«Милли китап» нәшриятының яңа басмалары. 2012 ел

Академик Ә.Г.Кәримуллин китапханәсе: каталог /төз. Н.Ә.Асылкаева; ф. мөх-ре А.Р.Габделхакова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 1 кис. – 320 б. – Татар, рус телләрендә.

Басма каталогта Ә.Г.Кәримуллинның Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана торган шәхси китаплары җыелмасы тасвирлана. Китап фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга, китапханәчеләргә, студентларга, татар китабы, татар халкы тарихы һәм Ә.Г.Кәримуллинның иҗаты белән кызыксынучы барлык укучыларга тәкъдим ителә.
Василий Аксенов: шәхес, язмыш, иҗат: (тууына 80 ел):метод.-библиогр. ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. О.И.Зуева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 37 б. – Рус телендә.

2012 елның 20 августында танылган рус язучысы, якташыбыз Василий Аксеновныңтууына 80 ел тулды. Бу методик-библиографик ярдәмлек язучының тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби кичә сценарийларын, автор әсәрләренең һәм аның турындагы мәкалә-язмаларның исемлекләренүз эченә алган, методик киңәшләрне туплаган. Ярдәмлек язучының тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
Габит Ильяр. Голҗа илем – туган җирем!..: шигырьләр /Ильяр Габит. – Казан: «Милли китап», «Җыен» нәшр., 2012. – 116 б. – Татар телендә.

Бу китапка Кытайның Голҗа вилаятендә туып үскән татар шагыйренең төрле елларда һәм төрле катлаулы шартларда иҗат ителгән шигырьләре тупланды.
Китапханәче укучы турында:китапханәдә аралашу аспектлары. Социологик сораштыру нәтиҗәләре /Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Э.Г.Хөсәенова; җав. мөх-ре Р.Ү.Елизарова. – Казан: Милли китап, 2012.– 52 б. – Рус телендә.

Әлеге басмада Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга китапханә хезмәте күрсәтүче хезмәткәрләре арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре гомумиләштерелеп бирелгән.
Җыентыкта китапханәче белән укучының аралашу сыйфатлары билгеләнгән; укучылар белән аралашканда туарга мөмкин булган психологик киртәләр ачыкланган, китапханәләрдәге бәхәсле хәлләр һәм алардан чыгу юллары өйрәнелгән; китапханәче белән укучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне уңайландыру буенча тәкъдимнәр әзерләнгән. Кушымта таблицалар рәвешендә бирелгән.
Кыз хикәяте /төз. Р.Ф.Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2012. – 184 б. – («Татар археографиясе» сер.; 10 нчы китап). – Татар телендә.

Китапта борынгы мавыктыргыч сюжетка татар телендә иҗат ителгән шигъри кыйссаның Татарстан Милли китапханәсендә саклана торган кулъязма күчермәсе нәшер ителде.
Авторы хәзергә тәгаен ачыкланып бетмәгән бу хикәятнең иҗат ителү вакыты якынча XV–XVI гасырлар дип билгеләнә. Тексты 348 бәйтне (ягъни, 696 шигъри юлны) тәшкил итә торган «Кыз хикәяте» матбугатта беренче тапкыр басыла.
Бу басмада дөнья мәдәниятендә Турандот исеме белән мәшһүр булган, Шәрыкнең мең елдан артык тарихка ия сюжетына бәйле төрле телләрдәге һәм төрле дәверләрдәге әсәрләр турындагы махсус мәкалә дә урын алды.
Туфан Миңнуллин: биобиблиогр.күрсәткеч/ Татарстан Респ.Милли к-ханәсе; төз. Г.З.Закирова; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 496б. – («Татар әдипләре» сер.). – Татар, рус, ингл. телләрендә.

«Туфан Габдулла улы Миңнуллин» дигән әлеге биобиблиографик белешмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең«Татар әдипләре» («Деятели литературы и искусства Татарстана») дип аталган биобиблиографик басмалары сериясен дәвам итә. Сериянең төп максаты – Татарстанда һәм аннан читтә танылган әдипләрнең, галимнәрнең, мәдәният эшлеклеләренең хезмәтләренә тулы библиографияләр булдыру.
Югарыда әйтеп үтелгән биобиблиографик күрсәткечкә китаплар – 1965 елдан, вакытлы матбугатта басылган мәкалә-язмалар 1962 елдан, җырлар – 1966 елдан, драма әсәрләре – 1961 елдан, тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбият – 1968 елдан алып 2011 елның гыйнварына кадәр теркәлгән.
Биобиблиографик күрсәткеч әдәбият һәм сәнгать белгечләренә, театр эшлеклеләренә, үзешчән сәнгать коллективларына, театраль уку йортлары студентларына, китапханәчеләргә, библиографларга, киң катлау тамашачыларга көндәлек фәнни-гамәли эштә файдалану өчен кулланма буларак тәкъдим ителә.
Россиянең китапханә эшчәнлеген камилләштерү: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Китапханә»(«Библиотека») журналы битләрендә. Беренче китапханә журналына – 100 ел: журнал мәкаләләре җыентыгы /Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. К.Б.Фәтхиева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 127 б. – Рус телендә.

