : ил. .— (Татарлар Ватанга хезмәттә)
Китапта Россия Армиясе Һәм Россия император гвардиясенең аз өйрәнелгән вакыйгалары һәм аларда татар милли хәрби частьләренең һәм бүлекчәләренең катнашуы турында сөйләнә.


 




 

Тукай иленә сәяхәт = Путешествие в мир Тукая / [авт.-төз.: Т. Шакирова, Г. Хәйдәрова] .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2012 .— 127 б. .— Текст парал. рәв. татар һәм рус тел.
Әлеге матур китап Тукайга багышлана. Сез ул җыентыктан шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен табарсыз, тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүмат алырсыз, рәссамнарыбызның аның әсәрләренә ясаган рәсемнәрен күрерсез. Бу китап сезгә бөек Тукайны тагын да ныграк аңларга ярдәм итәр.


 



 

Рәшит, Әхмәт Һәркемнең... үз хакыйкате : публицистик язмалар / Ә. Ә. Рәшит .— Казан : Татар. кит. нәшр. , 2011 .— 351 б.

Шагыйрь Әхмәт Рәшит үз кичерешләрен, уй-хисләрен замандашларына җиткерергә омтыла.

 



 

Закирҗанов, Әлфәт Рухи таяныч: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Ә.М. Закирҗанов .— Казан: Татар.кит.нәшр, 2011 .— 288б. : портр.

Җыентыкта ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башы татар сәхнә әдәбияты үзенчәлекләренә, аерым драматургларның әдәби-эстетик эзләнүләренә, төрле чорларда яшәгән әдипләр иҗатына, аларның аерым әсәрләренә, шулай ук замандашларыбызның фәнни-тәнкыйди эшчәнлегенә күзәтү мәкаләләре, иҗади портретлары һәм бәяләмәләр туплап бирелә.
 

 

 

 

Казаным - башкалам: Беренче китап. / төз. Э. Кәлимуллина .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2010 .— 79 б. - (Туган якны өйрәнү = Изучение родного края)
Татарстан китап нәшрияты «Туган якны өйрәнү» сериясеннән китаплар төзеп чыгара башлады. Әлеге китап – шул сериядән беренче җыентык. Анда Казан шәһәре һәм Кремль тарихына кыскача күзәтү ясала, архитектура истәлекләре (һәйкәлләр, музей, театр, югары уку йортлары һәм башка биналар) турында мәгълүмат бирелә. Текстларның рәсем-фотолар белән бирелүе китапка күрсәтмәлелек сыйфаты өсти.
Җыентык урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Ул туган ягы, Казан шәһәре белән якыннан танышырга теләгән һәр кешене дә битараф калдырмас.

 


 

Казаным – башкалам: Икенче китап. / төз. Э. Кәлимуллина .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2011 .— 75б. – (Туган якны өйрәнү = Изучение родного края).

Татарстан китап нәшрияты «Туган якны өйрәнү» сериясеннән китаплар чыгаруын дәвам итә. Әлеге китап – шул сериядән икенче җыентык. Монда Казан шәһәрендәге музейлар, театрлар, мәчетләр, чиркәүләр, югары уку йортлары турында мәгълүмат бирелә. Аерым бүлекләрдә Александровлар пассажы, Казан тимер юл вокзалы бинасы, Кекин йорты кебек архитектура истәлекләре хакында сөйләнә. Төсле ачык фоторәсемнәр корылмаларны тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

 


 

Разил Вәлиев: Минем чорым - минем җырым... = Разил Валеев: Жизнь моя - песнь моя... / төз.: С. Җиһаншина, Р. Заһидуллина .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2012 .— 431 б. + 80 б. фоторәс. .— Текст татар һәм рус тел.
Бу җыентыкта Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге – республика, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакындагы язмалар, әңгәмәләр, фәнни мәкаләләр, шигъри багышлаулар урын алды.
Каләмдәшләре, галимнәр, журналистлар, сәнгать әһелләре һәм әдәбият сөючеләрнең әтрафлы фикерләре әдипнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген тулаем күзалларга мөмкинлек бирә.

 

Ай юрганы : дөнья халыклары әкиятләре / тәрҗ. һәм төз. Р. Вәлиев; рәс. Д. Нәүрузова .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2011 .— 302 б.

