Фатыйма Ильская. Биобиблиографик белешмәлек


 
«... Син татар сәхнәсенең, кояшсыз көннәрендә чәчәк атып килгән көләч гөле идең. Ирекле дәүләтнең ирекле сәхнәсендә син тагын гөлләрсең, син тагын матур вә нәфис итеп чәчәкләнерсең,... »
Һади Такташ

2012 елның 31 декабрендә татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе – күренекле сәхнә остасы, Россиянең һәм Татарстаннның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяның (Хуҗасәетова) тууына 110 ел тула. Фатыйма Ильская үзенең озын иҗат юлын Оренбургның «Ширкәт» труппасында башлап җибәрә. Соңыннан, 1916 елның көзендә Габдулла Кариев чакыруы буенча «Сәйяр» труппасына килә. 1918–1919 елларда Ф.Ильская Ташкент драма театрында эшли. 1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – тормыш сөючәнлек, югары романтизм хас. Ул иҗат иткән рольләр: Рокыя — «Тигезсезләр» (Ф. Әмирхан), Сәлимә — «Әлмансур» (Һ. Һейне), Трильби — «Трильби», Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер «Мәкер вә мәхәббәт»), Сюзанна (П.Бомарше «Фигароның өйләнүе»), Катерина (А.Островский «Яшенле яңгыр»), Дилбәр (К.Тинчурин «Җилкәнсезләр»), Фатыйма (М.Әмир «Тормыш җыры») һ.б.
Фатытйма ханым зур шөһрәт казанган артистка. Аның кулында татар театр сәнгатенең эстафета йөзеге йөрде.
Тәкъдим ителә торган электрон белешмәлек Фатыйма Ильскаяның юбилее уңаеннан төзелде. Материаллар 9 бүлеккә туплап бирелде. Биредә күренекле артистканың тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, шигырьләр, сценарийлар, фотоархив, замандашларының фикерләре, истәлекләр һ.б. белән танышырга була.
Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Ф. Ильскаяның тәрҗемәи хәле Ф. Ильскаяның тормышы һәм иҗаты турында Ф. Ильская турында истәлекләр Фотоархив

Ф. Ильскаяның истәлекләре

Ф. Ильскаяга багышланган видеоязмалар

Ф. Ильскаяга багышланган шигырьләр

Ф. Ильскаяга багышланган сценарийлар

Ф. Ильская турында мәгълүмат чыганаклары

Ф. Ильская турында

Библиография

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 7 декабре, 17:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International