«Милли китап» нәшриятының 2017 елда дөнья күргән басмалары исемлеге

Разил Вәлиев: биобиблиогр. күрсәткеч. 2008–2017 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.З.Закирова; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 352 б. – («Татар әдипләре» сериясе).

Бу күрсәткеч «Татар әдипләре» сериясеннән «Разил Исмәгыйль улы Вәлиев» дигән биобиблиографик белешмәнең өченче басмасы. Аның беренче басмасы 1996 елда басылып чыкты һәм, 1996 елны да өлешчә кертеп, шушы вакытка кадәр дөнья күргән әдәбиятны үз эченә алды. Күрсәткечнең төзәтмәләр, өстәмәләр кертелгән икенче басмасы 2007 ел ахырына кадәрге барлык әдәбиятны колачлап эшләнде.

Әлеге өченче басма исә югарыда күрсәтелгән библиографияләрнең дәвамы рәвешендә әзерләнде һәм 2008 елдан башлап 2017 елның 31 июленә кадәр басылып чыккан әдәбиятны тасвирлый.

Күрсәткечкә кертелгән хезмәтләр оригинал телендә тасвирланды. Библиографик күрсәткечтән файдалануны уңайлырак итү өчен ярдәмче исемнәр күрсәткече бирелде.

Вәлиев Разил. Яза торган аяк: (Сулагай кеше мәзәкләре). – Казан: Милли китап, 2017.– 80 б.

Китапта юмористик характердагы кечкенә хикәяләр, мәзәкләр урын алган. Шулай ук күңелле фоторәсемнәр дә бирелгән.

Геройларыбыз белән горурланабыз: күргәзмә каталогы, 2016 елның 1–30 декабре / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Л.Г.Сәфәрова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 36 б. – Рус телендә.

Каталогта 9 декабрь – Ватан каһарманары көненә багышланган күргәзмәгә куелган китапларның, төрле документларның библиографик тасвирламалары бирелгән. Белешмә ике ярдәмче күрсәткеч – исемнәр һәм серияле басмаларның күрсәткечләре белән тулыландырылган. Шулай ук китап тышлыкларын һәм күргәзмәнең аерым бүлекләрен сурәтләгән фотолар да урын алган.

Дастане җайә (Мәликә китабы) / төз. Р.Ф.Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2017. – 148 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 19 нчы кит.).

Бу китапта мавыктыргыч сюжетка иҗат ителгән борынгы дастанның ХVII гасырдагы күчермәсе әтрафлы кереш мәкалә, текст транслитерациясе, хәзерге татар әдәби телендәге варианты, кулъязмасының факсимилесы һәм тасвирламасы белән нәшер ителде. Әлеге әсәр, үзгәртелеп һәм кыскартылып, «Мәликә китабы» исеме белән танылган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларын туплауның бердәм профиле / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе. – Казан: Милли китап, 2017. – 40 б. – Рус телендә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларын туплауның бердәм профиле – Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында, якын һәм ерак чит илләрдә нәшер ителгән, Милли китапханәгә килүче документларның төгәл бүленешен, тематикасын, төрләрен, данәләрен китап укучылар мәнфәгатен тулысынча канәгатьләндерү һәм фондның сакланышын тәэмин итү максатын күздә тотып көйләүче документ.

Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2016 елдагы эшчәнлеге турында еллык доклад / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе, фәнни-методик бүлек; [төз.: С.Р.Дәүләтшина, О.И.Зуева, К.Б.Фәтхиева, Н.Г.Чепик; таблицалар Р.Р.Гаязова; мөх-рләр А.Р.Габделхакова, И.Г.Һадиев; чыг. өчен җав.  С.Р.Җиһаншина]. – Казан: Милли китап, 2017. – 111 б.: табл. – Рус телендә. 

Еллык докладта гомум файдаланудагы республика һәм муниципаль китапханәләрнең 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм 2017 елга бурычлар билгеләнгән. Шулай ук әлеге китапханәләрнең торыш-халәтен саннар ярдәмендә һәрьяклап тасвирлаучы таблицалар, диаграммалар да урнаштырылган.

Ел китабы / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.: З.Ә.Җамалиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 76 б. – (Республика китапханәләрендә: эш тәҗрибәсеннән; I чыг.).

1987 елдан бирле үткәрелеп килүче «Ел китабы» Республика конкурсы кысаларында Татарстан китапханәләре күпкырлы һәм актив эшчәнлек алып баралар. Җыентык  әлеге эшчәнлеккә җентекле күзәтү ясый, бай һәм кызыклы эш тәҗрибәсен яктырта. Ул республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җибәргән  мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән. 30 ел аралыгында конкурста җиңү яулаган китаплар исемлеге аерым кушымта итеп бирелгән.

