«Татарстанда ислам» дип исемләнгән тематик досье 18-19 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыкларында узган «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумын истә тотып төзелде. KazanForum халыкара форумын уздыру Россиянең ислам дөньясы илләре икътисады белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә зур адым булды.
KazanForum чын мәдәни мохиткә әверелде, анда эшлекле темаларга нәтиҗәле аралашу, аерым илләр һәм дөньяның бөтен төбәкләре арасында мәдәни алмашу белән үрелеп барды.
Мөселман татарлары гасырлар дәвамында башка халыклар һәм диннәр белән күрше яшиләр. Бу, бер яктан, аларны баета, икенче яктан, үсешкә этәрә.
Казан − Россия мөселман мәднияте үзәге. Нәкъ менә монда күп санлы мәчетләр урнашкан. Казан мәчетләрен шартлы рвештә ике төркемгә бүлеп була. Беренчесе − 100-300 ел элек төзелгән һәм безнең көннәрдә реставрацияләнгән. Ә икенче төркем − СССР таркалганнан соң төзелгән заманча мәчетләр. Алар арасында архитектура сәнгатенең чын шедеврлары дип санарга мөмкин булганнары да шактый. Күп кенә мөселман гыйбадәтханәләрендә балалар һәм яшьләрне үстерү һәм агарту үзәкләре ачыла, алар әкренләп мәдәни − агарту үзәкләренә әверелә.
Татарстанда ислам. Белешмә мәгълүматлар
Татарстанда ислам тарихы
Татарстан мәчетләре
Татарстанда ислам белеме
Библиография. ТР Милли китапахнәсе фондындагы мәгълүмат чыганаклары
Соңгы яңарту: 2023 елның 31 мае, 16:53