Абдулла Алиш

Чыганаклар: http://matbugat.ru/enc/alish-abdulla-361/
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

(1908–1944)

Cовет чоры татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм 1941–1945 еллардагы Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы) Көек авылында урта тормышлы игенче гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Аның ата ягыннан бабасы Нурулла шул авылның нәселдән килгән указлы мулласы булып, әтисе Габделбари абзый, дүрт ел солдат хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, ата йортында күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән – иген иккән, умарта караган. Табигате белән киң күңелле һәм үз заманы өчен алдынгы фикерле кеше буларак, ул өйгә төрле газета-журналлар алдырган, балаларын кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан. Абдулланың әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын булып саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырьләр һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган.
Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән ишле гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әнисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы ибтидаи (башлангыч) мәктәптә укый.
1917 елда тугыз яшьлек Абдулланы әтисе үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Абдулла монда 1919 елга кадәр укый. 1919–1921 елларда туган авылларына күрше Бураково дигән рус авылында яңа ачылган совет мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аннан Спастагы (1991 елдан Болгар шәһәре) педагогия техникумы каршында оештырылган җидееллык рус мәктәбен тәмамлый (1927). Мәктәптә уку елларында, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, музыкаль кичәләр оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек мәдәни эшләрдә башлап йөрүчеләрнең берсе була, үзе дә шигырьләр, кечкенә күләмле хикәя-парчалар язуда каләмен тибрәтә башлый.
1927 елның җәендә А.Алиш Казанга килә һәм Казан җир төзү техникумына укырга керә. Техникумда уку чорында (1927–1930) аның әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта: ул шәһәрдәге әдәбият түгәрәкләренә мавыгып йөри, техникумда кулъязма рәвешендә чыгып килгән «Кызыл төзүче» исемле газета һәм «Яңа белгеч» дигән журнал идарәсенең актив әгъзасы була, техникум һәм яшьләр тормышы турында язган хәбәрләре, мәкаләләре белән республика көндәлек матбугатында да катнаша башлый. 1929 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Абдул Алишев» имзасы белән яшь авторның «Әти, эчмә!» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Аннан соң күп тә үтми, балалар тормышын, аларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашуларын һәм күңелле ял итүләрен тасвирлаган «Бозлар акканда», «Нәни кооператор», «Отряд умартасы» кебек кечкенә хикәяләре дөнья күрә.
Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның гыйнварыннан көзенә кадәр А.Алиш Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли, аннан, 1931–1932 елларда, янә Казанга кайтып, Казгрэс (ТЭЦ № 1) төзелешендә гидротехника буенча десятник һәм Казан шәһәр канализациясе төзелешендә техник-бригадир вазифаларын башкара. 1933 елда әдәби зәвыкка ия булган яшь белгечне Казанда татарча чыга торган «Техника» журналының җаваплы сәркәтибе итеп билгелиләр. 1937 елдан Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында әдәби мөхәррир хезмәтендә. 1936 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бер үк вакытта А.Алиш балалар арасында әдәби түгәрәкләр оештыру юнәлешендә бик актив эшли. 1933 елдан ул җәмәгать эше тәртибендә әүвәл Мулланур Вахитов исемендәге завод каршындагы, аннары Казанның Үзәк пионерлар клубы, Идел буе районының балалар китапханәсе, 1936 елдан «Пионер каләме» журналы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итә, өлкән дус һәм остаз буларак, дистәләрчә балаларның әдәби сәләте ачылуга эчкерсез ярдәмен күрсәтә. Казаннан читтә яшәүче яшь каләмнәр белән хатлар алыша, әдәби иҗат эшенең серләре хакында аларга үзенең фикер-карашларын, киңәш-теләкләрен язып җибәрә, матбугатта махсус балалар иҗатына багышланган мәкаләләр бастыра. Соңыннан әдәбиятта исемнәре танылган Җәвад Тәрҗеманов, Гарәфи Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакирлар нәкъ менә Абдулла Алишның турыдан-туры иҗади ярдәме һәм киңәшләре белән рухланып әдәбият мәйданына аяк басалар.
