Мөхәммәт Мәһдиев. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://intertat.tatar/news/story_/30-01-2018/m-m-diev-ist-lekl-renn-n-tatarny-yazuchysy-kompozitory-galime-bar-mma-gafu-itegez-ide-sigez-millionly-halykny-zyyalysy-yuk-4904722#!

2020 нче елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел тула.

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта  1960 нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. Шул елларда «Казан утлары» журналында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә аннан соң шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Шуннан соңгы күләмле әсәрләрендә авыл тормышы, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгы, аның кешеләре үзәккә алып иҗат ителә. «Фронтовиклар» (1972), «Каз канатлары» (1975) романнары, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятында аерым бер күренекле урын били. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар.

«Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланды. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, аның турында замандашларының, якыннарының  истәлекләре, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган әсәрләр, видеоязмалар, методик материаллар белән танышырга була. Биредә шулай ук күренекле язучының истәлекләре, чыгышлары, әңгәмәләре, мәкаләләре дә урын алды. Мөхәммәт Мәһдиенең Арча районы Гөберчәк авылындагы музее хакындагы материаллар аерым бүлеккә туплап бирелде. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә М. Мәһдиевнең төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге (2010 нчы елдан башлап) бирелде.

М. Мәһдиевкә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

М. Мәһдиевнең тәрҗемәи хәле

М. Мәһдиевнең әсәрләре

Аудиокитаплар

М. Мәһдиевнең хезмәтләре 

М. Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты турында

Һәм тәнкыйтьче

М. Мәһдиев турында истәлекләр

Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган әсәрләр

Әңгәмәләр

Чыгышлар

М. Мәһдиев истәлекләре

Фотоархив

Мөхәммәт Мәһдиев музее

Видеоматериаллар

Методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 октябре, 09:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International