Әкият ул –могҗиза!
Һәр халык үз хыялын,үз өметен әкияткә салган.
Башка халыкларның яшәешен, фикер юнәлешен беләсең килсә, аларның әкиятләрен укы. Бу мөмкинлекне безгә шагыйрь Разил Вәлиев ачты. Балалар да, үсмерләр дә, олылар да дөнья халыкларың фольклоры белән Разил әфәнде каләме ярдәмендә таныша бардылар. Дөнья халыкларының әкиятләрен укып, алар арасыннан иң кирәклесен сайлап алу һәм аларны ана телебезгә тәрҗемә итү, укучы сөенеп кулына алырдай аерым китап итеп чыгару эшләре- вакыт, көч, талант таләп итә торган игелекле гамәлләрдер. Нәкъ менә шуңа да татар укучылары дөнья халыклары әкиятләрен бүген үз теллерендә-ана телләрендә укый ала.



 

Зәйдулла, Ркаил Саташкан сандугач һәм башка пьесалар / Р. Р. Зәйдулла ; [кереш сүз авт.
Н. Игъламов] .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2012 .— 487 б.

Һәр драматургның үзенә генә хас темалары була
Ркаил Зәйдулла драматургиясендә исә хәлиткеч катлаулы дәверләрдә шәхеснең тарихтагы роле беренче планга чыга...
Шагыйрь, язучы һәм драматург,Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың бу китабына төрле елларда иҗат ителгән, күпчелеге татар театрларында куелып уныш казанган әсәрләре туплап бирелде.

 


 

Измайлова, Нурия Тауга карап, таулар булып... : шигырьләр / Н. Х. Измайлова .— Казан : Татар. кит. нәшр. , 2011 .— 351 б.
Шагыйрә Нурия Измайлова -1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.Ул хәзерге көндә Америкада яши. Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелде.



 

Ибраһим, Фәридә Сатлыкҗан / Ф. Х. Ибраһим .— Казан : "Раннур" нәшр., 2012 .— 448 б. — ("Юлдаш" гәҗите китапханәсе) .

Фәридә Ибраһимның бу китабында чынбарлыктагы геройларның ачы язмышлары ачыла. Гыйбрәтле язмалар бик күпләрнең күңел кылларына кагылып, күзгә яшь китерерлек итеп сурәтләнгән. Шулай ук оста тел белән язылган хикәяләргә, самими шигырьләргә дә урын бирелгән.



 

Гарипова, Фирдәвес (1941-) Авыл - милләтебезнең җаны / Ф. Г. Гарипова .— Казан, 2011 ( : "Идел-Пресс" ПНК "ТАТМЕДИА" ААҖ фил. басылды) .— 431 б.

Филолгия фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Гарипованың бу китабы экспедиция-сәфәрләрдә йөргән вакытларда тупланган материаллар нигезендә язылды. Бу китап киң җәмәгатьчелеккә, укытучыларга, укучыларга һәм туган җирләренең мәдәнияте белән кызыксынучыларга адреслана.



 

Тарханова, Флера Хисләр дәрьясында : тарихи повесть, бәян, хикәяләр, пьеса / Ф. Г. Тарханова ; кереш сүз авт.Ф. Галимуллин .— Казан : татар. кит. нәшр., 2012 .— 350 б.

Бу җыентыкта Флера Тарханованың соңгы елларда язылган өр-яңа әсәрләре тупланды. Аларда сез тормышның төрле өлкәсенә караган вакыйгаларның, үзара мөнәсәбәтләрнең һәркем өчен гыйбрәтле, ә менә хисләр, мәхәббәт дөньясының үтә дә катлаулы һәм үзенчәлекле икәнен күрерсез.

 

Тимергалин, Адлер Карурман аша : повестьлар һәм кыйсса / А. К. Тимергалин .— Казан : Татар. кит. нәшр. , 2011 .— 400 б.

Авторның әлеге китабына совет режимы шартларында кеше шәхесенең фаҗигале борылышларын реалистик сәнгать алымнары белән тәэсирле итеп сурәтләгән «Игезәкләр» повесте, Ф. Әмирхан әсәреннән алынып, яңадан терелтелгән Фәтхулла хәзрәт образы аша торгынлык заманындагы совет чынбарлыгын сатирик планда тасвирлаган «Фәтхулла хәзрәтләре» фантастик повесте һәм башка әсәрләре туплап бирелә.

