Салих Сәйдәшев. Биобиблиографик белешмәлек

2010 елның 3 декабрендә, татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 110 ел тулды.
Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы әлеге олуг юбилей уңаеннан төзелде.
С. Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр - музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.
Атаклы татар драматурглары К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Г. Кутуй, Һ. Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. К. Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Т. Гыйззәтнең

«Наемщик» драмаларына язган көйләр С. Сәйдәшевнең композиторлык талантының иң югары ноктасы булып торалар.

Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлектә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр белән танышырга була. Фотоархив бүлегендә С. Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат мизгелләрен саклаган фоторәсемнәр урнаштырылды. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым бер урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, ноталарын табарга була. С. Сәйдәшевкә багышланган шигырьләр, сценарийлар, аның турында замандашларының фикерләре тупланган бүлекләр дә бар. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Ул С. Сәйдәшев әсәрләренең һәм соңгы ун ел эчендә дөнья күргән иҗаты һәм тормышы турындагы мәкаләләрнең, басмаларның исемлеген үз эченә ала. Бу бүлектә шулай ук Интернетта С. Сәйдәшевкә багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

2025 елның 3 декабрендә, татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 125 ел тулды. Әлеге күренекле датаны истә тотып Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «Татарстан Республикасының  күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Салих Сәйдәшевнең тууына 110 ел тулуга  багышлап төзелгән электрон белешмәлек  тулыландырылды. Анда яңа бүлекләр, соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, чыганаклар урын алды.

С. Сәйдәшевнең тәрҗемәи хәле

С. Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗаты турында

С. Сәйдәшев турында истәлекләр

Фотоархив

С. Сәйдәшев әсәрләре

Аудиоязмалар

Салих Сәйдәш турында истәлекләр. «Әтием турында» (Альфред Сәйдәшев)

Салих Сәйдәшев турында замандашлары

С. Сәйдәшевкә багышланган шигырьләр

С. Сәйдәшевкә багышланган сценарийлар

Салих  Сәйдәшев исемен мәңгеләштерү

«Сәйдәш аланы» сәнгать бәйрәме

С. Сәйдәшев музее

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы

Салих Сәйдәшев урамы

Салих Сәйдәшев һәйкәле

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 11 декабре, 10:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International