Сагыну (Ибраһим Сәлахов)

Чыганак: Ак чәчәк атар иде : Хәсән Туфан турында истәлекләр / төз. Х. Әюпов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - 368 б.

Беренче кат куллар бирешкәч үк
Таныдың син безне, таныдың,
Ярты сүздән аңладың син, Себер,
Бездә керсез йөрәк барлыгын.
Хәсән Туфан

Альбомымда күп вакыт узудан инде тоныклана да башлаган бер фоторәсем бар. Ул минем өчен аеруча кадерле. Эчем пошканда, күңелсезләнгәндә альбомны алам, озаклап карыйм. Уйланам. Сагынам, өзелеп сагынам мин бу рәсемдәге жан дусларны.

Без анда өчәү. Өчәү... Хәзер мин берүзем генә. Япа-ялгыз. Икебез инде дөнья куйды. Тирән хәсрәт. Ул инде минем күңелдә мәңге бетәшмәс, кансырап торган чи җәрәхәт.

1956 ел. Көз. Казан. Карлы яңгыр ява. Шыксыз көннәр. Әмма нәкъ менә шушы шыксыз, күңелсез көннәр безнең, язмышта иң шатлыклы, якты көннәрнең берсе булды.

Без — өчәү. Ләкин без әле бер-беребезне күрмәгән, күрешмәгән. Алай гына да түгел, без әле бер-беребезнең ни хәлдә икәнен дә белмибез — исәнме? Әллә озын юлның ахырына хәтле барып җитә алмыйча, берәр борылышта егылып калганмы? Белми идек әле ул вакытта, белми идек.

Без — өчәү.
Беребез — Котластан, беребез — Норильскидан, беребез — Колымадан.

Алда без юрый да алмаган сөенечле очрашу көтә икән безне. Унтугыз елдан соң! Бер гомер бит үзе без аерылышканга! Кем уйлаган мондый бәхетле очрашу булыр дип.

Бауман урамы. Матбугат йорты. Якшәмбе саен өмәләр оештырып, унар-унбишәр кирпечне аркалап, һаман югарыга-югарыга ташып салган бина бит бу! Култык таякларыма абына-абына, ашыгып баскычлардан күтәреләм, икенче катка. Язучылар союзы идарәсенә кереп күрешер-күрешмәс, миңа чакыру билеты бирделәр. «Хөрмәтле иптәш, Сезне Татар опера һәм балет театры бинасы ачылу тантанасына чакырабыз». Имәнеп киттем.

Бусы да һич уйланмаган сөенечле очрак лабаса. Мин бит әле ул бинаның нигезен әзерләү өмәсенә катнашкан идем... Унтугыз ел элек...

Яз. Институт паркындагы мәһабәт юкәләр үзләренең балга манылган нәни яфракларын әле яңа гына җәеп җибәргәннәр, һавада сулап туя алмаслык хуш ис — бал исе. Без әнә шул зифа юкә агачлары тирәсендәге ямь-яшел, хәтфә түшәккә сузылып ятып, соңгы имтиханнарга әзерләнәбез. Шулай беркөн дөньяны онытып, китап-конспектларга мөкиббән китеп, гыйлем эстәгәндә, институт комсомол комитеты секретаре Бәдигов, йөгерә-атлый, мышнап килеп чыкты.

- Кай җәһәннәмгә таралдыгыз, үзегезне эзли-эзли арып беттем,— ди.
- Ни яна?
- Янмый,— Бәдигов юкә агачына терәлде, чыннан да арыган икән,— яңа райкомолдан шалтыраттылар, иртәгә сезнең факультет «Бакыр бабай» бакчасына өмәгә барырга тиеш.
- Иртәгә. Иртәгә якшәмбе, аннан үзең беләсең, зачетлар.
- Барысын да беләм. Бу бик ашыгыч эш икән. «Бакыр бабай» бакчасында зур бер бина салачаклар, ди. Менә шуның өчен андагы агачларны казып алып, каядыр күчерергә, ди.