 

Туфитуллова, Роза Бәйлисе бар йөрәкне / Р. Р. Туфитуллова .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2011 .— 175 б.

Бу китапта сүз татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан һәм аның рухи дөньясында, үлемсез шигъриятендә тирән эз калдырган хатын-кызлар турында бара. Кемнәр алар шагыйрьнең күңелен яулаган затлар? Автор, әлеге сорауга җавап эзләп, шагыйрьнең сөю-мәхәббәт лирикасына, хатларына, көндәлекләренә һәм шагыйрьне якыннан белгән кешеләргә мөрәҗәгать итә. Эзләнә һәм кызыклы табышларга юлыга.

 

Ширмән, Халисә Ерактагы йолдызым : повесть, хикәяләр, пьесалар / Х. Х. Ширмән .— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2012 .— 270 б.
Авторның әлеге китапларга тупланган повесть-хикәяләре, пьесалары замандашларыбызның катлаулы күңел хисләрен ачып сала.



 

Милләт аналары : Тарихи-документаль һәм биографик җыентык / төз.-авт. А. Х. Мәхмүтова; фәнни мөх. Җ. Миңнуллин .— Казан : "Җыен" нәшр., 2012 .— 559 б. : өстәмә 32 б. рәсем б-н .

Бу басмада татар җәмгыятендә туган җәдитчелек идеологиясе нигезендә ХIХ-ХХ гасыр кисешендә хатын-кыз иреге өчен аяусыз көрәш башлаган, татар милләте үсешенә зур өлеш керткән берничә хатын-кызның тормыш юллары һәм эш-гамәлләре хакында сүз бара. ХХ гасырның беренче чирегендә татар җәмәгатьчелеге тормышында хатын-кыз мәсьәләсенең алгы планга чыгуы карала, хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә.
Китап татар халкы тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.



 

Батулла, Рабит Бию җене кагылган егет : кыйсса / Р. Батулла .— Казан : Татар. кит. нәшр., 2012 .— 391 б.

Бөтен дөньяда шан-шөһрәт яулаган балет артисты Рудольф Нуриев тормышының кайбер мизгелләре.



 

Мәшһүр татар галимнәре : мәкаләләр, истәлекләр / төз. : Р. Ә. Шакирҗанов [һ.б.] .— Казан : Татар. кит. нәшр. , 2011 .— 423 б.

Бу фәнни-популяр җыентыкта фәннең төрле өлкәләрендә эшләгән һәм зур уңышларга ирешкән галимнәр турында мәгълүмат тупланган. Алар – тел һәм әдәбият, медицина һәм биология, математика һәм механика, физика һәм химия, авыл хуҗалыгы, архитектура, астрономия, археология өлкәләрендә җитди һәм нәтиҗәле фәнни тикшеренүләр алып барган мәшһүр галимнәр.
Китапта һәр галимнең портреты белән бергә аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкалә һәм истәлекләр бирелә, бүген дә актуаль булган яки иҗатының берәр ягын чагылдырган хезмәте яисә аннан өзек китерелә. Галимнәрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеген чагылдырган фотолар махсус кушымтада туплап бирелә.

 



 

Галимҗан Ибраһимовның иҗат дөньясында = В мире творчества Галимджана Ибрагимова. / ТР Фәннәр акад. Г. Ибраһимов исем. тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты ; фәнни мөх. Р. К. Ганиева .— Казан, 2012 .— 373 б. .— текст татар һәм рус тел.

Бу китапка татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов иҗаты турында соңгы вакытларда язылган өч монографик хезмәт урнаштырылган. Аларның беренчесендә әдипнең сәнгатьчә фикерләү асылын тәшкил иткән фольклор традицияләре анализлана; икенчесендә язучы әсәрләрендә үзенчәлекле чагылыш тапкан натуралистик алымнарның ике төре – тормыш күренешләрен «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» повестындагыча түкми-чәчми, бөтен ваклыкларының реалистик әдәбиятка якын торган фотография ысулы белән яктыртылуы һәм «Адәмнәр» повестендә Идел буендагы ачлык фаҗигаләрен физиологизм-биологизм ысулы белән романтикларча гәүдәләндерүе тикшерелә. Өченче хезмәттә язучының атаклы француз мәгърифәтчесе Жан-Жак Руссо гамәлгә керткән руссоизм күренешләре белән багланышлары карала.

