Габдрахман Әпсәләмов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://tatkniga.ru/authors/gabdrahman-pslmov.html

2016 нчы елның 28 декабрендә күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Сафа улы Әпсәләмовның (1911-1979) тууына 105 ел тула.

Булачак каләм остасы Мәскәү шәһәренең Н. Нариманов исемендәге 27 нче номерлы татар урта мәктәбендә укыганда әдәби түгәрәккә йөри, иҗат белән мавыгып китә. Аның беренче шигыре Мәскәүдә чыга торган Муса Җәлил мөхәррирлек иткән «Октябрь баласы» журналында басылып чыга. Соңрак Казанда нәшер ителә торган «Совет әдәбияты» журналында «Маһинур» исемле хикәясе дөнья күрә. Булачак язучы читтән торып М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Казан шәһәренә килеп төпләнә. Биредә аның әдәби иҗат эшчәнлеге тагын да активлаша. 1941 нче елда хикәяләре тупланган «Бәхет кояшы» дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрә.

Г. Әпсәләмов Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы. Сугыш темасы аның иҗатына зур йогынты ясый. Сугыш чорында күпсанлы хикәяләр, очерклар иҗат итә. Сугыштан соң да шул чорны яктыркан әсәрләрен иҗат итүен дәвам итә – «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Агыла болыт» романнары дөнья күрә. Язучының иҗат мирасында сугыштан соңгы тыныч тормыш, хезмәт, мәхәббәт темаларына багышланган «Сүнмәс утлар» әсәре дә бар. Бу әсәре өчен ул 1959 нчы елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Медицина хезмәткәрләре, табиблар тормышын яктырткан «Ак чәчәчкләр» романы язучының укучылар арасында хәзерге көнгә кадәр яратып укыла торган әсәре.

Г. Әпсәләмов Бөтенсоюз аренасында зур популярлык казанган күренекле татар совет язучысы. 1940-1983 еллар арасында татар, рус телләрендә, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә әдипнең йөзгә якын китабы дөнья күрә. Аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Г. Әпсәләмов — иҗтимагый-политик тормышта актив катнашкан язучы.

Биобиблиографик белешмәлек Габдрахман Әпсәләмовның тууына 105 ел тулу уңаеннан төзелде. Язучы турындагы материаллар 10 бүлеккә туплап бирелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәгълүмати чыганаклар, шагыйрь турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар һәм методик материаллар, әсәрләре, видеоматериаллар белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Г. Әпсәләмовның аерым басмалары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, шулай ук күренекле каләм иясе хакында дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Интернеттагы Г. Әпсәләмовка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Истәлекләр

Фотоархив

Әсәрләре

Габдрахман Әпсәләмов музее

Альбина Әпсәләмова сайты

Видеоматериаллар

Сценарийлар, методик материаллар

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 13 гыйнвар 2017, 8:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International