Риза ага Ишморат хакында хатирәләрем (Марсель Әхмәтҗанов)

Чыганак: Коллектив. Риза Ишморат: истәлекләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.- 240 б.

Риза ага Ишморат белән танышлыгым 1972 елның көзендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурага укырга кергән елдан башланды. Минем темам татар шәҗәрә материалларын өйрәнү проблемасына карый иде. Шунлыктан, темама кагылышлы материаллар китапханәләрдә тупланмаганлыктан, үземә язучылар, татар укымышлылары белән аралашып беренчел кул шәҗәрә мәгълүматларын эзләргә тотындым. Шул елны Риза ага белән очрашып, аның нәсел шәҗәрәсе сакланганмы икәнлеге белән кызыксынып сөйләшү булды. Ул бу кызыксынуга шатланып, үзенең әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бабаларын 18-19 буынга хәтле белүен сөйләде. Мин аннан нәселенең шәҗәрәләрен күчереп бирүен сорагач, теләп риза булды. Бу очрашудан соң озак та үтми, мин Риза агадан хат алдым. Конверт эчендә аның яшел кара белән әтисе һәм әнисе ягыннан булган шәҗәрә текстлары язылган иде.
Әтисе ягыннан Риза ага татарларның Гәрәй кабиләсе белән бәйле булып чыга. Гәрәй кабиләсе киң татар дөньясында мәгълүм булып Кырым ханлыгында да дәрәҗәле нәсел булган.
Әнисе ягыннан хөрмәтле драматургыбыз шулай ук Кырым ягыннан XIV гасыр ахырларында килгән Боркыт исемле татар кабиләсенә тоташканы мәгълүм булды.
Әлеге ике шәҗәрә тексты безнең татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә багышланган өч хезмәтебездә дөнья күрде. Мин алардан 1995 елда «Татар шәҗәрәләре» исемле китабымны Риза агага бүләк иткән идем.
Риза ага белән икенче мәртәбә очрашуым 1976 - 1981 елларда Һади Такташ әсәрләренең өчтомлыгын төзүдә катнашкан елларда булды. Миңа ул вакытта Һади Такташның сәхнә әсәрләрен, көндәлекләрен, киносценарийларын, хатларын, документларын текстологик яктан хәзерләп, хезмәт чыгару бурычы йөкләнде. Бу эшем үзе аерым бер том булырга тиеш иде. Ләкин миңа бәйсез һәм каршы булган сәбәпләр аркасында, хәзерләнгән эшләремне ике томга бүләргә дигән күрсәтмә бирелде.
Такташның академик өчтомлыгына кергән хатларны текстологик хәзерләү барышында бик күп вакыйгаларга, исемнәргә, сүзләргә аңлатмалар бирергә туры килде. Шулар арасында Һади Такташның Риза Ишморатка мөнәсәбәтенә дә ачыклык кертү кирәк иде. Эш шунда ки, Риза Ишморат шагыйрь адресына 1927 елның 30 октябрендә Ленинградтан хат язып салган була. Һади Такташ архивында аның бу хатына җавап рәвешендә 1927 елның 6-7 ноябрь тирәсендә языла башлап та, тәмамланмаган хаты саклануы ачыкланды. Бу хатның караламамы, яки төгәлләнмәгән язмамы икәнлеген ачыклау бурычы туды.
Хаттан аңлашылганча, Такташ Риза Ишморат белән күптәнге дуслар булганнар. Анда Такташның Сәгадәт Ишморат белән танышлыгы күренә һ.б. Мин шул сорауларны ачыклау нияте белән Риза аганың Казанның Лесгафт урамындагы фатирына шалтыратып, очрашуга рөхсәт сорадым. Ул, килегез, дип рөхсәт иткәч, мин аның фатирына бардым. Ул инде минем нинди максат белән килүемне белеп, бик дулкынланган иде. Без сөйләшеп киттек. Сүз барышында Риза аганың Һади Такташтан хат алмаганлыгы ачыкланды. Ләкин Такташның аның хатына җибәрелмәгән җавабы табылу, аның өчен көтелмәгән бәхетле минутлар китерде. Ул елмаеп, күзләрен ярым йомып, татлы истәлекләргә чумып утырды. Әлбәттә, Риза ага үзенең ул хатында ниләр язганлыгын хәтерләми иде, ләкин текстта булган кайбер аңлашылмаган вакыйгаларга ул ачыклык кертте.
Башта Такташның гарәп хәрефләре белән язган хатындагы берничә сүзне ачыклап бетермәгән идем. Эш шунда ки, мин аларны дөрес үк укымаган булып чыктым, соңыннан ул сүзләрне дөресләп укыдым. Риза ага минем укылышның дөреслеген раслады. Очрашкан вакытта Сәгадәт Ишморат белән Риза Ишморатның мөнәсәбәтләрен дә ачыкладым, нәтиҗәдә Һади Такташның төгәлләнмәгән хаты тулысыңча дөрес укылып, искәрмәләр дә бирелеп, басылып чыкты.

(Кыскартып бирелде)

Соңгы яңарту: 2013 елның 3 июне, 15:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International