Безнең яшьлек (М. Мозаффаров)

Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б.

...«Шәрекъ клубы» халык белән шыгрым тулы. Тамашачылар арасында язучылар, журнал һәм газета редакторлары, арттагы рәтләрдә шәкертләр, ә барьер янында хәтта малай-шалайлар да бар. Җизнәм — «Ялт-Йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиев белән клубка килеп керүгә, мин дә шулар янына ашыктым. Бу көнне «Сәйяр» труппасы Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ен күрсәтергә тиеш иде. Тик миңа аның мәкере ни, мәхәббәте ни — берсе дә аңлашылмый. Спектакль барганда уйнаучы оркестрны көтәм мин. Пәрдә төшә, шау-гөр килеп кул чабалар, һәм, озак көттермичә, мандолина, гитара, скрипкадан торган оркестр уйнап җибәрә, йотылып шуны тыңлыйм.

— Ну, малай, скрипкәчесе шәп сыза, ә...— дигән тавышка әйләнеп караган идем — минем кебек үк 14—15 яшьләрдәге, зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле, ефәк кебек кара чәчле бер малай тора. Минем борылуымны күргәч, ул шатланып елмайды да оркестрга ымлап куйды. Янәсе, кара ничек оста уйныйлар! Бу малай Салих булып чыкты. Ул клубка җизнәсе Шиһап абый Әхмеров белән килгән икән. Салих миңа пианинода уйнавын әйткәч, мин дә һөнәремне белдерергә ашыктым:

— Ә мин мандолинада уйныйм,— дидем. Чыннан да, бу елларда мин мандолинада үземчә бик яхшы итеп уйный идем.

Безнең дуслык шул кичтән башланды. Аерылышканда өйләребезне әйтештек.. Аралар ерак та түгел икән: ул Сенная (хәзерге Париж Коммунасы) урамында, ә мин Евангелистская (хәзерге Татарстан) урамында торам. Йортларыбыз бер-берсенә аркалары белән терәшкәннәр. Икенче көнне мин, өй түбәсенә менеп, Салихларның ишек алдын күзәтә башладым. Ул арада өйдән Салих килеп чыкты һәм мин түбәдән аларның ишек алдына төшкәнемне сизми дә калдым. Түбәдән йөрү, койма аша сикерүләр безнең гадәткә кереп китте. Бу 1915 ел иде...

Малай чакта очраклы гына башланган дуслык, көн саен ныгый барып, Салих минем иҗат эшемдә дә иң якын киңәшчемә әйләнде. Без һәр өйрәнгән көебезне бер-беребезгә уйнап күрсәтә торган булдык.

Беркөнне Салих койма башыннан миңа сызгырды. Йөгереп янына бардым. Дустым ашыга-ашыга сөйли башлады:

— Мансур, малай, мин бер-ике яңа көй өйрәндем,— вальс, романслар, сиңа уйнап күрсәтермен күрсәтүен дә... Тагын башка кешеләргә тыңлатасы иде. Беләсеңме, пароход салоннарында бик яхшы рояльләр була икән, анда тыңлаучылар да күп, әйдә пароходта әйләнеп кайтабыз...

Миңа нәрсә, Салихны тыңлау өчен теләсә нигә әзер мин. Ни бар акчаларыбызны җыйнаштырдык та пристаньга төшеп киттек. Чистай ягына юл алырга торган бер пароходның дүртенче классына билет, алдык. Пароход кузгалды. Без йөгерә-йөгерә I—II класс палубасына күтәрелдек. Су өстендә шундый рәхәт, күңелдә берьюлы мең төрле көйләр туа. Аларны тәртипкә салырга мөмкин түгел. Шул рәвешле беравык сихерләнеп-исереп тирә-юньдәге матурлыкка сокланып торганнан соң, Салих түземсезләнеп:

— Салон дигәннәрен эзләргә кирәк инде,— дип куйды.

Дустымның теләген мин дә куәтләдем. Озак эзләмәдек — берничә минуттан без идәненә йомшак хәтфә паласлар җәелгән, урындыкларына ап-ак чехоллар кидерелгән бик якты иркен бүлмәгә килеп кердек. Залда кеше күп түгел, бик яхшы киенгән, сакал-мыегы кырылып, пудра сөртенгән берничә әфәнде үзара ни турындадыр бәхәсләшеп утыралар. Уң кул почмактагы рояльне күреп, Салихның күзләре ут уйный башлады.

— Хәзер бер-икене генә чиртәм —зал шыгрым тулачак, менә күрерсең,— диде ул, тыңлаучыларның азлыгына минем кәеф китүне сизеп.

