Композиторның кыскача биографиясе

Чыганак: Гиршман, Я.М. Салих Сәйдәшев / Я. М. Гиршман; З. Хәйруллина тәрҗ.- Казан : Таткнигоиздат, 1957.- 84 б.

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 20 нче ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрьда) Казан шәһәрендә туа. Аның,әтисе Җамалетдин Сәйдәшев Казан байларының берсендә кучер булып эшли.

Җәмалетдин ага семьясында ир бала туу шатлыгы авыр кайгы белән бергә килә: бала туарга ике атналап кына вакыт калгач, Җәмалетдин ага Сәйдәшев газаплы, озак авырудан соң үлеп китә. Кечкенә Салихны әнисе Мәхүпҗамал апа, Җәмалетдин аганың туган сеңелесе Рауза Хәмитова һәм Салихның бертуган апасы Әминә Сәйдәшева-Ахмерова тәрбияләп үстерә.

Әле нәни бала вакытында ук, Салих күңелендә музыкага зур мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдырып, Салих гармоньда уйнарга өйрәнү теләге белән яна. Кечкенә Салихның музыка белән кызыксынуын туганнары сизәләр һәм әнисе аңа гармонь сатып ала, күп тә үтми өйдә рояль тавышы яңгырый башлый. Салихның бәхетенә каршы, танылган халык музыканты Заһидулла Яруллин яңа рояльне уйнап карарга чакырыла. Заһидулла Яруллин ул вакытта кечкенә бер музыкаль ансамбльнең җитәкчесе, берничә музыкаль әсәрнең, бигрәк тә, Габдулла Тукай истәлегенә багышланган популяр маршның авторы буларак, танылган музыкант була. Заһидулла Яруллин белән бу күңелле очрашу Салих өчен хәлиткеч, аның бөтен тормыш юлын билгеләгән истәлекле көн булып кала. Тәҗрибәле музыкант Заһидулла Яруллин кечкенә Салихның искиткеч талантлы булуын, музыка белән бик кызыксынуын күрә. Музыкага булган бу көчле мәхәббәтне, омтылышны үстерер өчен, Заһидулла Салихның беренче җитәкчесе, укытучысы булуны үз өстенә ала. Шулай итеп, музыка белән балаларча гына кызыксына башлаган Салих музыка сәнгатенә бөтен күңеле белән бирелүгә реаль мөмкинлек таба.

Заһидулла Яруллин Салихны гармоньда, рояльдә уйнарга өйрәтә, башлангыч музыка теориясен үзләштерергә ярдәм итә һәм, иң әһәмиятлесе, яшь музыкант күңелендә халык көйләренә кайнар мәхәббәт үстерә, иҗади эш белән кызыксыну тудыра. Музыка сәнгате буенча булган дуслары, иптәшләре, өлкән буын музыкантлар Салих Сәйдәшевнең ул вакыттагы иҗади омтылышларын искә алып сөйлиләр. Композитор Мансур Мозаффаров Салих Сәйдәшев турындагы истәлекләрендә болай ди: «Салих әле ундүрт яшендә чагында ук, музыка ансамблендә халык көйләрен бер тавыш белән генә башкарудан һич кенә дә канәгать түгел иде. Төп мелодияне баетып, кабатлаучы икенче тавышлар кушып уйнауларны оештырырга тырыша иде».

Салихның музыкаль үсеше бик тиз бара. Унбиш-уналты яшендә инде ул рояльдә гаҗәп оста уйный, хәтта татар драма труппасы «Сәйяр»ның музыкаль ансамблендә эшли, татар халык көйләрен оста башкаручы пианист буларак, концертларда еш катнаша. Аның исеме шул заманның алдынгы карашлы яшьләре оештырган концерт программаларында еш кына күренә башлый. Шундый программаларның берсендә Салих Сәйдәшев фортепианода халык көе «Тәфтиләү»не башкаруы турында әйтелә.

