Үзләреннән якты эз калды (А. Арсланов)

Чыганак: Арсланов, А. Үзләреннән якты эз калды: танылган композитор Мәсгут Латыйпов тур.// Шәһри Казан.- 2008.- 15 март.

Безнең милли сәнгатебездә төрле жанрларда эшләүче осталар арасында династияләр белән хезмәт иткән гаиләләр бар. Халкыбызга армый-талмый үзләренең гүзәл эшләре белән хәтеребездә озак сакланып калган композитор Мәсгут Латыйпов, оста музыкантлар Ләйлә һәм Фоат Латыйповлар турында минем әйтәсе килгән сүзләрем бар.
Мәсгут Гали улы Латыйпов музыкаль белемне башта Казанда, аннары Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакта, училищеда, татар опера студиясендә ша. Уку белән бергә төрле оркестрларда эшли. Ул еляарда Мәскәүдә Татарстаннан күп кенә талантлы яшьләр укый. Мәсгут Латыйпов консерваториядә укыган вакытларында шагыйрь М.Җәлил белән якыннан дуслаша, аның сүзләренә җырлар яза.
Студент еллары аның булачак зур композиторлар Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, җырчы һәм композитор [Сара Садыйкова һ. б. белән дә дуслаштыра. Зур иҗат планнары белән янып йөргәндә, 1941 елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М. Латыйпов - полк, соңыннан дивизия тынлы оркестрларында җитәкчелек итә. Алгы сызыкта вакытта да композиторның иҗат эшчәнлеге туктамый. Ул оркестрлар өчен маршлар, кантаталар, җырлар иҗат итә.
1954 елда демобилизацияләнеп Казанга кайткач,филармониядә дирижер һәм художество җитәкчесе, мәдәният министрының сәнгать эшләре бүлеге башлыгы, Татарстан Композиторлар берлегенең консультанты булып эшли. М. Латыйпов төрле сәнгать коллективларының оештыручысы һәм дирижеры, музыка курсларында методист һәм җитәкче буларак та яшь
буынның рухи культурасын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертте. Композитор М. Латыйпов тынлы оркестр, хор, төрле уен кораллары өчен иҗат ителгән бик күп әсәрләр һәм җырлар авторы иде. Аның шагыйрь дуслары күп иде. Н. Исәнбәт, И. Юзеев, Н. Арсланов, М. Ногман, М. Хөсәен, Н.Дәүли, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, М. Мазуновлар белән берлектә иҗат ителгән күп
әсәрләре, романслары, балалар өчен язылган җырлары үз вакытында җырчыларыбыз тарафыннан эстрада сәхнәсендә, Татарстан радиосында еш башкарыла иде. Ару-талуны белми, нәтиҗәле эшләүче композитор Татарстан районнарында төрле музыкаль коллективлар төзүгә дә зур көч куйды. Йөз кыздан торган «Сарман чәчәкләре» ул тудырган тынлы оркестрларның берсе булды. Аның Казанда булган чыгышлары зур уңыш белән үткәне әледә хәтердә саклана. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән
әдәбият һәм сәнгать декадасында М. Латыйпов җитәкчелегендәге сәнгать үзешчән коллективлары уңышлы чыгыш ясыйлар.
Татарстан нефтьчеләренең хоры һәм оркестры, Кукмара яшьләр тынлы оркестрының эшчәнлеге дә тынгысыз сәнгатькәр, композитор Мәсгут Латыйпов исеме белән тыгыз бәйләнгән.
Мәсгут ага белән мин радиода эшләгәндә танышкан идем, иҗади дуслыгыбыз аның соңгы көннәренә чаклы дәвам итте. Аның соравы буенча Казанда үткәрелә торган яшьләр белән очрашу кичәләрендә, районнарда үткәрелә торган иҗат концертларында Актерлар йортында фронтовиклар белән очрашуларда миңа да катнашырга туры килә иде.
Тормышта ифрат садә күңелле, кешеләрне яратучы, аларга ярдәмгә килергә әзер торучы олуг шәхес иде Мәсгут ага. Безнең музыкаль мәдәниятебез мирасында Мәсгут Гали улы Латыйпов иҗат иткән вокаль-симфоник поэмалар, инструменталь камера музыкасы, тынлы оркестр өчен сюиталар, инструменталь ансамбльләр өчен пьесалар, романслар һәм җырлар калды.
Хөкүмәт тарафыннан күпсанлы орден-медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Мәсгут Латыйпов үзенең тынгысыз хезмәте белән яшь композиторларыбызга зур үрнәк булып тора.
1987 елның язында каты авырудан соң Мәсгут ага Латыйпов вафат булды.
Аның бердәнбер улы, зур эшмәкәр Рөстәм Мәсгут улы Латыйпов, музыканы ифрат яратучы талантлы шәхес буларак, Казанда яшь музыкантлар конкурслары үткәрүдә актив рәвештә иганәчелек ярдәме күрсәтте. Бу Мәсгут аганың олы кешелеклелек сыйфатлары аның варисларына да күчкән дигән сүз бит.
