Галимҗан Ибраһимов тәрҗемәи хәле

Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Риза Фәхретдиннәр замандашы, татар әдәбиятының горурлыгы булган Галимҗан Ибраһимовның тууына 120 ел тулды. Үткән гасырның беренче чирегендәге, дөресрәге репрессияләр чорына кадәрге татар иҗтимагый тормышын бу исемсез күз алдына китерү кыен. Ул-зур язучы, олуг галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Башта авыл мәдрәсәсендә укый, бер үк вакытта өч класслы земство мәктәбендә беркадәр русча белем дә ала. 1898-1905 елларда, ягъни 11 яшьтән 17 гә кадәр, Оренбургның Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. 1905 елгы революция тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, Г. Ибраһимов та, башка шәкертләр белән бергә, уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша һәм шуның өчен мәдрәсәдән куыла да. 1906 елның көзендә ул Уфага килә һәм әле яңарак кына ачылган "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда 3 ел укый. "Галия" мәдрәсәсе Г. Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре-Оренбург мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" (1907) "Гыйшык корбаннары" (1908), "Татар хатыны ниләр күрми" (беренче варианты, 1909), исемле хикәяләре һәм "Борынгы ислам мәдәнияте" (1908-1909) дигән хезмәте языла.

"Галия" мәдрәсәсеннән киткәч, Г. Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда төрле эшләрдә эшләп йөри. Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек итә һәм 1909 елның ахырларында Казанга килә.

Казанда яшәгән бу беренче чорында (1909-1912) Г. Ибраһимовның иҗат активлыгы аеруча көчәя. Ул үзенең революциягә кадәрге иҗатында күренекле урын тоткан романтик хикәяләрен ("Яз башы", "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Сөю- сәгадәт", "Уты сүнгән җәһәннәм", "Карак мулла" һ. б.) һәм "Яшь йөрәкләр" (1912) исемле романын яза. Бу әсәрләрендә композиция һәм сюжет төзү осталыгы, образлар тудырудагы психологик тирәнлек, тел һәм сурәтләү чараларының байлыгы Г. Ибраһимовны шул заманда ук татар прозаикларының алгы сафында баручы художник итеп таныта.

Бу чорда Г. Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә ул татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күп төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.

Әдип 1912 елны Киевка китә, мөселман студентлары җәмгыятендә эшли, аларның Бөтенроссия съездын оештыруда катнаша. 1913 елның апрелендә сәяси эшчәнлек алып барган өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителә һәм Казанга кайтып "Аң" журналында җаваплы сәркатип булып эшли башлый. 1914 елны кабат Киевка китә, аннан Уфага кайта һәм 1915-17 елларда кайчандыр үзе укыган "Галия" мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда әдипнең эстетик һәм иҗтимагый карашлары тагы да ачыклана төшә, әдәби иҗатында җитди үзгәрешләр, яңа сыйфатлар барлыкка килә: ул үз әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәрә башлый, хезмәт кешеләренең реалистик образларын сурәтләүгә таба кискен борылыш ясый. "Көтүчеләр" (1913), "Табигать балалары" (1914), "Мәрхүмнең дәфтәреннән" (1914) кебек хикәяләр һәм, аеруча беренче рус революциясендә татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән "Безнең көннәр" исемле романы (беренче редакциясе, 1914) язучы иҗатындагы әнә шул уңай үзгәрешләрнең ачык мисаллары булып тора. Әдәби әсәрләр, тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләреннән тыш, Г. Ибраһимов бу чорда гыйльми-педагогик хезмәтләр язуга да зур игътибар бирә. Аның "Татар сарыфы" (1911), "Татар нәхүе" (1911), "Татар имлясы" (1914), "Яңа әдәбият" (1914), "Әдәбият дәресләре" (1914), "Татар телен ничек укытырга" (1916) исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча беренче җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек-кулланма рәвешендә укыла.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң актив рәвештә иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша башлый. 1917 елны язучы Ф. Сәйфи-Казанлы һәм журналист Ш. Сүнчәләй белән бергә "Ирек" газетасын чыгара. Ул-татар-башкорт мөселман сул эсерләр партиясенең оештыручылары һәм җитәкчеләренең берсе. 1917-18 елларда Милләт Мәҗлесе һәм Учредительное собрание депутаты. 1918 елда М. Вахитов һәм Ш. Манатов белән берлектә РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша, комиссар урынбасары була. 1919-20 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП (б) ҮК каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе, "Кызыл Шәрекъ" журналы хезмәткәре. 1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында. "Безнең юл", "Мәгариф" журналларының оештыручысы һәм мөхәррире, 1925-27 елларда Гыйльми Үзәк җитәкчесе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе. Бөтенроссия ҮБК һәм ТАССР ҮБК Президиумы әгъзасы.