1918 елны Казан шәһәрендә коммунистлар клубында яшь музыкант кыллы оркестр оештыра. Шул ук елны бер төркем татар артистлары белән ул Буа шәһәренә китә һәм бу артистлар арасында музыка җитәкчесе булып эшли. Үзе теләп Кызыл Армия сафларына китеп, 1919—1920 елларда Төркстан фронтында була. Армия сафларында ул үзешчән башкаручылар, музыка сөючеләр коллективы оештыра. 1921 елда армиядән кайткач, Салих Сәйдәшев Оренбургка (хәзерге Чкалов) килә һәм анда музыка мәктәбе оештыру эшенә якыннан катнаша, шулай ук мәктәп каршында тынлы оркестр төзүгә актив булыша. Биредә ул музыка буенча укуын дәвам иттерә, фортепиано укытучысы Гинальскаядан дәресләр ала.

1918—1921 елларда Салих Сәйдәшевнең беренче иҗади адымнары башлана. Шул елларда Хәйбулкин һәм Яруллин маршларын тынлы оркестр өчен эшкәртә, фортепиано өчен татар вальсы, «Озын сәфәр» дигән көй язып, музыка мәктәбендәге концертларда башкара, һәм бу әсәрләрне тыңлаучылар яратып каршы алалар.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, татар музыкантларының тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә уңай шартлар тудырыла. Революциягә чаклы татар музыкантлары патша Россиясенең авыр шартларында, газаплы тормышта яшәп, реакцион динчеләр тарафыннан төрлечә мыскыллауларга һәм эзәрлекләүләргә дучар ителгән булсалар, Октябрь революциясеннән соң, аларга укырга һәм иҗат итәргә киң мөмкинлекләр тудырыла. Совет халкына килгән яңа ирекле тормыш миллионлаган хезмәт ияләре күңелендә культурага һәм сәнгатькә көчле омтылыш уята. Үзешчән сәнгать эшенә, музыка, театр, культура-агарту эшенә зур мөмкинлекләр тудырыла, музыкаль белем бирү системасын яңадан үзгәртеп кору эше үткәрелә, милли музыкаль кадрлар хәзерләү чаралары күрелә. Советлар Татарстанында музыка сәнгате өлкәсендәге шушы күп яклы эшне актив башлап йөрүчеләр, үзләренең музыкаль иҗат эшләрен революциягә кадәр үк һәм Октябрь революциясенең беренче елларында башлап җибәргән танылган татар музыкантлары: Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров, Фәттах Латыйпов, Фәйзулла Туишев, Ситдыйк Айдаров, Сара Садыйкова, Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова, Асия Измайлова, Фәйзи Биккинин һәм башкалар булалар. Бу татар музыка эшлеклеләренә 1920 нче елларда һәм аннан соңгы елларда да Казанда яшәп, эшләп килгән рус музыкасы эшлеклеләре А. А. Литвинов, Р. Л. Поляков, И. С. Морев, А. Ф. Бормусов, В. И. Виноградов, Е. Г. Ковелькова, М. А. Пятницкая һәм башкалар ярдәм итәләр. Оештыручы, педагог һәм башкаручылар буларак, алар татар музыка культурасы үсешенә зур өлеш кертәләр. Алар белән иҗади дуслыкта булып, татар музыкантлары Совет Татарстанында музыка сәнгате эшлеклеләренең беренче кыю отрядын төзиләр.

