Чүлмәк вату

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Сигнал булуга, уенчы 10—12 адым алга атлый һәм, 180 градуска борылып, чүлмәккә таяк белән бәрә. Ватса — җиңүче була.
Бу уенның икенче варианты да бар. Күзләре бәйләнгән һәм кулына таяк тоткан уенчыдан 15—18 м алда җиргә чүлмәк куела. Катнашучыны бер урында өч тапкыр әйләндерәләр. Аннан соң ул алга атлый һәм, үзенчә кирәкле ара узгач, чүлмәккә өч тапкыр суга. Ватса — бүләк ала.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International