Утызынчы еллар – Абдулла Алишның әдип буларак иң күп язган, әсәрләре белән үзен яшь укучыларга таныткан чор буларак та үзенчәлекле. Аның балалар өчен «Отряд флагы» (1931), «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935) исемле хикәя җыентыклары, «Йолдыз» (1935), «Кечкенә тоткын» (1941) исемле пьесалары (беренчесе А.Әхмәт белән берлектә язылган), 1940 елда «Илгиз белән икебез» һәм «Минем абый» исемле ике шигырь китабы басылып чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: күмәк хезмәт темаларына багышланган күпсанлы очеркларын, яшьләр арасында мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй» (1939), «Кыйммәтле җәүһәр» (1940) исемле хикәяләрен, «Күршеләр» (1934, А.Әхмәт белән берлектә язылган) исемле дүрт пәрдәле пьесасын язып бастыра, 1932 елда исә аның Татарстандагы шул чор зур төзелешләреннән Казгрэсны аякка бастыруда хезмәт энтузиазмын чагылдырган, шул хезмәт киеренкелеге шартларында кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләр формалашуын заманга хас идея-эчтәлек таләпләре яссылыгында шактый җанлы итеп, романтик күтәренкелек белән сурәтләгән «Якты күл буе» (1933) исемле күләмле повесте дөнья күрә.
Шулай да Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул – әкият-хикәят жанры әсәрләредер. Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас Үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм Күселәр», «Чуар тавык», «Бал Корты һәм Шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.). Нигездә рифмалы ритмик проза калыбында, балалар психологиясенең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгырашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әкиятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам саклау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә, терек дөньяга сак караш булдыру кебек әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүгенге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалтмыйлар. А.Алиш әкиятләренең зур тиражлар белән кат-кат басылулары һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп уңыш казанулары да шул хакта сөйли.
Ватан сугышы башлангач, А.Алиш 1941 елның июль аенда армиягә алынып, фронтка озатыла һәм солдат-радист сыйфатында Орел өлкәсендә барган оборона сугышларында катнаша. Шул елның 12 октябрендә Брянск шәһәре тирәсендәге канлы бәрелешләр вакытында чолганышта калып, ул немецларга әсир төшә. 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә күчерәләр. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда А.Алиш Германия гаскәри көчләре составында татар әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал легионы»нда антифашистик яшерен оешма әгъзасы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, аларга кушылып, тиз арада яшерен оешманың иң актив әгъзаларының берсенә әверелә. Бераздан ул татар легионерлары өчен Берлинда рәсми чыгарыла торган «Идел-Урал» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша һәм, шундагы урыныннан файдаланып, типография ысулы белән антифашистик листовкалар, өндәмәләр бастыруны җайга сала. «Идел-Урал легионы»ның немец офицерлары җитәкчелегендә белорус, украин, поляк, француз партизаннарына каршы сугышка җибәрелә торган гаскәри берәмлекләрен баш күтәрергә, партизаннар ягына чыгарга өндәгән бу листовкалар татар легионерлары арасында А.Алиш аша, турыдан-туры аның катнашында таратылалар. Җәлилчеләр оешмасының антифашистик актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар әсирләреннән төзелгән батальоннарның яртысына якыны партизаннар ягына күчеп, партизан отрядлары белән бергә фашист гаскәрләренә каршы сугышларда катнашалар, ә легионерларның калган гаскәри берәмлекләрен немец командованиесе таратырга яисә чит илдәге төбәкләргә күчерергә мәҗбүр була.
1943 елның августында яшерен оешманың эше ачылып, А.Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәләргә ябыла. Яшерен оешманың үзәген тәшкил иткән унбер җәлилчене әүвәл Берлиндагы Моабит төрмәсендә тоталар, аннары Дрезден шәһәрендәге Плетцензее төрмәсенә күчерәләр. 1944 елның февралендә шунда А.Алишка һәм аның көрәштәшләренә суд була. Фашистик хәрби суды аларны «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында хөкем карары гамәлгә ашырылып, әсирлектә фашизмга каршы тиңсез көрәш алып барган унбер татар каһарманының (Абдулла Алиш, Әхәт Атнашев, Абдулла Баттал, Галләнур Бохараев, Фуад Булатов, Муса Җәлил, Гайнан Курмаш, Фуад Сәйфелмөлекев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев) гомерләре өзелә.