Бу вакытларда башкаручы һәм көйләр иҗат итүче Салих Сәйдәшев күренекле музыкант булып таныла. 1922 елда Казанга кайтып, яшь музыкант укуын дәвам итә. Татар дәүләт драма театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып эшли башлый. Казанга кайтып, театрда эшләве, татар әдәбияты, татар сәнгате эшлеклеләре белән якыннан аралашуы талантлы композиторның иҗат үсешенә уңай тәэсир ясый. Ул бөтен күңеле белән композиторлык иҗатына бирелә. Сәйдәшевнең театр өчен беренче хезмәтләре: К. Тинчуринның «Казан сөлгесе» комедиясенә, М. Фәйзинең «Галиябану» драмасына, X. Ибраһимовның «Башмагым» комедиясенә язылган музыкасы искиткеч уңышлы булып чыгалар. Шул көннәрдән алып, театрның бөтен спектакльләре Сәйдәшевнең музыкаль оформлениесе белән куелалар. Ул спектакльләрдән К. Тинчуринның драмалары һәм пьесалары: «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе»; Г. Кутуйның: «Калфаклылар», «Балдызкай», «Күк күгәрчен»; С. Җәләл романы буенча М. Илдар эшләгән «Дим буе»; Ш. Камалның: «Ут»; Һ. Такташның: «Күмелгән кораллар»; Т. Гыйззәтнең: «Наемщик»; Г. Минскийның: «Шлем»; Г. Уральскийның: «Утлы боҗра»сын һәм башка бик күп әсәрләрне искә алып үтәргә мөмкин. Сәйдәшев музыкасы тиз популярлаша, чөнки иң беренчедән, композитор тамашачыларның һәм театрның яңадан-яңа художество таләпләрен үз вакытында тиз аңлый һәм аларны канәгатьләндерә белде. Икенчедән, Сәйдәшев театрга килү белән, спектакльләрдәге музыкаль оформлениенең әһәмияте, мәгънәсе, характеры нигездән үзгәрде, элекке вакытларда татар спектакльләрендә музыка антрактларда гына яңгыраган булса, Салих Сәйдәшев театрга килгәч, музыка сәхнәне яулап алды, спектакльләрнең аерылмас кисәге булып әверелде, үзенең художестволы, профессиональ югарылыгы ягыннан чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсте. Беренче тапкыр буларак, спектакльләрнең музыкаль оформлениесе өчен, симфоник оркестр оештырылды, музыка спектакльләрнең идеясен, эчтәлеген ачарга ярдәм итәрлек, зур драматургик роль уйнарлык хәлгә килде.

1920 елларда Салих Сәйдәшевнең иҗатында театраль музыка төп урынны ала. Әсәрләренең күпчелеге теге яки бу характерда театрдагы постановкаларга бәйләнешле рәвештә иҗат ителә.

Композитор Салих Сәйдәшев спектакльләргә музыкаль оформлениеләр язып, киң халык массасында популярлашып киткән күп кенә матур җырлар һәм инструменталь әсәрләр тудырды. Менә шушы өлкәдә аның иҗатының бик характерлы гаҗәп бер үзенчәлеге ачылды: теге яки бу спектакльнең сюжетына нигезләп, сәхнәдәге конкрет ситуацияләргә бәйләп, яки нинди дә булса образның характеристикасыннан чыгып язган җырлар һәм инструменталь әсәрләрендә ул шулкадәр тирән тормыш чынбарлыгы чагылдыра алды ки, аның спектакльләр өчен язылган бу музыкалары үзләре аерым музыкаль әсәр булып халыкка таралдылар.

Салих Сәйдәшевнең эмоциональ образлы, бай эчтәлекле, йөрәк кылларын тибрәтүчән җырлары, матур мелодияле, ачык яңгырашлы инструменталь әсәрләре тиз арада киң халык массасы өчен аңлаешлы, күңелгә якын музыка булып танылдылар. Халыкның уйларын, тойгыларын художество чынлыгы белән чагылдырган бу әсәрләр зур һәм озак гомерле, яшәүчән булдылар.

Шунысы бик характерлы: Салих Сәйдәшев музыкасы белән барган бик күп спектакльләр күптән репертуардан төшеп онытылсалар да, композиторның музыкалары халык күңелендә яши, артистларыбызның репертуарында һаман да саклана.

«Наемщик» драмасыннан Батырҗан белән Гөлйөзем ариясе, крестьяннар җыры, Гәрәй белән Зөбәрҗәт җыры, «Шлем» пьесасыннан «Совет Армиясе җыры», «Зәңгәр шәл» драмасыннан «Кара урман», «Шахтер Булат җыры», «Мәйсәрә җыры», «Кандыр буе» пьесасыннан Фәридә белән Гөләндәм җырлары, монтерлар җыры, «Галиябану» драмасына увертюра, «Наемщик» драмасыннан бию һәм увертюра, «Таһир һәм Зөһрә» драмасыннан балет музыкасы концерт репертуарларыннан бервакытта да төшмичә яңгырап киләләр.

