Китапханәгә кыйммәтле бүләк

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә «Йолдыз» газетасының 1906, 1908, 1910–1912, 1914, 1915 елларга караган 1247 санын берләштергән 8 төпләме тапшырылды.

Беренче татар газеталарыннан булган «Йолдыз»ны 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 30 маена кадәр Казанда күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм журналист Әхмәтһади Максуди (1868–1941) нәшер иткән.

Әхмәтһади Максуди – шушы ук 1906 елның 2 гыйнварында ачылган беренче татар рәсми җәмәгать китапханәсе «Көтепханәи исламия»не оештыручы да. ХХ гасыр башында Россиядәге иң күренекле татар милли-мәдәни үзәкләренең берсе булган әлеге китапханәгә бәйле көндәлек яңалыкларны, үзгәрешләрне халыкка нәкъ менә «Йолдыз» газетасы җиткереп барган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлекләре – «Көтепханәи исламия»нең хәзерге рухи дәвамчылары.

«Йолдыз» газетасы төпләмнәрен Милли китапханәгә Әхмәтһади Максудиның оныгы Фәридә Хәмит кызы Халитова бүләк итте, алар кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында лаеклы урын алачак.

Милли мирасыбызны саклап калуга зур өлеш керткәне өчен Фәридә ханымга ихлас рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International