Ул кыю гына рояль янына үтте. Әфәнделәр сәерсенеп Салихның ямаулы чалбарына, җиңнәре кыскарып беткән күлмәгенә карап алдылар. «Ничек шундый малай беренче категорияле салонның рояле каршына утырырга батырчылык итә?» — дип уйладылар бугай алар. Менә Салих бармакларын җиңелчә генә клавишларда йөртеп алды. Беренче авазларны ишетеп, залга пароходның бер хезмәткәре килеп керде. Рояль каршында йолкыш малай утырудан ачуы чыгып, аның күзләре зур булып ачылды. Ул йөгереп килеп Салинхың якасыннан эләктереп алды...

Дүртенче классның балык кисмәкләре өстенә урнашып алгач та, салондагы әфәнделәрнең шаркылдаган тавышлары колак төбендә яңгырап торды.

Пароходның беренче тукталышында ук төшеп калдык — Богородицкий (хәзерге Кама Тамагы) пристане иде ул. Без Казанга кайтучы пароходны көтә башладык.

— Ярар, бөтенесе шундый булмас. Кайтканда уйнатырлар әле,— дип, Салих мине юатырга тырышты.

Ләкин тырышлыгыбыз бушка китте. Коенып, кул-битләребезне юып чыксак та, беренче категорияле салонда безнең дүртенче класс кешеләре икәнлегебезне әллә кайдан белделәр. Салоннан тагын куып чыгардылар, без тагын дүртенче классның кисмәкләре өстендә утырып калдык...

Балалык еллары үтеп тә китте. Октябрь революциясе көннәрендә Салих пианинода яхшы ук уйный иде инде. Шул елда без гимназистлар, студентлардан оештырылган кыллы һәм тынлы оркестрда катнаша башладык. Мин — кларнетта, Салих трубада уйный иде.

Оркестрга йөри башлауга Салих бик пөхтә егеткә әверелде. Ул кара костюм кия, галстук бәйли. Башында бәрхет кара кәләпүш. Иптәшләре белән илтифатлы сөйләшә, һәркемгә якты чырайлы.

Җомга көннәрдә Большой театр бинасында (хәзерге Качалов исемендәге театр) татарча спектакльләр куела. Безнең оркестр тәнәфес-антрактларда уйный иде. Әле бик яшь булса да, Салихның музыкага карашы ифрат җитди: көйләрнең бертавыштан гына яңгыравы аны канәгатьләндерми иде. Аны оркестр музыкантлары бик ихтирам итәләр иде. Салихтан бик күп яшькә олы, инде зур тәҗрибәле музыкант — скрипкачы Хәбибулла ага Әхмәдуллин да аның һәр сүзен игътибар белән тыңлый һәм Салих күрсәткәнчә уйнарга тырыша иде. Берәр яңа көй өйрәнә башладык исә, түземсезлек белән Салихның күрсәтмәләрен көтәбез. Әйтерсең лә, ул безне әкияттәге ниндидер гүзәл сихри дөньяга алыт керә.

Бара-тора бу оркестр таралды...

1918 елда Салих үз теләге белән армиягә — Көнчыгыш фронтка китте. Шуннан соң мин аны 1923 елда, инде Академия театрының музыка җитәкчесе булгач кына очраттым. Аның зур иҗади эшләре шул елларда Татар дәүләт академия театрында башланды. Спектакльләргә язган җырларын ул миңа уйнап күрсәтә, кыенлыкларын минем белән уртаклаша иде.

Салихны көйләр чишмәсе дип атыйсы, килә. Ул көйләрне ничек иҗат итим дип газапланмый, ә күңелендәгесен тизрәк ноталарга салу, язып өлгерү мәсьәләсе генә аны борчый төсле тоела иде. Шуңа күрәдер, әсәрен симфоник оркестр өчен эшләгәндә ул еш кына партитураны язмый иде, ә һәр музыка коралы өчен турыдан-туры партияләр яза иде. Аннан соң театрның ноталар китапханәчесе Мөхәммәт Яушев һәм мин әлеге партияләрнең дубликатларын күчереп яза идек. Мөхәммәт Яушев һәм Мөхәммәт Йосыпов икесе дә скрипкачылар иде. Икесе дә Салихның якын ярдәмчеләре, гомерләре буе аның кулъязмаларын — ноталарын күчереп язучылар, аның дуслары иделәр.
Без аның соңгы көненә кадәр якын дуслар булып яшәдек.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International