ТР Милли китапханәсенең классик уку залында Көнчыгыш Азиянең хәзерге заман прозасы буенча сезнең юлкүрсәткечегез булачак күргәзмә ачылды.
.jpg)
Экспозициянең исеме - "Сакура кайда чәчәк ата, неон кайда яна? Азия прозасы буенча гид" - күргәзмәнең эчтәлеген ача. Сайлап алынган китапларда традицияләрнең нәфислеге (тын бакча, сакура таҗлары һавада әйләнә) һәм мегаполисларның ташкын энергиясе (төнге шәһәр пульсы, неон элмә такталар, урам шау-шуы) гаҗәеп рәвештә кушыла. Бу икелелек Япония, Корея һәм Кытайның хәзерге прозасында яши.
.jpg)
Китап күргәзмәсендә бу илләрнең хәзерге заман прозасы үз телләрендә дә, рус теленә тәрҗемәләрдә дә тәкъдим ителгән. Мондый формат көнчыгыш телләрен өйрәнүчеләргә дә, сюжет һәм характерларга чумарга теләүчеләргә дә кызыклы: оригиналь текстның ритмын һәм интонациясен тоярга яки тәрҗемәчеләр тарафыннан сак кына тапшырылган әдәби образларга һәм мәгънәләргә игътибарны тупларга мөмкин.
.jpg)
Күргәзмә Азия әдәбиятын яратучыларга да, аның белән таныша гына башлаучыларга да кызыклы булачак. Бу үзең өчен яңа авторлар ачу һәм хәзерге заман Азия прозасының мәдәнияте һәм үзенчәлекләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Экспозицияне ТР Милли китапханәсенең чит ил әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.
.jpg)