Леонид Любовский: Биобиблиографик белешмәлек


 

2012 елда композитор, дирижёр, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Любовскийның тууына 75 яшь тулды. Ул Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Дәүләт пермиясе лауреаты.
Л.З.Любовский композиторлык иҗатының күп жанрларында нәтиҗәле эшли. Аны бигрәк тә масштаблы цикллы композицияләр – симфонияләр, ораторияләр, инструменталь, вокал һәм хор цикллары, театр музыкасы җәлеп итә. Композитор хәзерге заманны, аның җанлы динамик пульсын, тормышның ашкынулы агышын бар үткенлеге һәм киеренкелеге белән тоя.
Л.З.Любовский шулай ук үз әсәрләрен башкаручы оркестрларның дирижеры, китаплар һәм мәкаләләр авторы, пианист-ансамблист буларак та билгеле.
2001 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган «Йосыф кыйссасы» балеты (Р.Харис либреттосы, хореографиясен куючы Г.Ковтун) Л.З.Любовскийның зур иҗади уңышы булып тора.
Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек композиторның юбилее уңаеннан төзелде. Ул 6 бүлектән тора. Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, әсәрләре (ноталар, аудио-видеофайллар, әдәби әсәрләре, музыкаль әсәрләре), Л. Любовскийның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, фотоархив, аның турында замандашларының фикерләре белән танышырга була. Соңыннан “Библиография” бүлеге урнаштырылды. Биредә композиторның әсәрләре һәм аның турындагы әдәбият исемлеге, Интернетта Л.Любовский турындагы сайтларга сылтамалар да бирелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр

Фотоархив

Л.Любовский әсәрләре (рус)

“Кыйссаи Йосыф” балеты Музыкаль әсәрләр (рус)

Әдәби әсәрләр (рус)

Әңгәмәләр (рус)

Л.Любовский турында замандашлары (рус)

Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International