Сабан туенда (Рәшит Әхмәтҗанов)

Чыганак: Шәрәфетдинов, Д.Р. Сабан туе = Сабантуй : фәнни-популяр очерк / Д.Р. Шәрәфетдинов.- Казан : “Гасырлар авазы “ журн.редакциясе, 1997.- 311 б. - татар һәм рус телләрендә.

Сабан туе бүген. Авылыбызга
Йөзләп кунак кайткан бер көнгә.
Җырлый-җырлый бергә бөтенебез
Тауга күтәрелдек - иркенгә.

Дус-ишләрне күрү шатлыгыннан
Барлый алмаганбыз барсын да:
Батыр калган тимер тәнле егет,
Батыр түгел икән асылда.

Егет батыр калгач, яшь-җилкенчәк
Күккә чөйгән иде батырны –
Агай әйтеп куйды: "Бу батырга
Алыштырмас идем атымны.

Ә ул алыштырды, ташлап китте
Иген үскән туган туфрагын.
Минем йөзне балам акламады...
Нәрсә диеп әйтим мин тагын!

Әй, иманын бер яңартыйм!", - диеп,
Алып батыр сыман кузгалды;
Кулга тотып чиккән сөлгене, ул
Мәйдан уртасына юл алды.

Көрәшне ул яңабаштан шулай
Башлады, йә, монда кем хаклы? –
"Мә, таны - дип, - җирне!",җиргә бәрде
Ул үз улын - тансык кунакны.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International