Сабан туенда (Госман Садә)

Чыганак: Шәһри Казан.- 2011.- 5 июль (№ 73).- Б.11

Күпме тамаша
Сабан туенда.
Корылган барсы
Мәзәк уенга.

Без дә бәхетне
Сыныйкчы, яшьтәш!
Колга очында –
Бүләккә әтәч.

Колга-багана
Шәм кебек шома.
Кем анда менә,
Әтәч тә шуңа.

Мен дә ал аны –
Әйтүе ансат.
Әтәчне алу –
Бүгенге максат.

Асыл егетләр
Менеп карыйлар.
Әмма максатка
Җитә алмыйлар.

Уен һаман да
Кызганнан-кыза.
Кем кемне ота,
Кем кемне уза?

Колга очында –
Бүләккә әтәч.
Без дә бәхетне
Сыныйкчы, яшьтәш!

Кечкенә малай
(Килгәндер кайдан?)
Менде дә китте.
Ах итте мәйдан.

Корылган чынга
Уен да монда.
Бүләккә әтәч! –
Малай кулында.

Гомер юлы да
Нәкъ шулай, яшьтәш!
Колга очында –
Бүләккә әтәч.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International