Мәктәп чоры - ул дәресләр, өй эшләре һәм тәнәфесләр генә түгел. Ул - яраткан дуслар, уеннар һәм җырлар, театрга һәм кинога йөрүләр…
«Мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр» яки «Ике икең –дүрт " җырын кем белми? Мәктәп турында җырлар, шигырьләр һәм хикәяләр аз язылмаган. Бүгенге көндә дә хәзерге заман язучылары һәм музыкантлары үзләренең иҗатында «мәктәп» темасын читләтеп үтмиләр, музыкаль хитлар иҗат итәләр.
ТР Милли китапханәсенең музыка залында ачылган «Менә кыңгырау балаларны чакырды» күргәзмәсендә мәктәп чоры турында җыр материалы гына түгел, мавыктыргыч музыкаль спектакльләр, музыкаль әкиятләр, уеннар һәм бәйрәмнәр сценарийлары, музыкаль-ритмик куелышлар, мәктәп турында шигырьләр һәм кызыклы табышмаклар тәкъдим ителә.
.jpg)
Күргәзмә яраткан мәктәп җырларын искә төшерү, иске грампластинкалардагы язмаларны тыңлау, электропианинода ноталар буенча яраткан мотивларны уйнау өчен уникаль мөмкинлек тудыра.
