Равил Бохараев китабын тәкъдир итү кичәсе

2015 елның 3 марты, сишәмбе

2015 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы, тәрҗемәче, шагыйрь Равил Бохараевның Санкт-Петербургтагы «Алетея» нәшриятында рус телендә басылып чыккан «История российского мусульманства: беседы о Северном исламе» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.

Китапның авторы Равил Бохараев 1951 нче елда Казанда туган. Казан дәүләт университетын тәмамлап, Мәскәүдә теоретик кибернетика буенча аспирантурада укуын дәвам иттергән. 1977 нче елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителгән. 1991 нче елдан 2009 нчы елга кадәр Лондондагы Би-Би-Си радиосында эшләгән. Равил Бохараев – киң эрудицияле, халкына тугрылыклы шәхес. Англиядә яшәсә дә, ул һәрвакыт Татарстан белән иҗади бәйләнештә булды.
Р.Бохараев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр (1986) һәм башка премияләр лауреаты. Язучы Венгрия, АКШ, Бөекбритания ПЕН-үзәкләре әгъзасы, утыздан артык китап авторы.
Ул «Бесконечный поезд» һәм «Казанские снега» исемле шигъри китаплары өчен 2006 нчы елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2012 нче елның 24 нче гыйнварында Равил Бохараев Лондонда кинәт вафат булып, Казанда Яңа Бистә зиратында җирләнә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган тәкъдир итү кичәсендә фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, «Алетея» нәшрияты вәкиле, Р.Бохараевның тормыш иптәше Лидия Николаевна Григорьева катнашты.
Кичәне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, катнашучыларны сәламләп, кичәне оештыручыларга, Лидия Григорьевага, әдипнең мирасын олылаучы дусларына һәм каләмдәшләренә рәхмәт белдерде. Кичәнең алып баручысы, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин авторның бу китабын бик зур әһәмияткә ия фәнни хезмәт дип атады. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Равил Бохараев иҗаты турында бик эчтәлекле чыгыш ясады һәм шигырь юлларын яңгыратты. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина тамашачыларга авторның иҗаты һәм тормыш кыйбласы турында документаль фильм тәкъдим итте.
Кичә азагында китап укучылар Равил Бохараевның тормыш иптәше култамгасын куйган яңа китапларга ия булдылар һәм кичәдән алган матур тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 



 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International