Композитор Сәйдәшев тарафыннан 20 елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе «Совет Армиясе маршы». Бу маршның яңгыравы киң җәмәгатьчелек тарафыннан искиткеч зур шатлык, тирән дулкынлану, чын күңелдән соклану белән каршы алына. Салих Сәйдәшев бу маршын совет армиясенең унбер еллыгына багышлап, 1929 елның 25 февралендә Татар дәүләт драма театрының бер спектакле вакытында, бөтен халык алдында ... нче полкның командирына тапшыра.
Иптәш К. Е. Ворошилов, Совет Армиясе командованиесе исеменнән, композиторның бу маршына югары бәя бирә. Салих Сәйдәшев кыйммәтле бүләк белән, үз исеме язылган алтын сәгать белән бүләкләнә. 1929 елның 25 мартында С. Сәйдәшев ... нче полкның тантаналы җыелышына чакырыла. Җыелышта, бәйрәмчә күтәренке хисләр белән, Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең ... нче полкның почетлы кызылармеецы булып кабул ителүе турында приказ укыла. Композиторга кызылармеец киеме тапшырыла. Бу тантаналы кичә турында «Кызыл Татарстан» газетасы болай дип язды: «Полк командиры сөйли: «...Сәйдәшевне үз сафыбызга алабыз һәм аннан алда да хезмәтләр көтеп калабыз...» — ...Марш яңгырый, йөрәкләр тибәләр. Маршның матур тавышы яшь батырларның күңелен җилкетә. Аларның җиңүгә булган нык ышанычларын арттыра. Марш бетә. Гөрелдәгән кул чабулар ... нче полк грамота бирә. Яшь композитор баскан, аның башы күтәренке, ул сугышка хәзер батырдай тыңлый. Сәйдәшев шлемны, грамотаны кулына ала. Зал тына. Сәйдәшевтән сүз көтәләр. Менә Сәйдәшев күңеленнән чыккан сүзләр трубалар аша чыккан моң-музыка белән сөйлиләр, йөрәктән чыккан тойгыларны аңлатып ... нче полкка җавап бирәләр.

Утырыштан соң, концертта без Сәйдәшев тавышын ишеттек. Менә Кушловская, менә Айдаров Сәйдәшев көйләрен җырлыйлар... Зал кул чаба... Бис, ди... Бу тантана ... нче полк тантанасы гына түгел, бүген татар музыкасы гомумән бәйрәм итә, ул бүген зур адымнар белән алга атлады».
Салих Сәйдәшев яшь Республиканың культура тормышында композитор булып кына катнашып калмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Аның җитәкчелегендәге симфоник оркестр татар музыкасының тарихына багышланган концерт-лекцияләрдә, бәйрәм кичәләрендә, студентлар, Кызыл Армия өчен үткәрелгән шефлык концертларында даими катнашып килә. Бу концертларда ул һәрвакыт үзе дирижерлык итә.

1929 елны ул татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләренең зур гына группасы белән Советлар Союзының күп кенә шәһәрләре һәм республикалары буенча сәяхәт итә. Советлар Союзындагы милләтләр арасында туганнарча иҗади дуслыкны үстерү максатын күздә тоткан бу сәяхәтнең маршруты Астрахань шәһәреннән башлана, аннары Махачкала — Баку —Тбилиси — Батуми — Сочи— Симферополь — Харьков аша үтеп, Москвада тәмамлана. Москвада татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре рус әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре белән очрашалар.

