Ибраһим Салахов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://tatar-congress.org/ru/zhizn/obshestvo/kokshetauskie-tatary-polnyy-vpered/

2021 нче елның 30 августында күренекле татар язучысы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низам улы Салаховның тууына 110 ел тулды. Яңа биобиблиографик белешмәлек шушы истәлекле датаны күздә тотып төзелде.
Ибраһим Салахов татар әдәбияты мәйданында «Күкчәтау далаларында», «Имәннәр тамыр җәйгәндә», «Дала дулкыннары», «Колыма хикәяләре» кебек күләмле романнары белән киң танылган каләм иясе.
И. Салахов тоткынлыктан котылып кайтканнан бирле үзенең туган төбәгендә – Казакъстанның Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында яшәп иҗат итә.
Татарстаннан еракта гомер кичерүенә карамастан, Казанда чыга торган матбугат басмалары белән даими элемтәдә яши, газета-журнал битләрендә хикәяләре, истәлек язмалары, мәкаләләре белән катнаша.
«Колыма хикәяләре» китабы өчен И. Салахов 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1992 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул шулай ук Казакъстанның «Парасат» («Алтын дуслык») ордены кавалеры, Күкчәтау шәһәренең почетлы гражданины була.
Яңа биобиблиографик белешмәлектә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, әсәрләре, фотолар, методик материаллар, презентацияләр, аудиязмалар, Ибраһим Сәлахов турындагы мәгълүмати чыганаклар  белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында ˗ «Библиография» бүлегендә И. Сәлаховның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Белешмәлек рус һәм татар  телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Әсәрләре

Аудиоязмалар

Фотоархив

И. Салахов турында мәгълүмат чыганаклары

И. Салаховка багышланган методик материаллар, презентацияләр

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 6 декабре, 14:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International