Аркан белән тартышу

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

6—8 м озынлыктагы бауның ике очына зур элмәк ясыйлар. Ике ярышучы җилкәләренә шул элмәкләрне кияләр дә (муенны кырмасың өчен элмәк материя белән урала), як-якка китеп һәм бауны тарттырып, бер-берсенә капма-каршы юнәлештә дүрт аякланып җиргә тезләнәләр. Судья сигналыннан соң тартыша башлап, берсе икенчесен билгеләнгән сызык аркылы өстерәп чыгаргач, уен тәмамлана. Ләкин тартышкан вакытта аягүрә басарга һәм чит әйберләргә кул белән ябышырга рөхсәт ителми.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International