Абдулла Алишның тоткынлыкта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнгәнлеге дә мәгълүм. Сугыштан соң илленче елларда ук аның унбишләп шигыре хәрби әсир Нигъмәт Терегулов күчермәләрендә илгә кайтып ирешә. Боларга тагын әсирләр лагеренда А.Алиш белән аралашкан һәм аның кайбер шигырьләрен ядка алып, хәтерләрендә саклап кайткан элеккеге әсир Газыйм Кадыйров һәм Тәлгать Гыймрановларның күчермәләрен («Сагынам илемне», «Иркәм хаты», «Тормыш дустыма», «Кыр казлары», «Төн. Бүлмәдә тыныч кына утырам ялгыз...» һ.б.) өстәргә мөмкин. Алар үз вакытында һәммәсе дә матбугатта басылалар, ә Н.Терегулов алып кайтканнары, рус теленә дә тәрҗемә ителеп, «Три поэта-воина» (1979) исемле җыентыкта дөнья күрәләр. Болар, әлбәттә, тоткынлыкта А.Алиш иҗат иткән әсәрләрнең кечкенә бер өлеше генә. Әдипнең «Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр...» дигән сүзләре дә шуны раслый. А.Алишның тоткынлыкта язган һәм безгә инде билгеле булган шигырьләре туган илгә, туган халкына тугрылык, мәхәббәт хисләре белән сугарылган, аларны үзләренең идея-эчтәлекләре белән Муса Җәлилнең мәшһүр «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр белән аваздаш дияргә мөмкин.
Әсирлектә фашизмга каршы алып барган тиңсез батырлыгы өчен Абдулла Алиш вафатыннан соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Абдулла Алишның әсирлектә фашизмга каршы шәхси көрәше батырлык, фидакарьлек үрнәге буларак халкыбыз күңелендә яши бирә, әдәби мирасы татар балалар әдәбиятының җуелмас рухи хәзинәсен тәшкил итә. Туган авылы Көектә аңа һәйкәл куела, мемориаль музее эшли, Казанда Республика балалар иҗаты үзәге (1961–1991 елларда А.Алиш исемендәге Пионерлар һәм укучылар сарае) әдипнең исемен йөртә. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән балаларга атап язылган иң күренекле әсәрләр өчен Абдулла Алиш исемендәге еллык бүләкләр булдырыла.
А.Алиш – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Якты күл буе: повесть. – Казан: Татиздат, 1933. – 172 б. – 5000 д.
Күршеләр: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 57 б. – 7000 д.
Ант: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 88 б. – 10100 д.
Әкиятләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 126 б. – 10000 д.
Ана әкиятләре. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 36 б. – 10070 д.
Кечкенә тоткын: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 23 б. – 3070 д.
Сайланма әсәрләр: әкиятләр, хикәяләр, пьесалар, шигырьләр / Г.Кашшафның «Язучы һәм көрәшче», А.Әхмәтнең «Якты истәлек» дигән мәкаләләре белән. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 240 б. – 15000 д.
Сайланма әсәрләр / төз. һәм кереш сүз авт. И.Сөнкишева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 439 б. – 12000 д.
Әкиятләр, хикәяләр / кереш сүз авт. И.Сөнкишева, Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 176 б. – 23000 д.
Хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 192 б. – 15000 д.
Куян кызы: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 46 б. –1426 д.
Әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 144 б. – 10000 д.
Ана әкиятләре / төз. И.Сөнкишева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 55 б. – 5000 д.
Якты күл буе: повесть / кереш сүз авт. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 96 б. – 1000 д.
Әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 2000 д.
1 т.: хикәяләр, әкиятләр, пьесалар, шигырьләр. – 302 б.
2 т.: повесть, хикәяләр, очерклар, публицистика, тәрҗемәләр, хатлар. – 304 б.

* * *
Мамины сказки / пер. с татар. А.Бендецкого. – Казань: Татгосиздат, 1940. – 35 с. – 10000 экз.
Мамины сказки / пер. с татар. А.Бендецкого. – 2-ое изд. – Казань: Таткнигоиздат, 1956. – 43 с. – 35000 экз.
Болтливая утка: сказки, рассказы / сост. и авт. вступ. статьи Р.Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 95 с. – 150000 экз.
Огненное яичко: рассказы, сказки / пер. с татар. – 2-ое изд. – М.: Дет. лит., 1971. – 62 с. – 100000 экз.
Кто самый сильный?: сказки, рассказы / сост. И.Сункишева; предисл. Р.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 80 с. – 300000 экз.
