Галия Кайбицкая. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/galiya-kaybitskaya-aktrisa-gomere-bue-belemen-m-ostalygyn-arttyru-stend-eshli

«Әгәр дә миннән: «Син татар сәнгатендә озак еллар эшләдең, иҗат гомереңдә бик күп сәнгать әһелләре белән аралаштың, таныш булдың, җырчыларыбыз арасыннан олы талантлы булу өстенә кешелекле, киң күңелле, нурлы кешене күрсәтә аласыңмы?» — дип сорасалар, бик рәхәтләнеп андый кешеләрнең беренчесе Галия ханым Кайбицкая дияр идем. Минем бу фикеремә Галия ханым белән татар сәнгатендә күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, аның күпләгән тамашачылары, аны белгән һәм хөрмәт иткән һәркем дә кушылыр иде».

Айрат Арсланов

Чыганаклар:

Арсланов Айрат. Татар сәхнәсенең былбылы // Айрат Арсланов: истәлекләр / төз. Р. Ә. Заһидуллина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007. — 83-84.

https://tatkniga.ru/upload/oldbook/pdf/2206.pdf

2025 елның 21 маенда  күренекле татар актрисасы, опера җырчысы, ТАССРның халык артисты Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның тууына 120 ел тула.

Әлеге күренекле датаны истә тотып һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «ТР күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Галия Кайбицкаяга багышланган яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.

Галия Кайбицкая хәзер Казакъстан Республикасына керүче Уральск шәһәрендә, танылган дин эшлеклесе, педагог Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә дөньяга килә. Галия үз әти-әниләре мәдрәсәсендә белем ала. Сәнгатькә мәхәббәт анда бала вакытыннан ук уяна. Сәхнә эшчәнлеген 15 яшеннән - 1921 елда Уральск шәһәре татар театры труппасында башлап җибәрә. 1923 елда Казанга килеп Татар театр техникумына укырга керә, Татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. Шул ук вакытта Көнчыгыш музыка техникумында да белемен арттыра. 1934-1939 елларда Галия Кайбицкая  Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера  студиясендә укый. Студияне тәмамлагач яңа гына ачылган Татар опера театрында эшли башлый. 1940-1950 нче  елларда опера театры сәхнәсендә Галия Кайбицкая  барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне, рус һәм чит ил операдарында бик тә катлаулы партияләрне зур осталык белән башкара. «Алтынчәч» операсында - Алтынчәч, «Наемщик»та  - Гөлйөзем, «Башмагым»да  - Сәрвәр, «Галиябану»да - Галиябану, «Качкын»да - Рәйхана», «Түләк» операсында  - Сусылу, «Риголетто»да - Джильда, «Травиата»да - Виолетта, «Фаус»та - Маргарита, «Патша кәләше»ндә - Кар кызы партияләрен башкару  җырчының зур осталыгы турында сөйли. Шул ук вакытта ул татар халык җырларын, шул чор татар композиторларының әсәрләрен эстрада сәхнәсеннән башкаруы белән дә популярлык казана.

Бөек Ватан сугышы еллары Галия Кайбицкаяның тәрҗемәи хәлендә аерым урын алып тора. Бөек Ватан сугышы елларында Галия Кайбицкая зур концерт эшчәнлеге алып бара. Госпитальләрдә, хәрби частьларда чыгышлар ясый, сугыш барган урыннарда солдатларның сугышчан рухын күтәрүгә өлеш кертә. 1943 елның август аенда гына да гармунчы Фәйзулла Туишев белән бергә фронт сызыгында йөзгә якын концерт бирә. Фронтка гастрольләренең берсе вакытында яралана, күрсәткән кыюлыгы өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.

Галия Кайбицкая хатын-кызлар арасында, беренчеләрдән булып,  Татарстанның халык артисты дигән мактаулы  исемгә лаек була. 1993 елның 16 маенда, 87 яшендә Казанда вафат була. Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә.

Татарстан Республикасында күренекле сәнгать әһеленең исемен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр башкарыла. Казан шәһәренең бер урамына Галия Кайбицкая исеме бирелә. 1998 елда җырчының әтисе Мотыйгулла Төхфәтуллинның кече ватаны - Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Галия Кайбицкая музее ачыла. 2013 елдан башлап Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал бәйгесе уздырыла.

Тәкъдим ителә торган биобиблоиграфик белешмәлектә Г. Кайбицкаяның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, истәлекләр, фотоархив, видеоматериаллар тупланды. Күренекле сәхнә остасының исемен мәңгеләштерү максатыннан башкарылган  эшләр, аның музейлары, истәлекле урыннар турындагы материаллар белән дә танышып була. «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондларындагы Г. Кайбицкая турындагы мәгълүмат чыганаклары исемлеге урын алды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Г. Кайбицкая турында истәлекләр

Фотоархив

Г. Кайбицкаяның истәлекләре

Методик материаллар, презентацияләр

Видеоязмалар

Галия Кайбицкая исемен мәңгеләштерү

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 8 июне, 11:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International