2017 нче елның 15 нче декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә мәшһүр татар композиторына багышлап нәшер иткән «Салих Сәйдәшев» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.