Три поэта-воина (Абдулла Алиш, Хайрутдин Музай, Рахим Саттар): стихи / сост. Р.Мустафин; пер. Р.Бухараева, Н.Гребнева, М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 80 с. – 70000 экз.
Сказки / сост. Л.Гиззатуллина. – Казань: Магариф, 2008. – 63 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шакир С. Абдулла Алиш: тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 119 б.
Сөнкишева И. Ул безнең арада: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 95 б.
Кукушкин Р. Шигъри әкиятләр остасы // Казан утлары. – 1978. – № 9. – 159–164 б.
Камал Ә. Гомергә ул күңел түрендә: истәлек // Ә.Камал. Март бураннары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 226–233 б.
Сөнкишева И. А.Алишның тоткынлыктагы иҗаты турында // Казан утлары. – 1988. – № 9. – 142–145 б.
Сөнкишева И. Истәлекләр альбомыннан // Казан утлары. – 1998. – № 7. – 177–181 б.
Баһаветдинова Д. Торырлармы Алишлар?.. // Мәдәни җомга. – 1998. – 18 сент.
Казанда Абдулла Алиш эзләре // Шәһри Казан. – 1998. – 19 сент.
Мостафин Р. Сатмас егет илен алтын-көмешләргә // Шәһри Казан. – 1998. – 25 сент.
Бикчәнтәева Ә. Якын дус иде // Казан утлары. – 1998. – № 10. – 179–180 б.
Гыйльметдинов Х. Бергә үткән яшьлек еллары // Казан утлары. – 1998. – № 10. – 177–178 б.
Нурмөхәммәт Т. Көндәшләр түгел, ә көрәштәшләр // Шәһри Казан. – 1998. – 20 нояб.
Сөнкишева И. Шәҗәрә: Алишлар нәселендә туганлык-кардәшлек бәйләнешләре // Сөембикә. – 2000. – № 5. – 20–22 б.
Бәширов Г. Фидакәр көрәшче // Мирас. – 2000. – № 7. – 48 б.
Кадыйров Г. Әсирлектә: истәлек // Мирас. – 2000. – № 7. – 49–51 б.
Солтанбәков Б. Ышанычлы көрәштәш: истәлек // Мирас. – 2000. – № 7. – 52–53 б.
Иконников М. Абдулла Алиш турында истәлекләрем // Мирас. – 2000. – № 7. – 54–55 б.
Мэйзон Э. Дустым Алиш турында // Мирас. – 2000. – № 7. – 56 б.
Алиш А. «Эх, ничек яшисе килә!»: истәлекләр // Сабантуй. – 2001. – 15 сент.
Хәсәнов Ә. Баш ияргә кайттым Алишка... // Ялкын. – 2002. – № 5. – 20–21 б.
Алишева А. Алиш язучы да, батыр да // Көмеш кыңгырау. – 2002. – 12 сент.
Сөнкишева И. Радиода Алиш абыем эзләре // Ялкын. – 2003. – № 1. – 20–21 б.
Галимова Л. Язучы турында хатирәләр // Шәһри Казан. – 2003. – 17 окт.
Көектә Абдулла Алиш бәйрәме // Мәйдан. – 2003. – № 11. – 3 б.
Гарәпшина Л. Яңалык алып килүче // Ватаным Татарстан. – 2003. – 28 нояб.
Нуруллина Р. Дәртле һәм моңлы күңел // Шәһри Казан. – 2003. – 5 дек.
Сөнкишева И. Разведкага киткән булган // Шәһри Казан. – 2004. – 25 июнь.
Сөнкишева И. Югалмаган, юкка чыгарылган // Шәһри Казан. – 2006. – 11 февр.
Сөнкишева И. Абдулла Алиш: «Үзем өчен берни дә сорамыйм...» // Мәдәни җомга. –2007. – 16 февр.
* * *
Ихсанова Л. Писатель-патриот – Абдулла Алиш // Дет. лит. – 1978. – № 11. – С. 30–32.
Овчаров А. Боевой друг Мусы Джалиля // Бугульминская газета. – 1997. – 17 июля.
Мустафин Р. Последнее письмо Абдуллы Алиша // Казанские ведомости. – 1998. – 15 сент.
Сункишева И. Стихи, вернувшиеся на Родину // Молодежь Татарстана. – 2004. – 24 авг.
Баранова Г. «И жизнь отдав за Родину свою...» // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2005. – № 1. – С. 18–22.



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International