Айрат Арсланов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://saydash.tatmuseum.ru/10-aprelya-rodilsya-tatarskijj-aktjor_2020_04_21_15/

Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты

 Хөрмәтле Айрат Гәрәй улы! Халкыбызның милли сәнгатен үстерүдәге, рухи байлыгыбыз, әдәбиятыбыз мирасын сәнгать югарылыгына күтәрүдәге тиңдәшсез иҗади хезмәтегез өчен Сезгә ихлас күңелдән олы рәхмәтемне һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.Татарстанда сәнгатьле сүзне башкару осталыгын, нәфис сүз жанрын үстерү, һичшиксез, Сезнең исемегез белән бәйле.Сез иҗат иткән елларда телевидение, радиотасмаларга язылган әдәби җәүһәрләребез татар мәдәниятенең алтын фондына кертелде. Танылган остаз, күпкырлы талант иясе булуыгыз, табигать тарафыннан бирелгән күркәм тавышыгыз һәм искиткеч тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез Сезне чын мәгънәсендәхалык артисты итеп танытты.Татар сәнгатенең иң гүзәл традицияләрен сайлап, аларны халык күңеленә ифрат зур осталык белән җиткерә алу үрнәген киләчәк буынга гүзәл бер ядкарь итеп калдыруыгыз өчен мең рәхмәт! Игелеккә, матурлыкка өндәүче, тормышка мәхәббәт уятучы күркәм иҗатыгыз, халкыбыз мәдәниятен, сәнгатен, рухи байлыгыбызны пропагандалауга лаеклы өлеш керткәнегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне һәм тирән ихтирамымны җиткерәм.Сезгә чын күңелдән озын-озак иҗат ләззәте телим һәм киләчәктә дә өр-яңа ачышларыгыз белән безне тагын да сөендерерсез дип ышанып калам.

Татарстан Республикасы Президенты  М.Ш.Шәймиев

Казан, Кремль 17 сентябрь, 2003

 Чыганак: https://tatkniga.ru/upload/oldbook/pdf/2206.pdf

2023 елның 10 апрелендә татар сүз сәнгатен үстерүдә гаять зур өлеш керткән күренекле артист, нәфис сүз остасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 95 ел тулды.

Айрат Арсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый. 1956-1961 елларда – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер була. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә – Булат, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында – Мирвәли, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасында – Алиш, Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясендә –Мөхәммәтша, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Басыйр һ.б. рольләрен башкара...

1961–1965 елларда Айрат Арсланов телевидение дикторы була. Ә 1965 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә сүз остасы булып эшкә килә. Биредә аның өчен киң иҗат кыры ачыла. Ул илле елдан артык иҗат эшчәнлегендә мәшһүр әдипләребезнең кабатланмас әсәрләрен бәрхет тавыш белән тамашачыга җиткерә. Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында Айрат Арсланов башкаруында сакланучы Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре – халкыбызның, милләтебезнең бәһасез байлыгы.

Күп еллар дәвамында Мәскәү, Ленинград һ.б. шәһәрләрнең концерт мәйданнарында татар әдәбияты әсәрләрен пропагандалый, чит илләрдә гастрольләрдә була.

Татар язучыларының А.Г.Арсланов тарафыннан башкарылган әсәрләре Бөтенсоюз «Мелодия» грамзапись фирмасында граммофон тасмасына язылган. Ул шулай ук рус классик һ.б. милләт шагыйрьләре әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укый.

«Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән төзелгән чираттагы биобиблиографик белешмәлек әлеге олуг сәнгатькәргә багышланды. Биредә Айрат Арслановның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы хезмәтләр, истәлекләр, видеоматериаллар, аудиоязмалар тупланды. Фотоархивта А. Арслановның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотосурәтләргә сылтамалар урын алды.  «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсендә  А. Арслановның  тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбият, Айрат Арслановның мәшһүр шәхесләргә багышланган язмалары,  ул башкарган әсәрләрнең тавышлы язмалары исемлеге бирелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Айрат Арслановның тормышы һәм иҗаты турында

Айрат Арсланов турында истәлекләр

Фотоархив

Айрат Арслановның сүз сәнгате турындагы уйланулары, мәшһүр шәхесләргә багышланган язмалары

Видеоязмалар

Аудиоязмалар

Айрат Арсланов турында хәтер саклау

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 17 мае, 17:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International