Мәсгут аганың сеңлесе - Ләйлә Гали кызы Латыйпова татар сәнгатендә хатын-кызлардан беренче булып торбада уйнаучы үзенчәлекле музыкант иде. Ул мәктәптә укыган елларында ук музыканы ярата, концертларда фортепианода оста уйнаучы була. Музыка училищесында укый, аннан берүзе Мәскәүгә китеп, анда консерватория профессоры М. Табаковка уйнап күрсәтә. Педагог, аның сәләтен күреп, аны үз классына укырга ала. М. Табаков үзенең укучысы белән бик горурлана һәм аңа үзе уйный торган торбасын бүләк итә.
Ләйлә Латыйпова профессиональ музыкант булып җитлегә. Ул Мәскәүнең берничә музыкаль коллективында - Дунаевский, Утесов, Покрасс, Лундстрем оркестрларында, хатын-кызлардан торган ансамбльдә уйный. Күпләр аның уйнавын сирәк очрый торган җырчы тавышы белән чагыштыралар.
Әлбәттә, Ләйлә Латыйпованың бу уңышлары аның бик дус, музыкаль гаиләдә белем алуына да бәйле булгандыр. Бер үк вакытта Латыйповлар гаиләсендә дүрт туган Мәскәү консерваториясенең төрле факультетларында укыйлар. Д. Покрасс оркестры белән Ләйлә Латыйпова сугыш елларында фронт бригадаларында да күп чыгышлар ясый, ә сугыштан соң илнең күп өлкә һәм крайларында, Кытайда гастрольләрдә була. Ләйлә Гали кызы белән мин «Татарстан» радиосында 50 нче еллар башында очраштым. Ул вакытта әле радио да, магнитофоннар да юк, артистлар үзләре студиягә килеп җырлыйлар, уйныйлар иде. Менә шул концертларда татар композиторларының әсәрләрен торбада башкаручы Л. Латыйпова үзенең осталыгы белән барыбызны да гаҗәпләндерә һәм сокландыра иде. Аның уйнавын сорап радиотыңлаучылардан күп хатлар килде. Л. Латыйпова Якутиягә барып, озак еллар анда эшләп кайтты. Анда балаларның җыр һәм бию ансамблен оештырды, драма театры оркестрында уйнады, музыка мәктәпләрендә укытты, лаеклы ялга чыккач, Ләйлә ханым яңадан Казанга кайтты. А. Алиш исемендәге пионерлар сараенда яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә эшләде.
Бу музыкаль династиянең тагын берсе - Казанда туып-үскән, күп еллар буена Мәскәү дәүләт филармониясенең академик оркестры солисты булып эшләгән Фоат Гали улы Латыйпов. Әгәр ул үзе исән булса, бүгенге көндә 85 яшьләрен тутырган олпат ир-ат булыр иде. Мин бу музыкантның исемен беренче тапкыр аның абыйсы, композитор М. Латыйповтан ишеткән идем.
Яшь вакытында Фоат Латыйпов мәктәп музыка түгәрәкләрендә торбада уйнау белән мавыга башлый. Бервакыт яшь музыкантны шәһәр смотрында Казан музыка училищесы директоры Ильяс Әүхәдиев ишетә һәм аңа училищега керергә киңәш бирә. Анда бер ел укыганнан соң, Фоат Мәскәүдә белем алучы абыйсы һәм апасының чакыруы буенча башкалага укырга китә. Ул анда профессор И. Костлян классында фагот буенча белем ала башлый. Бу атаклы профессор озак еллар буена Фоатның укытучысы һәм дусты булып кала. Сугыш башлангач, Ф. Латыйпов армия сафына чакырыла.
Сугыштан соң дирижер Н. С. Голованов җитәкчелегендәге җыр һәм Бию
ансамбле оркестрында, К. С. Станиславский исемендәге опера студиясе оркестрында, үзәк радиокомитет оркестрында эшли. Ул иҗат гомеренең зур өлешен Мәскәү дәүләт филармониясе оркестрында эшләп үткәрә, оркестрның фаготчылар төркемендә Фоат Латыйпов зур хөрмәт казанган артист була, аның уенына күренекле дирижерлар югары бәя бирәләр. Шушы данлыклы оркестр составында Ф. Латыйпов дөньяның бик күп
илләрендә гастрольләрдә була, дөньякүләм атаклы музыкантлар белән очраша.
Мәсгут ага Латыйповның тагын бер туганы - сеңлесе Лидия Латыйпова заманында Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясендә укый. Ләкин ул сәнгать юлыннан китми, озак еллар Татарстан Министрлар Советы аппаратында эшләде. Лидия ханымның да бакый дөньяга күчүенә ике елдан артык вакыт үткән.
Бу гаиләдә төпчек туганнары Мәхмүт Латыйпов та була әле. Ул да кечкенәдән музыкага ихласлык күрсәтә. Казан заводларында эшли, эштән буш вакытларында завод мәдәният сарайлары оркестрларында тромбонда уйный. Ул яшьли фронтка китә, 1943 елда хәбәрсез югала. Безнең бу тырыш музыкантлар династиясен шулай искә алуыбыз аларның рухларын шатландырсын, урыннары җәннәттә булсын.

Айрат Арсланов,
Татрстанның һәм Россиянең халык артисты


Соңгы яңарту: 2013 елның 30 мае, 14:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International