 



 

Габдерәшит Ибраһим : фәнни-биографик җыентык / ф. мөх-ләр : М. Госманов , Җ. Миңнуллин .— Казан : Җыен, 2011 .— 431 б. .— (Шәхесләребез)

Китап күренекле татар зыялысы, сәяси-иҗтимагый эшлеклесе, нашир, казый Габдерәшит Ибраһимның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү һәм яңа эзләнүләргә этәргеч ясау нияте белән нәшер ителә.
Җыентыкта Г. Ибраһимовның тормыш юлын һәм эшчәнлегенең кайбер якларын өйрәнүгә багышланган төрле илләр авторларының фәнни мәкаләләре урын алды. Шулай ук Г. Ибраһимовның мәкаләләре, әсәрләре һәм хатлары, фоторәсемнәр, библиография, архив материаллары һәм документлар туплап бирелә.

 



 

Кәрим Тинчурин : тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / төз. : И. Һадиев, Р. Батулла .— Казан : Җыен, 2011 .— 687 б. .— (Шәхесләребез) .

Китап күренекле драматург һәм язучы, театр эшлеклесе, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның (1887-1938) тормыш юлын, иҗади эшчәнлеген киңрәк таныту максаты белән нәшер ителде.
Җыентыкта Кәрим Тинчуринның моңарчы дөня күрмәгән, шулай ук аз билгеле булган әсәрләре һәм мәкаләләре, аның турындагы мәкаләләр, истәлекләр, әдәби әсәрләр, документаль материаллар, библиография, фоторәсемнәр урын алды.
Китап милли әдәбиятыбыз һәм театрыбыз тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

 


 

Ринат Таҗетдинов : хатирәләр, әңгәмәләр, уйланулар / төз. Ю. Сафиуллин.— Казан : Татар. кит. нәшр., 2011 .— 423 б.

Китапта ярты гасырлык иҗат гомерендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарихында җуелмас мирас калдырган һәм бүген дә сәхнә тотучы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге, СССРның Дәүләт бүләкләре лауреаты, танылган җәмәгать эшлеклесе Ринат Таҗетдиновның тормыш һәм иҗат юлы тасвирлана.

 



 

Хәйруллина, Асия Ничек тиз узасың син, гомер... : [очерклар, хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр] / А. Хәйруллина ; төз. һ.кереш сүз авт. Г. С. Нуриев, рәс. Д. Л. Нәүрүзова .— Казан : "Заман" нәшр., 2012 .— 255 б. : рәс.

Китапта – артисткалар арасында беренчеләрдән Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар сәхнә теле укытучылары мәктәбен нигезләгән Асия Хәсән кызы Хәйруллинаның «Ничек тиз узасың син гомер...» истәлекләре; аның җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган, сәхнә теле мәсьәләләренә кагылышлы язмалар; замандашлары, сәхнәдәшләре һәм укучыларының ихтирам, ярату, соклану-юксыну хисләре белән сугарылган очерклары, хатирә-истәлекләре; газета-журнал мәкаләләре урын алды.

 

 
 
«Милли китап» нәшриятында «Каталог библиотеки Второвых» исемендә яңа басма дөнья күрде.
 
Бу каталог – 1865 елда Казанда ачылган шәһәр җәмәгать китапханәсенең нигезен тәшкил иткән аталы-уллы Второвлар уникаль китап тупланмасының тасвирламасы. Каталог 1069 исемдәге китап һәм брошюраларның вакытлы һәм дәвамлы басмаларның тулы фәнни тасвирламасын үз эченә алган. Шулай ук анда бай белешмә аппарат урнаштырылган. Бу китап галимнәр, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, туган як, китап һәм китапханәчелек тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучылар өчен кызыклы чыганак булып хезмәт итәчәк.
 
Сәнгать бүлеге тәкъдим итә
 
Сәнгать бүлеге фонды «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе төшергән «Ватандашлар» циклы фильмнарының алтын коллекциясе белән тулыланды.
 
