Документларны электрон юл белән алдыру

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә документларны электрон юл белән алдыру хезмәте эшли.
Әлеге хезмәттән файдалануны сорап язган гаризалар Китапханәара абонемент һәм электрон документлар алдыру бүлегендә кабул ителә.

Заказларны кабул итүнең тәртибе, шартлары һәм үтәлү вакыты:
–Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Татарстан Республикасының, Россиянең, Балтыйк буе һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең һәм чит дәүләтләрнең коллектив файдаланучыларына электрон юл белән үз фондларындагы газета-журнал мәкаләләреннән, җыентыкларның аерым кисәкләреннән, төрле әсәр-хезмәтләрнең өзекләреннән күчермәләр җибәрә.
– Заказлар Mba.Nbrt@tatar.ru адреслы электрон почта аша кабул ителә.
– Заказлар махсус билгеләнгән формада кабул ителә: документның библиографик тасвирламасы бирелә, анда автор фамилиясе һәм инициаллары, әсәр-хезмәт исеме, чыгу мәгълүматлары (вакытлы матбугат басмалары өчен – елы, томы, номеры, мәкалә исеме, ул урнаштырылган битләр), электрон күчермәнең таләп ителә торган форматы күрсәтелә. Соралган һәр чыганак аерым заказ булып санала.
–Заказны кабул иткәннән соң ТР Милли китапханәсе фондларында кирәкле чыганакның барлыгы яки юклыгы, шулай ук, булган очракта, һәрбер аерым документның электрон күчермәсен алу мөмкинлеге ачыклана.
– Заказ бирүчегә заказны үтәүнең мөмкинлеге һәм бәясе хәбәр ителә.
– Документларны электрон юл белән алдыру хезмәтеннән даими файдаланырга теләүчеләр махсус килешү-шартнамә төзеп, ТР Милли китапханәсенең исәп-хисап счётына аванс акчасы күчереп куя алалар. Түләү кәгазьләрендә “Документларны электрон юл белән алдыру хезмәтеннән файдалану” дип язылырга тиеш.
Түләгәннән соң түбәндәге мәгълүматлар белән e-mail аша хәбәр җибәрергә кирәк:
-түләү кәгазенең (платежное поручение) номеры һәм датасы;
-түләүне уздырган банк исеме;
-заказ бирүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме;
-түләнгән сумма күләме.
Казан шәһәренең коллектив заказ бирүчеләре әлеге хезмәт өчен акчаны алдан ТР Милли китапханәсе кассасында түләп куя алалар.
Түләү кәгазенең күчермәсен яки касса чегын алганнан соң заказ үтәлә һәм заказ бирүчегә җибәрелә.
Заказ, түләгәннән соң, 2-4 көн эчендә, ә ашыгыч заказ – 1-2 көндә үтәлә.
Аерым файдаланучыларга документларны электрон юл белән алдыру хезмәте күрсәтелми.

Квитанция

Безнең белән элемтәгә керү өчен адрес:
420015, Татарстан Республикасы,
Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе,
Китапханәара абонемент һәм документларны
электрон юл белән алдыру бүлеге

Телефон: (843) 222-82-84

E-mail: Mba.Nbrt@tatar.ru

Банковские реквизиты:

МФ РТ (Государственное бюджетное учреждение культуры Республики Татарстан «Национальная библиотека Республики Татарстан», Лицевой счет № ЛБГ-00705004-НацБибл)

БИК      019205400          ОКТМО  92701000

ИНН     1655009447           КПП       165501001

ОКПО   02189875              ОКОНХ  93110

ОГРН   1021602854833     ОКВЭД   91.01

расчетный счет 03224643920000001100

к/сч 40102810445370000079

Отделение – НБ Республика Татарстан Банка России // УФК по Республике Татарстан г. Казань

КБК 70530201020020000131

Назначение платежа: за библиотечные услуги

 

 

 

 




 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 25 гыйнвары, 17:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International