Бу җыентык 1946-2010 елларда«Китапханә» («Библиотека») журналында дөнья күргән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә багышланган 87 мәкалә-язманы үз эченә ала. Җыентык авторлар һәм китап исемнәренең ярдәмче күрсәткечләре белән тәэмин ителгән. Уңайлы булсын өчен мәкаләләрнең библиографик тасвирламалары бирелгән. Җыентык китапханәнең үткәнен һәм Татарстанның мәдәни мирасын өйрәнүчеләргә, мәдәният уку йортлары студентларына, тарихчыларга тәкъдим ителә.
Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Календарь знаменательных и памятных дат. 2013 /Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; җав. мөх-ре Н.Ә.Камбеев; мөх-рләр И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: Милли китап, 2012. – 127 б. – Татар, рус телләрендә.

Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.
Ел саен чыга торган бу календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе басмалары фәнни-методик бүлек фондында. 1941-2008 еллар: җыентык /Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; авт.-төз. К.Б.Фәтхиева; мөх-ре Р.Ү.Елизарова; татарча текст мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 114 б. – Рус телендә.

Җыентык Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең 70 еллыгына багышлап төзелгән һәм 1941 елдан 2008 елга кадәрге басмаларның библиографик тасвирламаларын үз эченә ала. Ул китапханә хезмәткәрләренә, китапханәләрнең тарихын өйрәнүчеләргә, мәдәният уку йортлары студентларына тәгаенләнә.
Габдулла Тукай елы / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. З.Ә.Җамалиева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 55 б. – (Республика китапханәләрендә: эш тәҗрибәсеннән; I чыг.). – Татар телендә.

Җыентык Республика үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының 2011 елгы эш хисапларына нигезләнеп төзелгән.
Билгеле булганча, 2011 ел мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасында һәм төрки илләрдә Тукай елы дип игълан ителгән иде. Татарстанның һәрбер районында да китапханәләр шушы ел дәвамында күптөрле мәдәни һәм әдәби чаралар үткәрде. «Габдулла Тукай елы» җыентыгы аларга гомуми күзәтү һәм анализ ясый, аеруча кызыклы дип табылган кайбер кичә һәм викториналарның сценарийларын туплап бирә.
Хәбибуллин М. Тарихи әдәбият юлына таба атлаганда...: (үткәннәрдәге мизгелләргә хисап) / Мөсәгыйт Хәбибуллин. – Казан: Милли китап, 2012. – 47 б. – Татар телендә.

Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстанныңхалык язучысы, дистәләгән тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллинның бу автобиографик очеркы аның тормышы, эшчәнлеге белән кызыксынучыларга атап язылган. Очеркның төп максаты – татар халкының тарихын өйрәнүгә күпсанлы укучыларны җәлеп итү, чөнки тарихы булмаган халыкның киләчәге дә юк.
Шанхай Төрк-татар мәдәният җәмгыяте / төз. Р.Ф. Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2012. – 184 б. – («Татар археографиясе»сер.;9 нчы китап). – Татар телендә.

«Татар археографиясе» сериясен дәвам итүче 9 нчы китап 1920-1940 елларда Кытайдагы Шанхай шәһәрендә яшәгән татар мөһаҗирләренең тормышын тасвирлый. Андагы төрки-татарлар 1925 елдан башлап оештырылган төрле җәмгыятьләре ярдәмендә милли-мәдәни мохитне 1940 нчы еллар ахырына кадәр саклап килгәннәр.
Бу җыентыкта Шанхай Төрк-татар мәдәният җәмгыяте идарәсенең 1934–1936 еллардагы җыелыш беркетмәләре һәм шушы оешма эшчәнлеген яктырткан, мөһаҗирлек матбугатында дөнья күргән материаллар урын алган.
«Яшьләр наркотикларга каршы»: Наркотиклар куллануга һәм таратуга каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан оештырылган күргәзмә каталогы, 2-29 июнь, 2012 ел /Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Ф.И.Имамова; җав.мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2012. – 20 б. – Рус телендә.

Каталог наркотикларга каршы көрәшне пропагандалаган һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган күргәзмәгә куелган барлык документларның библиографик тасвирламаларын үз эченә ала. Күргәзмәне оештырганда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында булган китап басмалары кулланылган, аларның тасвирламалары каталогта өч бүлеккә берләштереп бирелгән. Тасвирламалар һәр бүлектә авторлар фамилияләренең алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Каталог барлыгы 49 тасвирламаны берләштерә. Бу басманы наркотиклар куллануга һәм таратуга каршы мәдәни чаралар уздырганда файдаланырга мөмкин.

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 феврале, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International