Рус телен өйрәнүчеләр өчен яңа басмалар

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләрне һәм шулай ук чит илләрдән килгән студентларга рус телен укытучыларны фондтагы яңа китаплар белән танышу өчен үзенә чакыра.

Бүлектәге яңа китаплар арасында рус телен башлангыч, урта һәм камил дәрәҗәдә өйрәнүчеләргә юнәлтелгән дәреслекләрне, сөйләм телен үстерү өчен тәгаенләнгән уку әсбабларын, грамматика китапларын, төрле һөнәрләр өчен махсус төзелгән рус теле дәреслекләрен, танылган рус язучыларының телне өйрәнүчеләр өчен җайлаштырылган әсәрләрен табып була. Бу китапларның күбесе фонетика күнегүләрен һәм тыңлау өчен башка төр материалларны үз эченә алган аудодисклар белән дә тәэмин ителгән.

Килегез, танышыгыз, укыгыз, өйрәнегез!

    

    

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International