Республиканың музыкаль тормышы үзәгендә кайнап яшәгән Сәйдәшев, татар музыкасы үсешендәге әһәмиятле мәсьәләләрне чишкәндә, бервакытта да читтә калмый. Ул елларда әһәмиятле музыка мәсьәләләре буенча Салих Сәйдәшев күп тапкырлар матбугатка язып чыга. «Безнең музыкабыз»* дигән мәкаләсендә ул татар музыка культурасының үсешен билгеләп, иҗат мәсьәләләре буенча күп кенә кызыклы фикерләр әйтә. «Сания» операсының постановкасына уңай бәя биреп, С. Сәйдәшев операның музыкасын характеры һәм төзелеше ягыннан халыкча булган мелос белән гармоник эшкәртү органик берлектә, органик бәйләнештә яңгырап җитми дип билгели. Шул ук мәкаләсендә театрның һәм радиостудиянең эшенә тукталып, ул репертуарны баету, театрда музыкаль эшне тәртипкә китерү мәсьәләләрен куя, яшь музыка эшлеклеләренә дәрес һәм сак якын килергә чакыра.

Иҗат уңышлыклары белән берлектә, Салих Сәйдәшев музыкасының халык тарафыннан таныла баруы да һаман киңәя, аның музыкасы белән кызыксыну арта. Композиторның әсәрләре популярлашуда ул әсәрләрне беренче башкаручылар да зур роль уйныйлар. С. Айдаров, Р. Кушловская, М. Рахманкулова, Г. Сөләйманова, Г. Кайбицкая, С. Садыйкова һәм башкалар (* «Кызыл Татарстан» газетасының 1929 елның 17 августында чыккан 158 номерыннан.)

Салих Сәйдәшев әсәрләрен беренче башкаручылар булдылар. Ләкин болар гына җитәрлек түгел иде. Вакытлы матбугат битләрендә композиторның әсәрләрен басып чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Моңа җавап булып егерменче еллар ахырында «Тамашачы», «Безнең юл», «Яңалиф» журналларында «Совет Армиясе маршы», артист Сакаев истәлегенә багышланган маршы, «Бибисара җыры» беренче тапкыр басылып чыга.

Шулай итеп, 20 еллар Сәйдәшевнең эшчәнлегендә иҗат уңышларына иң бай чор була. Актив иҗат эшендә аның композиторлык сәләте үсә һәм ныгый, үзенчәлекле иҗат йөзе формалаша, музыкаль стиленең төп сыйфатлары билгеләнә бара.

Татар совет музыкасының гомуми үсеше белән тыгыз бәйләнештә булган Сәйдәшев иҗатының бу чордагы иң зур әһәмиятле ягы шул иде: аның иҗаты яңа профессиональ татар музыка сәнгатенең үсешенә һәм формалашуына нигез салды, үзенең прогрессив юнәлештә булуы белән, татар музыка сәнгате өлкәсендә яшәп килгән зарарлы милли тенденцияләргә каршы чыкты.

Шуны искә алып үтәргә кирәк: 20 елларда һәм 30 еллар башында, татар музыкасының төп мәсьәләләре тирәсендә милли специфика һәм үсеш юллары турында кискен көрәш барды. Бу аз өйрәнелгән мәсьәләләрне хәл итү тупланган иҗади практикага нигезләнмәгән иде. Яңаның үсешенә, прогрессив музыка үсешенә бу мәсьәләләрнең иҗади практикага нигезләнмәве реакцион элементларның музыкаль культура үсешенә комачаулап килүенә урын калдыра иде. Бу реакцион элементлар татар музыкасының «үзенә бер төрле спецификасын», янәсе, саклап калырга тырышалар иде, янәсе, татар музыкасын «европалаштыруга» каршы көрәшәләр иде. Бу хәсрәт-теоретиклар татар музыкасының милли үзенчәлекләре белән профессиональ музыка сәнгате, музыка принциплары бергә үрелә алмый дип ышандырырга тырышалар иде. Үзләренең реакцион фикерләре белән алар татар музыкасын бөтен дөнья музыка культурасыннан ясалма рәвештә аерып, чикләп куярга, татар музыкасын «милли специфика» дип бозып аңлаткан тар рамкалар эченә бикләп калдырырга омтылалар иде. Шушындый зарарлы тенденция ул елларда С. Габәшинең музыка эшчәнлегендә чагылды. Музыка уку йортларында күп еллар эшләгән, үзешчән сәнгать хорлары белән җитәкчелек иткән, В. И. Виноградов белән бергәләп «Сания» һәм «Эшче» операларын тудырган С. Габәши татар музыкасына комачаулаган зарарлы тенденцияләргә каршы торган булырга тиеш иде кебек күренә. Ләкин аның иҗат һәм педагогик практикасы, бигрәк тә, теоретик чыгышлары ул зарарлы тенденцияләргә каршы тормавын күрсәтәләр.

