Көн тәртибен өйрәнегез һәм ТР Милли китапханәсе чараларына теркәлегез.
29.08 (шимбә)
Рольләр буенча бергәләп укуның уңайлы атмосферасына чумачаклар һәм ике татар халык әкиятен («Мактанчык бай» һәм «Тегүче, җен һәм аю») укыячаклар.
30.08 (якшәмбе)
Россия халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге турында интерактив арт-хикәя. Күпмилләтле ил символы буларак бергәләп коллаж булдырырбыз.
ТР Милли китапханәсе фондыннан винил пластинкаларны тыңлау белән викторина һәм интерактив очрашу (СССРның халык артисты Габдулла Шамуков укуында «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен тыңлыйбыз).
ТЕРКӘЛҮ