Аптырап калдым. Ничек инде Казанның нәкъ үзәгендәге гөлбакчаны туздырырга? Алай да икенче көнне бөтен факультет белән көрәкләр, ломнар күтәреп, җырлый-җырлый «Бакыр бабай» бакчасына киттек.

Унтугыз елдан соң хәйраннар калдым — әкият. Кайчандыр агачлар күләгәсендә «Бакыр бабай» утырган бакча урынында мәһабәт, искиткеч гүзәл сарай. Бинаны әйләнәм — сокланып туялмыйм. Бинаның ике ягында куышта ике бөек шагыйрь басып тора. Аларга тәгъзим белән баш иеп сәлам бирдем. Нәкышләп бизәлгән биек түшәмнәрдә бәллүр чәчәкләр булып Кәндилләр балкый. Аларның һәрберсендә күптән-күп шәмнәр яна — мәрмәр баскычларга, залларга, фойеларга нур түгелә. Бәйрәмчә матур, пөхтә киенгән хатын-кызлар, ирләр көлешә-сөйләшә өске катка .ашыгалар. Мин дә шул агымда. Әмма мин, үземнең бу күркәм кавемгә ят булуымны күреп-тоеп, гарьләнәм һәм каушыйм. Гарьләнәм, чөнки минем өстемдә таушалган иске кием-салым. Каушыйм, чөнки култык таякларым мәрмәр басмаларда шуып-шуып китәләр. Гүя алар: «Кара әле, хуҗа, без монда ялгыш килеп чыктык ахры, бу без йөри торган төш түгел ич!»—дип, мине шелтәлиләр һәм атлаган саен чайкалып кире чигенәләр.

Ниһаять, тирләп-пешеп, фойеның биек ачык ишеге янына килеп терәлдем.

Зур, якты, матур зал. Сап-сары балавыз белән ялтыратылган көзге-паркет идән. Стена буйларында кызыл бәрхет белән тышланган аркасыз йомшак, озынча урындыклар. Уртада шатлык белән балкыган халык чайкала — биек үкчәле нәфис туфлиләр, ялт-йолт итекләр, ботинкалар паркетка тияр-тимәс кенә шуалар.

Мин ишек янындагы йомшак урындыкларның берсенә елышып, кыяр-кыймас кына чүктем — култык таякларымны аска яшердем. Үзем сокланып фойеда арлы-бирле йөргән матур, шат, пөхтә кешеләргә карыйм. Казанлылар. Мин бит ун ел алар белән бергә кайнадым. Ә хәзер мин аларның берсен дә танымыйм, алар мине... Кем танысын, ди. Казаннан киткәнемә менә инде егерменче ел китте. Ә шулай да, кем белә бит? Бу күңелле төркемдә бәлки мине танучылар да бардыр. Ләкин алар мине шәйләмәгән булып, мөгаен читкәрәк авышалардыр. «Халык дошманы» ярлыгы тагылган арестант белән кемнең күрешәсе килсен ди, бигрәк тә мондый тантанада, халык алдында. Гәрчә нәкъ менә кичә Казанда Союз Верховный судының минем эшне киредән карап, гаепсез дип табып, реабилитацияләве турында рәсми карарын алган булсам да. Нәкъ менә шушы кәгазь мине бу гүзәл сарайның ачылу тантанасына китерде бит. Әмма хәзер менә Штраус вальсы дулкыннарында рәхәт йөзүче шат казанлыларның миндә ни эше бар? Киресенчә, мин монда ак козгын ич.

Сискәнеп киттем, кемдер артымнан килеп кочты.

- Таны, кем бу?
Каушап калдым, бик таныш тавыш шикелле. Үз гомеремдә ишеткән барлык дус-иш, таныш-белешләрнең барысының да тавыш төсмерләре колагымнан зыңлап узды. Ләкин бу йомшак, аз гына моңсу тавышның кемнеке булуын һич тәгаенли алмыйм.
- Йә инде, тизрәк әйт!
- Сөббух!—дип кычкырып җибәрдем.— Сөббух Рафиков!

Без кочаклаштык. Күзләргә кайнар яшь тыгылды.

