***
Татар халкының бөек улы, атаклы язучы Г. Ибраһимовның шәхесе, иҗаты, гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлеге хакында татар-башкорт, рус һәм башка халыкларның күренекле вәкилләре тарафыннан бик күп фикерләр әйтелгән. Арада бик гыйбрәтле һәм кызыклылары да байтак. Алар төрле газета-журналларда, аерым җыентыкларда, фәнни хезмәтләрдә урын алган. Шулай ук хәйран материаллар Татарстан радиосы фондында да бар. Алар, нигездә, Г. Ибраһимовның Казанда һәм Мәскәүдә уздырылган юбилей кичәләренең язмалары, әдипкә багышланган махсус тапшырулар һәмаерым чыгышлар. Бөек әдибебез турында төрле чыганакларда чәчелеп яткан фикерләрнең кайберләрен (фәкать кайберләрен генә!) туплап, укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдык. (Моңа безне радио фондындагы язмаларны тиешле саклау чаралары күрелмәгәнгә, аларның тиздән бөтенләй юкка чыгу ихтималы да этәрде). Бу фикерләрнең байтагы беренче тапкыр дөнья күрә.
Рөстәм АКЪЕГЕТ
***
Мин өлкән буын татар әдипләре иҗаты белән танышмын, алар фәкать үзләренең сәяси биографияләренә бәйле рәвештә генә басылмыйлар. Мәсәлән, Ибраһимов. Мин әйтергә телим: татар классикларына үз хезмәтләренә карата тәнкыйтьчел мөнәсәбәт хас. Алар художестволы әсәр өстендәге хезмәтнең нәрсә икәнлеген яхшы төшенеп эш итәләр. ...язучыларны берсен икенчесенә каршы куеп тикшерергә ярамый. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов шикелле, зур-зур романнарның һәм бик күп хикәяләрнең авторы булган кешене, башка язучыларның иҗатларына каршы куеп бәяләү дөрес эш түгел. Шуның белән бергә, язучының бер әсәрен уку үзе генә аңа тулы бәя бирергә җитәрлек булмаска мөмкин. Күренеп тора, Галимҗан Ибраһимов - киң колачлы, тормышка үтеп керә торган сизгер һәм үткер күзле язучы.
Александр ФАДЕЕВ,
рус язучысы
***
Төрки язучы-реалистлар арасында Галимҗан Ибраһимов гаять күренекле урын тота. Аның йөзендә татар прозасы хәзерге заман совет әдәбиятына сизелерлек өлеш кертте. Г. Ибраһимовтан җитди тормышны җитди өйрәнергә мөмкин.
Чыңгыз АЙТМАТОВ,
кыргыз язучысы
***
Сулар ага, ә кыялар какшамас булып кала. Аларга вакытның көче дә җитми. Үз эшләренең көче һәм рухы белән мәгърур кыялардай күтәрелгән кешеләр дә шулай. Аларның исемнәрен вакыт та, очраклылык та кешеләрнең ихтирамлы хәтереннән тартып ала алмый. Татар әдәбияты классигы, әдәбиятның зур һәм катлаулы юлында минем беренче остазым Галимҗан Ибраһимов әнә шундыйларның берсе иде. Вакыйгаларның барышы уңае белән дә, аларга бернинди бәйләнешсез дә, мин күп еллар буе Галимҗанны хәтеремдә тотып килдем. Аның куе кара чәчләрен, фикер иясенең киң һәм биек маңгаен, дөньяны сизгер күзәтүче акыллы күзләрен мин үзем күргән кеше бит. Күкрәк тавышы белән ышандырырлык итеп сөйли иде ул. Аның зур әһәмиятле сүзләре дә үзеннән-үзе хәтердә кала һәм эшкә өнди. Ул миннән җиде яшькә генә олы иде. Ләкин мин әдәбиятка әле беренче адымнарымны гына атлаганда, ул инде әдәбият юлыннан ышанычлы адымнар белән бара һәм башкаларны үзенә ияртә иде. Әйе, Галимҗан минем беренче укытучым булды. Өстәп әйтә алам: ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр. Совет хакимияте урнаштырылган беренче елларда, Урта Азия халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда, татар әдәбияты аеруча алга киткән иде. Анда Галимҗан Ибраһимов күренекле урын алып торды. Аның әсәрләрендә барлык совет милли әдәбиятлары нигезләнгән принципиаль яңалык бар иде. Һәм бу яңалык минем өчен, башка язучылардагыга караганда, көчлерәк, аңлаешлырак һәм гүзәлрәк яңгырады, һәм мин Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде. Икърар итә алам һәм моны шатланып эшлим: минем әсәрләрем, Галимҗанның зур йогынтысы белән иҗат ителделәр. Мин аның "Казакъ кызы" романын сокланып укыдым һәм Казакъстанның сарык һәм ат көтүләре белән тулы киң далалары күз алдыма килде. Мин кабиләләр арасындагы ызгышларны, хакимият өчен көрәшне, тормыш өчен көрәшне күрдем. Болар барсы да инкыйлабка кадәрге Төркмәнстандагы чынбарлык белән җанлы образлар аркылы якыннан бәйләнгән иде. Татар зыялыларының сәяси уянуына багышланган "Безнең көннәр" романы уйлану өчен бик күп азык бирде. Мин "тормыш хуҗалары" белән матди байлыкларны тудыручылар арасындагы бәрелешләрне яңадан үз күзем белән күрдем, реакционерлар белән демократлар арасындагы аяусыз бәхәсләрне яңадан ишеттем. Рухи көчсезләрнең ренегатлыгын күзәттем. Тормышта да нәкъ шундыйлар белән якыннан торып бәрелешергә туры килде. Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов турында бик күп сөйләргә мөмкин. Мин аны тере итеп, бетмәс-төкәнмәс көч ташып торган кеше итеп, зирәк, даһи акыллы итеп, яктылык, гаделлек өчен какшамас көрәшче итеп күрәм.