Татар музыкасындагы, бер яктан, С. Сәйдәшев, икенче яктан, С. Габәши җитәкләгән ике юнәлешкә ачык һәм дөрес итеп беренче характеристиканы «Татар совет музыкасы һәм композитор А. Ключарев» дигән мәкаләсендә Муса Җәлил бирә. Бу мәкаләсендә Муса Җәлил С. Габәшинең, һич бәхәссез, үзе оригиналь музыкаль әсәрләр тудырган беренче татар музыкантларының берсе икәнен әйтә. Татар музыкасы үсешенең беренче чоры С. Габәши иҗаты белән бәйләнешле булуын билгеләп үтә. Ләкин революциянең беренче елларындагы иҗатын күз алдында тотып, Муса Җәлил С. Габәшинең милли дини буржуаз идеология тәэсиренә бирелүен әйтә. Муса Җәлил болай дип яза:

«Без, революциябезнең беренче чорында совет сәхнәсендә, феодал һәм буржуаз сыйныфының динчелек, милләтчелек идеологиясен үзләштергән, борынгы шәрык музыкасы йогынтысы астында булган музыка үрнәкләрен очраттык. Солтан Габәшинең «Кичке азан»га язган көйләре, «Тәкбир» музыкалары, «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» арияләре һәм һәртөрле «мөнәҗәтләре» менә шул төр музыкадан гыйбарәт иделәр. С. Габәшинең иҗаты белән характерлы булган бу беренче дәвер музыка үсешебездә менә шул милләтче шәрыкчылык идеологиясе йогынтысында булды...
Татар совет музыкасы өстендәге хезмәтнең күп өлеше танылган талантлы композиторыбыз Салих Сәйдәшев өстенә төшә. Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы гына бер дәвер булып санала ала. Без бу дәверне халык музыкасын үзләштерү, халык музыкасын эшләү һәм халык музыкасы нигезендә, иҗат итү дәвере дип атый алабыз. Габәши үз иҗатында борынгы шәрык музыкасына иярсә, Сәйдәш музыкасы үзенең беренче дәверендә күбрәк халык музыкасына, авыл моңына иярде» («Коммунист» газетасының 1933 ел, 30 ноябренда (№ 262. 534) басылган «Татар совет музыкасы һәм композитор А. Ключарев» дигән мәкаләдән).

Чынлап та Сәйдәшевнең 20 еллардагы иҗаты композиторның үзе өчен генә әһәмиятле иҗат үсеше чоры түгел, бәлки бөтен татар совет музыкасының зур үсеш чоры.
Композитор Сәйдәшевнең иҗат эшчәнлегенең икенче чоры 1930 елларны эченә ала. Бу вакытта инде СССРдагы барлык союздаш һәм автономияле республикаларда социализм җиңүеннән соң, совет халыкларының тормыш шартлары тамырыннан үзгәрде, профессиональ музыка культурасы шактый үсте, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли сәнгать туды. Музыкаль иҗат һәм музыкаль әсәрләрне башкару нык үсте. Талантлы композиторлар, музыкант-башкаручылар күтәрелеп чыкты. Милли опералар, балетлар, симфоник әсәрләр туды.

Күп милләтле совет музыка культурасының үсешенә милли республикалар композиторларының рус һәм чит илләрдәге классик музыканы иҗади өйрәнүе, аның прогрессив реалистик традицияләрен иҗади үзләштерүе бик әһәмиятле булды.