Татарстан республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып утызынчы елларга кадәр ул республикадагы иҗтимагый тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңа фәнни нигездә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм культура төзелеше мәсьәләләрен яңача хәл итүдә иң якыннан катнашкан шәхесләрнең берсе була.

Язучы-художник буларак, ул татар әдәбиятында беренчеләрдән, революция, гражданнар сугышы вакыйгаларын ("Яңа кешеләр" драмасы, 1920, "Кызыл чәчәкләр" повесте, 1921), егерменче еллар башын авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен сыйнфый көрәш картиналарын ("Тирән тамырлар" романы, 1926) калку итеп сурәтли. Г. Ибраһимовның иҗат колачы милли кысаларда гына чикләнеп калмый, ул революциягә кадәрге чор казакъ тормышының социаль һәм ыруглык каршылыкларын искиткеч тирән һәм тәэсирле итеп ачкан "Казакъ кызы" (1923) романын иҗат итә, әүвәлрәк язылган "Татар хатыны ниләр күрми" повесте белән "Безнең көннәр" романының яңа вариантларын эшли. "Адәмнәр" (1923) повестенда Идел буендагы коточкыч ачлыкның реаль вакыйгаларын тасвирлый.

Әдәби әсәрләреннән тыш Галимҗан Ибраһимов бай публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мирас калдырды. 1910 еллар мәкаләләрендә ул милли әдәбият үсешенең принципиаль мәсьәләрен күтәрә, аны милли рухның һәм холык-фигыльнең көзгесе дип саный. Әдәбиятның эчтәлеген һәм сәнгати формасын баетуда халык авыз иҗатының әһәмиятен күрсәтә, татар зыялыларын, халык массаларын рус, Шәрекъ һәм Европа классик әдәбиятлары байлыкларына тартуның кирәклеге турында яза.

Г. Ибраһимовның революциягә кадәрге романтик эстетикасы С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Г. Тукай иҗатларын анализлауга багышланган "Татар шагыйрьләре" (Оренбург, 1913) исемле тәнкыйди мәкаләсендә ачык чагыла.

Әдипнең Октябрь революциясеннән соң язылган байтак хезмәтләренең үзәгендә үткән чорларның мәдәни мирасына мөнәсәбәт, яңа чор татар әдәбияты үсеше мәсьәләләре тора. Алар аның "Пролетариат әдәбияты турында" (1924), "Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар" (1924) "Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?" (1927) исемле китапларында чагылыш таба.

Аерым хезмәтләрендә Г. Ибраһимов татар халкы тарихының этапларын, революцион хәрәкәтен һәм татар мәгърифәтчелеген өйрәнә. Алар арасында "Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)" (1925, рус телендә 1926) билгеле бер урын алып тора. Ул Ш. Мәрҗани, К. Насыйри турында, "Шәрекъның бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов" (1919), "Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы" (1922), "Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан" (1922), "Урал һәм уралчылар" (1927) һ. б. тарихи һәм тарихи-публицистик хезмәтләр яза.

1927 елдан башлап Г. Ибраһимов, көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, даими рәвештә Кырымда яши. Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам иттерә.

Г. Ибраһимов-гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Утыз еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара.

Фән, культура өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Г. Ибраһимов 1928 елда Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана һәм шулай ук Көнчыгышны өйрәнү буенча Бөтенроссия гыйльми ассоциациясенең оештыручы әгъзасы була. 1932 елда аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә.

1937 елда Г. Ибраһимовны "Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы" эшендә катнашуда гаепләп кулга алалар. Авыру хәлендәге әдипне Казанга алып кайталар. Ул 1938 елны төрмә хастаханәсендә үлә. Вафатыннан соң аклана.

Г. Ибраһимов әсәрләре СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителде. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән, башкорт һ. б. әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясады.
ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Г. Ибраһимов исемен йөртә (1967 елдан). 1987 елда туган авылы Солтанморатта язучының музее ачылды.
(Бу биобиблиографик язмада "Совет Татарстаны язучылары" исемле белешмә китаптагы (төзүчеләре Р. Даутов, Н. Нуруллина) һәм "Татар энциклопедия"сендәге (том 2; М. Хәсәнов мәкаләсе) материаллары файдаланылды).

Казан утлары.- 2007.-  N3.- Б.91-93.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International