Татар һәм рус телләрендә аерым яздырылган DVD форматлы 50 документаль фильм исемнәре Татарстан һәм Россиянең мәдәни, милли казанышларында зур урын алып торган мәшһүр фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында сөйли. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясен тәшкил иткән әлеге уникаль фильмнар теге яки бу дәрәҗәдә республикабыз белән бәйле булган шәхесләрнең тулы портретлар галереясен тудыралар.
«Панорама» сәнгать берләшмәсе иҗат иткән һәр фильм үз герое тормышына күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясаган һәм аның язмышын Татарстан Республикасы белән бәйләгән моңарчы билгесез фактлар һәм сирәк документлар белән таныштыра.
Проектның максаты – шәхесне тулырак ачу өчен, аны үз чоры кысаларында һәм кешеләр даирәсендә биреп, геройның «тере» реаль образын тудыру.
Әлеге коллекция белән танышырга теләүчеләрне сәнгать бүлегендә көтеп калабыз!
 
 
 
Россиядә беренче төрки-татар басмас
 
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россиядә беренче төрки-татар басмасы» дигән яңа җыентык дөньяга чыгарылды.
 
Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият шурасы карары белән басмага хәзерләнгән. Китапның редколлегиясе составына З.Р.Вәлиева, Р.И.Валиев (идея авторы), М.Г.Госманов (фәнни мөхәррире, кереш сүз авторы), Д.С.Шакиров, И.Г.Һадиев (төзүчесе), И.А.Мөстәкыймов (манифестның транслитерациясен, татарчага һәм русчага тәрҗемәсен әзерләүче) кергән. Хезмәт Россиядә дөнья күргән беренче төрки-татар басмасына – Петр I нең 1722 елгы манифестына багышланган. Җыентыкта Россия Фәннәр академиясенең шәрекъ кулъязмалары институты китапханәсе һәм Россия дәүләт борынгы актлар архивы фондларында сакланып калган Петр I манифесты нөсхәләренең факсимилелары, заманча гарәп шрифты белән җыелган тексты, татар алфавитындагы транслитерациясе һәм хәзерге татар, рус, инглиз телләренә тәрҗемәләре, академик М.Г.Госмановның татарларда басма китап барлыкка килү тарихын яктырткан әтрафлы мәкаләсе, шулай ук 1722 елгы манифест турында төрле фәнни, белешмә һәм библиографик басмалардан алынган мәгълүматлар урын алган. Китап тарих, әдәбият, китап белеме, китапханә эше һәм библиография өлкәсендә эшләүче киң даирә белгечләргә, шулай ук басма сүзебезнең үткәне белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
 
 
 
 
Татар театры тарихы : режиссерлар һәм драматурглар
  
 
 
 
Арсланов.М.Г. Тылсым. Татар театры : режиссерлар һәм драматурглар / Г. Арсланов.- Казан : Мәгариф, 2008.- 287 б.: фото.б-н.
 
  
Театр тарихы – шәхесләр язмышы, артистлар, режиссерлар, драматурглар эшчәнлеге һәм тормышы, аларның үзара мөнәсәбәте ул. Әлеге китапта татар театрына, аның режиссура сәнгатенә һәм драматургларга багышланган мәкаләләр тупланган.
 
Татар режиссура сәнгате турында шактый гына эзләнүләр дөнья күрсә дә, хәзергә кадәр татар телендә махсус хезмәт басылганы юк иде. Тәкъдим ителә торган китап Арсланов.М.Г. Тылсым. Татар театры : режиссерлар һәм драматурглар / Г. Арсланов.- Казан : Мәгариф, 2008.- 287 б.: фото.б-н. бай мәдәни мирасның моңа кадәр ачылмаган тармагын халыкка кайтару максатыннан чыгып язылган. Тарихы тулы бер гасырны тәшкил иткән сәхнәләштерү сәнгатебезнең “татар театры атасы” Г.Кариевтан ук килә торган кабатланмас традицияләре, үсеш-үзгәреш тенденцияләре, закончалыклары бар. Биредә аларның Бөек Ватан сугышына кадәрге чордагылары чыгылыш таба. Китапта шулай ук беренче профессиональ труппаларда, милли театрларда эшләгән Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, К.Тинчурин, М.Мутин, Ш.Шамильский, С.Вәлиев-Сульва, С.Булатов, Г.Исмәгыйлов, Ш.Сарымсаков, Х.Уразиков, П.Исәнбәт, М.Сәлимҗанов, Р.Бикчәнтәев кебек танылган режиссерларның тормыш һәм иҗат юллары, татар драматургиясе тарихы, Г.Камал, Ф.Бурнаш, Г.Исхакый, М.Җәлил, Н.Исәнбәт һ.б. әдипләрнең татар театр сәнгатендә тоткан урыннары яктыртыла.
 