Безнең илебездәге халыкларның музыка культурасы үсеп формалашуына милли республика музыка вәкилләре белән рус совет музыкасы вәкилләре арасындагы иҗади дуслык һәм туганнарча ярдәм итешү зур роль уйнады.

Татар совет музыка культурасы утызынчы елларда гаять зур үсеш ясады. Москва Дәүләт Консерваториясендә һәм 1934 елда Москвада ачылган Татар опера студиясендә укып тәрбияләнеп чыккан яңа иҗат көчләре белән милли музыка кадрлары артты. Бу елларда Татарстанда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татар халык иҗаты йорты төзелде. Татар халкының, сәнгать үсешенә 1939 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрының ачылуы кыйммәтле өлеш булып керде. Татарстанда бер төркем талантлы композиторлар үсеп чыкты. М. А. Мозаффаров, А. С. Ключаревның бай иҗат эшчәнлеге киң колач алды. Н. Г. Җиһанов, Ф. 3. Яруллин, Җ. X. Фәйзи, 3. В. Хәбибуллиннарның иҗат юлы башланды.

Профессиональ композитор кадрларының үсүе музыка үсешен җанландырды, 20 еллар белән чагыштырганда, гаять киң масштабта музыка иҗат итү эше башланды. Татар совет җырлары һәм инструменталь әсәрләр тематик яктан, художестволылык ягыннан сизелерлек үсеп, опералар тууга, югары худбжестволы профессиональ әсәрләр тууга китерде.

1934 елдан алып, 1938 елга хәтле, Сәйдәшев татар музыкантларының зур бер группасы белән Татар опера студиясендә укыды, Москва консерваториясенең күренекле педагоглары аны композиция һәм музыка теориясе буенча укыттылар. Москвадан кайткач, Салих Сәйдәшев Татар дәүләт академия театрында эшләвен дәвам итте. 1939 елда, ул шул ук елны оешкан Татар совет композиторлар союзының члены булды. Татар совет музыкасының бердәм үсеш дулкынына Сәйдәшевнең дә бай иҗаты кушыла. Ул театрның яңа постановкалары «Бишбүләк»кә (Т. Гыйззәт), «Күзләр»гә (X. Фәтхуллин) музыка язды, Бу спектакльләргә язган күп кенә яңа җырлары һәм инструменталь музыкалары аның киң популярлашып, театр стеналарын үтеп чыгып, халыкта яңгырый. Шундый җырлардан «Бишбүләк» спектакленнән «Маһинур һәм Тимеркәй дуэты», «Партизаннар җыры», «Кызлар җыры», «Өмә җыры» һәм «Күзләр» спектакленнән Рәисә җырлары үзләренә аерым бер әсәр булып яшиләр.

1939 елда ТАССР Верховный Советы президиумы татар музыка сәнгате өлкәсендә күпьеллык зур иҗат эшчәнлеге күрсәткән өчен Салих Сәйдәшевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирде. Шуның белән бергә, хөкүмәтебез Татарстандагы башка сәнгать эшлеклеләренә дә почетлы исемнәр бирде. Бу бер шәхеснең хезмәт уңышларын гына түгел, ә бәлки гомумән татар сәнгатенең үсешен билгеләүне чагылдырган күренеш булды.
Бөек Ватан сугышы елларында, Татарстан композиторлары үз иҗатларында совет халкының фронтта һәм тылда героик көрәшен чагылдырдылар. Ул елларда күп кенә әсәрләр хәрби-патриотик темага багышланып язылдылар.