Берды КЕРБАБАЕВ,
төрекмән язучысы
***
Зур язучының әсәрләрен үз халкының укучылары гына түгел, башка милләтләрнең укучылары да яратып, сөеп укыйлар, аны үз укучылары итеп саныйлар. Гәрчә Галимҗан Ибраһимов тумышы белән татар булса да, әсәрләрен татар телендә язса да, казакълар аны үз язучылары итеп исәплиләр. Әгәр без аның яшь чагында казакъ җәйләүләрендә яшәгәнлеген, балаларны укытканлыгын искә алсак, казакъларның аны үз язучылары итеп санаулары бигрәк тә аңлашылса кирәк. Ул елларда аңа "Казакъ кызы" кебек нәфис романны иҗат итү өчен гаять күп материал биргән казакъ халкы тормышындагы вакыйгаларны бик зур мәхәббәт белән тасвирлавы өчен казакълар аны беркайчан да онытмаслар.
Сабит МУКАНОВ,
казакъ язучысы
***
Галимҗан Ибраһимов-татар әдибе генә түгел, ул безнең әдип тә. Аның иҗаты уртак. Казакъ халкы Галимҗан Ибраһимовны аеруча якын, үз итә. Бер фактны гына искәртеп үтик. Казакъ әдәбиятының классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Сакен Сәйфуллин Галимҗан Ибраһимов турында "ул минем иң якын дустым" дигән. Бу чынлап та шулай булган. Әдипләр дуслыгы, ул - әдәбиятлар дуслыгы. Ә әдәбиятлар дуслыгы, ул - инде халыклар дуслыгына тоташа. Казакъ халкының Галимҗан Ибраһимовка булган хөрмәте-ул бөтен татар халкына хөрмәт. Татар әдәбияты, татар мәдәнияте безнең казакъ халкына үрнәк, өлге иде. Татар халкының төрки халыклар тарихында тоткан урыны турында аксакал язучыларыбыз гел зурлап сөйләде. Күренекле акын Солтан Мәхмәт:
"Анау алда татар торыр,
башкаларга өлге торыр",-
дип тикмәгә генә язмагандыр.
Без, казакъ язучылары, бүгенге татар әдәбиятының уңышларын күреп сөенәбез. Галимҗан Ибраһимовка лаеклы буын үсеп килә. Казакъ әдәбиятында да шундый хәл. Бу куанычлы күренештә Галимҗан Ибраһимовның шифалы йогынтысы бар. Рәхмәт аңа.
Сагынгали СӘЕТОВ,
казакъ язучысы
***
Зур татар прозаигы, романист Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре 1925-30 елларда әзәрбайҗан теленә тәрҗемә ителә иде. Аның хикәяләре, повестьлары һәм романнары җөмһүриятебездәге киң катлау укучылар арасында зур уныш казанды. Күпләр хәтта аны әзәрбайҗан язучысы дип санадылар. Яшьлек елларымда, беренче хикәяләремне яза башлаган вакытта, мин соклану белән Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен кат-кат укый идем. Безнең буынның башка вәкилләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бу зур язучының фаҗигале үлеме безнең йөрәкләрне тетрәтте. Ниһаять, ул арабызга кире кайтты, һәм без аның гүзәл әсәрләрен яңадан укый алабыз.
Мәһди ХӨСӘЕНОВ,
әзәрбайҗан язучысы
***
Сезнең Галимҗаныгыз - бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.
Сәмәд ВУРГУН,
әзәрбайҗан язучысы