Әлеге басма театр сәнгате белән шөгыльләнүчеләргә, сәнгатьнең әлеге төре буенча урта һәм югары уку йортларында белем алучыларга, шулай ук театр сөюче, мәдәниятебез тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга адреслана.
 
 
Татар әдәбияты тарихы. Юбилейлар 
 
книга
 
Татар әдәбиятының күп гасырлык бай тарихы бар. 2008 елда татар әдәбияты классигы, танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның (1878-1954) тууына 130 ел тулды. Татар теле, татар әдәбияты тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга шушы олуг юбилей уңаеннан уздырылган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары тупланган "Гаяз Исхакый иҗаты: хәзерге караш: Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары (11 декабрь,2008).-Казан, 2008.-376 б." дигән җыентык белән танышырга киңәш итәбез.
 
Җыентыкта әдипнең тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, әдәби мирасы киң планда тикшерелә һәм киләчәккә перспектив планнар билгеләнә. Җыентыкның башлангыч өлешендә күренекле галимнәрнең “Гаяз Исхакый-милли идеолог һәм лидер”, “Халыкчылык хәрәкәте һәм Гаяз Исхакый”, “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында милли мәгариф концепциясе”, “Гаяз Исхакый һәм милли сәхнә әдәбияты”, “Хәзерге татар шигъриятендә Исхакый образы” һ.б. чыгышлары урын алган.
 
Әлеге басманың калган өлешендәге материаллар ике зур төркемгә -“Гаяз Исхакый һәм татар әдәбияты” , “Гаяз Исхакый һәм татар теле, мәгарифе, тарихы” бүлекләренә тупланып бирелгәннәр. Әдипнең “Зөләйха”, “Мулла бабай”, “Теләнче кызы”, “Хәлимә туташ”, “Көз”, “Зиндан” әсәрләренә әдәби анализлар, шәхси тормышына кагылышлы материаллар белән дә танышып була.
 
Патентлар бүлегендә яңа китаплар
 
 
 

Леонтьев Б. Б., Мамаджанов Х. А. Основы организации интеллектуальной собственности на предприятии: Часть 1. – М. ИНИЦ «ПАТЕНТ», 2010. – 197 с.: ил., табл. 

 Әлеге басма ресурслы икътисадтан югары технологияле, инновацияле икътисадка күчү мәсьәләсенә багышланган. Интеллектуаль милек хәзерге чор оешмаларының нигезе булып тора. Китап авторлары тотрыклы, югары керемле һәм һәрвакыт үсештә булган бизнесны ничек булдырырга, өстәмә инвестицияләрне ничек җәлеп итәргә, конкуренцияле көрәшне ни рәвешле алып барырга, интеллектуаль активлар булдыру һәм алар белән нәтиҗәле идарә итү аша акцияләрнең бәясен ничек арттырырга кебек сорауларга җаваплар тәкъдим итеп, интеллектуаль милекне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар.
Коммерция өлкәсендәге кыйммәтле фикерләрне тормышка ашыруны дөрес оештыру, интеллектуаль милек белән нәтиҗәле идарә итү махсус белем, күнекмә һәм тәҗрибә таләп итә. Ә бу иҗат нәтиҗәләрен һәм оешманың коммерциячел кыйммәтле фикерләрен хокукый яктан саклаудан башка була алмый. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге әлеге китапның тикшерү предметы булып тора.

 
 

Казьмина С. А. Служебные изобретения: конфликт и баланс интересов. – М.: ИНИЦ «ПАТЕНТ», 2010. – 184 с.
 