Композитор Сәйдәшев сугыш елларында «Ватан» дигән марш язды, Т. Гыйззәтнең «Изге әманәт» пьесасына музыка иҗат итте, хәрби шефлык эшләрендә актив катнашты.
Сугыштан соңгы елларда Сәйдәшев, бөтен татар композиторлары кебек үк, яңа әсәрләр тудыру өстендә эшләде, совет чынбарлыгындагы героик хезмәт батырлыкларын музыкада гәүдәләндерергә омтылды. Илебездәге әһәмиятле яңалыкларга ул үзенең әсәрләре белән вакытында иҗади җавап бирә барды. Ленин комсомолының утыз еллыгына багышлап, ул комсомоллар маршы язды. Татарстанның утыз еллыгына Г. Насрый сүзләренә язылган «Совет Татарстаны» дигән җырын бүләк итте. Яңа җырлар һәм инструменталь номерлар белән «Наемщик» драмасының музыкасын редакцияләп, яңартып чыкты.

1948 елда Салих Сәйдәшев Татарстан совет композиторлары правлениесенең председатель урынбасары булып сайланды.

Җәмәгать эшләрендә катнашу белән бергә, Сәйдәшев иҗат эшендә дә үзенең көчен киметми, башкаручы-музыкант буларак та эшчәнлеген үстерә төшә. Үзенең әсәрләренә багышланган концертларда дирижер буларак, Казанда һәм башка шәһәрләрдә чыгышлар ясый.

1950 елда Советлар Татарстаны җәмәгатьчелеге композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 50 ел, иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулуын билгеләп үтте. Татарстан Верховный Советы президиумы аңа Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирде.

Халыкның бу зур игътибарына, тирән мәхәббәтенә җавап итеп композитор дулкынланып иҗат эшенә бирелде. Татар дәүләт академия театрының «Кадерле минутлар» (Г. Насрый әсәре), «Алсу таң» (Т. Гыйззәт әсәре), спектакльләренә музыка язды. Шуның белән бергә, ул күп кенә лирик җырлар, яшьләргә багышланган җырлар иҗат итте. М. Садри сүзләренә «Яшьлек җыры», Ә. Ерикәй сүзләренә «Дуслык җыры», Г. Хуҗиев сүзләренә «Хәлисә» дигән җырларны язу белән бергә, пионерлар һәм балалар өчен дә күп кенә җырлар тудырды. Бу җырлар матур, ачык мелодияле, образлы яңгыраулары белән һәрвакыт башкаручыларны кызыксындырып, тыңлаучыларның мәхәббәтен казанып, халыкта яшиләр. Г. Насрый сүзләренә язылган «Салют бирәбез», «Зәңгәр күл» җырлары, Ш. Маннур текстына язылган «Туристлар җыры», М. Хөсәен сүзләренә язылган «Укучылар вальсы», М. Садри сүзләренә язылган «Москва турындагы җыры» — балаларның иң яраткан җырлары.

Советлар Союзы герое патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә зур хөрмәт белән композитор Салих Сәйдәшев «Җырларым» исемле яңа әсәрен язды. Бу музыканың тексты итеп ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шул исемдәге шигырен сайлап алды. Шагыйрь Муса Җәлилнең сәнгать көченә ышанычы Салих Сәйдәшев өчен бик кадерле тойгы иде. Муса Җәлил бу җырында үз җырларының мәңге үлмәскә хаклы икәнен җырлады, һәм ул үзе дә мәңге үлмәс шагыйрь булып калды. Менә шушы җырдагы зур ышаныч Салих Сәйдәшевнең бөтен музыкаль иҗатында яңгырый. Кызганычка каршы, бу җыры Салих Сәйдәшевнең соңгы җыры булды. 1954 елның 16 декабрендә, Москвада, озакка сузылган каты авырудан соң, талантлы композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең гомере өзелде. Вакытсыз килгән бу үлем татар совет музыка культурасы эшлеклеләре сафыннан өлкән буын популяр композиторны, тыйнак, сөйкемле иптәшне, якын дусны тартып алды.

Патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил болай дигән иде:

«Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма».


Муса Җәлилнең бу сүзләрен бөтен иҗаты халыкка кайнар мәхәббәт белән сугарылган Салих Сәйдәшев тә кабатлый алыр иде. Сәйдәшев бөтен иҗатын, үзенең бөтен талантын туган халкына бүләк итте. Халык моңа җавап итеп аны үзенең композиторы — халык композиторы дип атады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International