«2016 нчы ел китабы» конкурсына әдәбият исемлеге / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.: Ф.Х.Вәлиева, З.Ә.Җамалиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 32 б.

Милли китапханәнең «Дәрья» әдәби кунакханәсе: фотоальбом / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.: Ф.И.Имамова; кереш сүз авт. Г.Р.Әюпова; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 48 б.

Бу үзенчәлекле альбомда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе очрашуларыннан аеруча истәлекле мизгелләр төшерелгән фотолар тупланды.

Модель китапханәләр: мәгънәсен эзләүдән алып тиешле калыбына кадәр: мәкаләләр җыентыгы / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.-авт.: О.И.Зуева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 48 б. – Рус телендә. 

Бу мәкаләләр җыентыгында Татарстан Республикасында модель китапханәләр булдыру буенча төрле тәкъдимнәр бирелгән, шулай ук бу өлкәдә тәҗрибәләре булган китапханәләрнең эшчәнлеге чагылдырылган. 

Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең музей эшчәнлеге: эш тәҗрибәсеннән / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.-авт.: К.Б.Фәтхиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казань: Милли китап, 2017. – 115 б. – Рус телендә. 

2000 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге тарафыннан «Китапханәләрдә музейлар» исемле беренче җыентык нәшер ителгән иде. 2009 елда «Китапханәләрнең музей һәм архив эшчәнлеге» исемле икенче җыентык дөнья күрде. Әлеге яңа җыентык ике бүлектән һәм дүрт кушымтадан тора. Кушымталарда Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең берничә төрдәге музей эшчәнлекләре тәҗрибәсе яктыртылган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 2016 елгы эшенә хисап / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе. – Казан: Милли китап, 2017. – 118 б. – Рус телендә. 

 

Матрос Әхмәдулла дәфтәре. 1898–1906 еллар / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Р.Ф.Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2017. – 140 б. – («Татар археографиясе» сериясе;  20 нче кит.).

Китапта Балтыйк флоты броненосецында хезмәт итеп кайткан Әхмәдулла Шәһидулла улының дәфтәрендәге көндәлек язмалары һәм 1904–1905 еллардагы рус-япон сугышына багышланган тугыз бәет дөнья күрде. Дәфтәр иясе 1905 елның язында Цусима сугышында катнашкан һәм япон әсирлегендә булып кайткан.

Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2018 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; җав. мөх-ре Р.И.Вәлиев; мөх-рләр: И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: Милли китап, 2017. – 160 б. – Татар һәм рус телләрендә.

Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.

Календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

«Туып үскән җиребезне данлап, чын тарихны, шәхесләрне барлап...» : туган якны өйрәнүдә китапханәләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм формалары / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе»; төз. Р.Р.Гаязова; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казань: Милли китап, 2017. – 64 б. – (Республика китапханәләрендә: эш тәҗрибәсеннән; II чыг.)

Җыентык Республика үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының еллык эш хисапларына нигезләнеп төзелгән. Күзәтү тарихи, әдәби юнәлешләргә бүленеп, фотолар белән тулыландырылган. Җыентыкның кушымта өлешендә туган якны өйрәнүдә файдаланырга мөмкин булган Интернет ресурслары исемлеге, республикабыз авыллары тарихына кагылышлы китаплар исемлеге бирелгән.

Татарстан муниципаль китапханәләре хезмәтләреннән файдаланучыларның китап укуы. Социологик тикшеренү нәтиҗәләре / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.: Э.Г.Хөсәенова; җав. мөх-ре. И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2017. – 68 б. – Рус телендә.

Бу басма Алексеевск, Мөслим муниципаль районнары һәм Лениногорск шәһәре китапханәләре хезмәтләреннән файдаланучыларның китап укуларын өйрәнү нигезендә төзелгән. Социологик тикшеренүләрдә катнашучыларның уку максатларын һәм ихтыяҗларын, уку урыннарын, ир-ат һәм хатын-кызларның укудагы өстенлекләрен, бүгенге яшәешнең укуга тәэсирен чагылдырган мәгълүматлар, респондентларның китапханә фондлары, муниципаль районнардагы китапханәләрнең уку дәрәҗәсен саклавы, үстерүе һәм китапның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны турындагы фикерләре һ.б. тупланып бирелгән.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 феврале, 10:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International