«КнижныйБЛИЦ: Подстрочник» китабы идеянең һәм аны тормышка ашыруның оригинальлеге өчен махсус диплом алды.
.jpg)
2 сентябрьдә, 39 Мәскәү Халыкара китап ярминкәсенең беренче эш көнендә, Россия китапханәләр ассоциациясе стендында «Елның иң яхшы һөнәри китабы — 2026» XIV Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Быел Конкурс «Иң яхшы һөнәри китаплар - китапханәләргә» девизы астында узды һәм Россия Федерациясенең 35 субъектыннан катнашучыларны берләштерде. Жюри каравына сиксәннән артык гариза кергән. Конкурска үз басмаларын федераль, төбәк, муниципаль һәм югары уку йортлары китапханәләре, шулай ук нәшрият оешмалары тәкъдим иткән.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «КнижныйБЛИЦ: Подстрочник» китабы конкурс йомгаклары буенча идеянең һәм аны тормышка ашыруның оригинальлеге өчен махсус диплом алды. "КнижныйБЛИЦ: Подстрочник " соңгы дүрт елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кунаклары булган танылган шәхесләр белән 41 интервьюдан торган җыентык. Басма 2021 елда китап укуны алга җибәрү һәм әдәбият дөньясында навигация буларак оештырылган «Китап блицы» видеопроектының басма версиясе булды.
Һәр интервью - ул геройларның шәхси хикәяләре һәм аларның әдәбият дөньясы белән тирән бәйләнеше үрелеп барган үзенчәлекле бер хикәя. Медиа шәхесләре, танылган язучылар һәм китапханә тормышында катнашучылар китапларның аларның юлдашлары, укытучылары һәм илһамландыручылары булып китүләре, аларның дөньяга карашын гына түгел, ә һөнәри казанышларын да формалаштырулары турында сөйлиләр.
.png)
Геройлар китап аларның фикер юнәлешен үзгәрткән, кыенлыкларны җиңәргә көч биргән яки үз-үзен белдерүнең яңа офыкларын ачкан иң яшерен мизгелләре белән уртаклашалар. Китаптагы материаллар вакыйгалар хронологиясе буенча урнаштырылган.
.png)
Басмага «ТР Милли китапханәсенең скетч-тикшеренү» проекты кысаларында ясалган рәсемнәрнең бер өлеше һәм китапханә киңлегенең фотографияләре өстәлгән. Китап киң укучылар даирәсенә адресланган.