Бу китап житәкчеләр, патент-лицензия бүлекләре хезмәткәрләре, уйлап табучылар өчен кызыклы булачак.
Китапта эш бирүче белән хезмәтара бәйләнешләрдә булган затларның уйлап табуларына кагылышлы рәвештә туган мөнәсәбәтләрне хокукый яктан тәртипкә салуның төп үзенчәлекләре тасвирланган. Мөнәсәбәтләр тарихи һәм халыкара җәһәттән чыгып, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының дүртенче өлеше һәм хезмәт хокукы нормалары нигезендә җентекләп тикшерелә.
Оешмаларда (предприятиеләрдә) локаль норматив-хокукый актлар кабул итү, хезмәт һәм гражданлык-хокукый килешүләрне дөрес рәсмиләштерү юлы белән уйлап табуларның сакланышын тәэмин итү системасын булдыру мөмкинлекләре каралган. Бу эш бирүче белән хезмәткәрнең ихтыяҗлары балансын табарга, аларның хокукларын якларга, хезмәттәге уйлап табуларны кулланылышка керткәндә хокук бозу кебек бәхәсле ситуацияләрне булдырмауга ярдәм итәчәк.
Тулаем алганда, уйлап табу эшчәнлеге һәм, аерым алганда, хезмәттәге уйлап табулар фән белән тыгыз бәйләнештә торып эшләүче предприятие һәм оешмаларның конкурентлыкка сәләтлелеген хәл итүдә мөһим фактор булып тора. Уйлап табу эшчәнлегенең куелышы фәнни-гамәли тикшеренүләр һәм эзләнүләр үткәрү стратегиясен булдыру белән бәйле. Ул оешманың маркетинг сәясәтен оештыру үзенчәлекләренә йогынты ясый һәм базар үсешенә фаразлар ясарга ярдәм итә.
 
 
 
Леонтьев Б.Б., Мамаджанов Х.А. Авторское вознаграждение: особенности расчета и выплаты. – М.: ПАТЕНТ, 2009. – 151 с.

 

Уйлап табу авторларын стимуллаштыру өлкәсендәге эзләнүләр, әлеге мәсьәләнең икътисадый-хокукый аспектлары уйлап табучылар һәм галимнәрдә күп еллар дәвамында зур кызыксыну уята. Әлеге монографиядә авторларга түләүләрнең бердәм технологиясен булдыру өлкәсендәге тәкъдимнәрне өйрәнгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең нәтиҗәләре чагылыш тапкан.
Китапта интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре авторлары белән фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм иҗат әсәрләренә хокуклары булган оешма–эш бирүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу буенча мөһим сораулар карап тикшерелә. Авторларга түләүләр турында Россиянең хәзерге законнар җыелмасына кыскача күзәтү ясала. Авторларны бүләкләү күләмен исәпләү һәм түләү буенча автор һәм эш бирүче арасында төзелергә тиешле килешүләрнең тәкъдим ителгән формалары китерелә.
Фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләренең сакланышы тәэмин ителгән, хокукый яклауга алынган һәм әлеге объектка хокуклары булган оешма аны хуҗалык һәм сәүдә әйләнешендә кулланган очракта авторны бүләкләүнең күләмен исәпләү буенча күрсәтмәләр бирелә.
 
Белгечләргә ярдәмгә
 
 
  
 
Джермакян В.Ю. Патентное право по Гражданскому кодексу Российской Федерации: постатейный комментарий, практика применения, размышления. – М.: ПАТЕНТ, 2009. – 359 с.
 
Әлеге басмада патент хокукы нормаларына аңлатмалар һәм уйлап табуларны, файдалы модельләрне, промышленность үрнәкләрен саклауның иң мөһим нәзари һәм гамәли мәсьәләләренә анализ урын алган. Россия Гражданлык кодексының дүртенче кисәгендәге «Патент хокукы» дигән 72 нче бүлегенең маддәләренә искәрмә һәм комментарийлар патент хокукы нормаларын киңәйтеп аңлату, административ һәм мәхкәмә инстанцияләрендәге бәхәсләрне тасвирлау, актуаль нәзари һәм гамәли мәсьәләләрне анализлау, шушы өлкәнең тарихи үткәненнән мәгълүматлар җиткерү һәм киләчәккә кагылышлы кайбер киңәшләр бирү белән чиратлашып бара.
Китап авторы – гади эксперт вазыйфасыннан алып патентлар ведомствосының экспертиза буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күпьеллык хезмәт юлы узган кеше, Россиянең әйдәп баручы «Городисский һәм Партнерлары» исемле хокук фирмасы хезмәткәре.
Басма патент белгечләренә, патент экспертларына, уйлап табучыларга һәм патент хокукы өлкәсендә шөгыльләнүче юристларга кызыклы булачак.
 
 
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International