Ниһаять, бу шатлыклы күрешүнең беренче давыллы хисләре акрынлап чигенде — без бер-беребезгә карап тын калдык.

Галимҗан Ибраһимовны тәбрикләү хатына кул куйганы өчен кулга алынып, Норильскига сөрелгәндә ул әле япь-яшь, коңгырт кара чәчле, зур соргылт күзле, аксыл йөзле, һаман елмаеп тора торган дәртле егет иде. Хәзер инде ир уртасы. Киң маңгайда — җыерчыклар, күзләрдә — тирән моң, чәчләр сирәгәя төшкән. Әмма аның йөзендә чытыклык, ачу яки ачыну ярсулыгы сизелми. Аның иреннәрендә һаман әле самими елмаю.

- Ибраһим,— кинәт аның иреннәре тетрәнеп китте. Йөзенә күләгә төште — күрәсең, минем артык текәлеп каравым аны борчыды, бу караштан котылырга ашыкты. Кулын минем иңемә салды һәм кычкырып, аз гына шаярткан сыман, сүзгә чакырды.
- Йә, Колыма аюы, сөйлә, нинди приискаларда булдың, күпме алтын казып алып кайттың?
- Җитәрлек...— яртылаш бөкләнеп, бил каешына эленгән чалбар балагына ишарә ясадым,— тик бер аякны... Сүземне очлый алмадым, кемдер бүлдерде:
- Менә алар кая посканнар, ә мин аларны эзли-эзли арып беттем.

Күтәрелеп карадык та сөенечтән сикерешеп тордык. Мин бер аягым юклыгын да онытып җибәргәнмен, күтәрелүгә авып киттем. Хәсән ага Туфан мине кочып алды. Ул арада Сөббух та үзенең озын куллары белән безне урады — өчебез бер кочакка сыйдык, бер-беребезнең йөрәк тибешен тыңлап сүзсез калдык.

Җиз кыңгыраулар чыңлады.

Халык тамаша залына агыла башлады. Без дә аңыбызга килдек. Туфан ага иелеп, урындык астыннан минем култык таякларын алып бирде, бер култык таякларына, бер үземә карады да нигәдер башын чайкады һәм рәнҗүле елмайды.

- Мөкәфәт...

Хәтерем ялгышмаса, 1926 елның кышы иде. Безнең Күкчәтау татар мәктәбенең кыйраәтханәсенә Казаннан чираттагы татар газета-журналлары килде. Арада «Безнең юл» да бар иде. Зур тәнәфестә кыйраәтханә бүлмәсенә кереп, «Безнең юл»ны алып актара башладым. Беренче битләрне ачуга, түбәм күккә тигәндәй булды — сөенеч! Кем белән булса да бу шатлыкны бүлешергә кирәк. Йөгердем — коридор уртасында малайлар белән көрәшеп яткан Нурины (булачак шагыйрь Нури Арсланов) җилтерәтеп алып килеп журналны ачтым.

- Карале, монда менә кемнәрнең шигырьләре, рәсемнәре.

Ул арада звонок шылтырады. Мин журналны костюм эченә яшереп, сыйныфка алып кердем. Без арткы партада утыра идек. Дәрес барганда журналны алмаш-тилмәш карап, укыштырып алабыз.
Журнал Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы белән ачылган иде. Ике шигъри колонка уртасында — шагыйрьнең рәсеме. Ул башын аз гына түбән иеп, уйланып басып тора. Калын кашлар астында зур күзләр, иңнәренә тузып төшкән тынгысыз чәчләр. Өстендә килешле костюм-чалбар, галстук.

Тагын берничә биттән — «Урал эскизлары», Хәсән Туфан шигырьләре. Аның да бөтен буйга төшкән рәсеме шигъри колонкалар арасында. Ул да башын аз гына кыңгыр салган. Моңсу күзләр, кабарып торган чәч. Костюм, ак күлмәк.

Такташның шигырьләрен без элек тә газета-журналларда очрата һәм яратып укый идек. Ә менә Хәсән Туфан — беренче тапкыр! Шигырьләре дә ят. Рифма, ритмнар башка. Без күнеккән шигъри вәзеннәргә сыймый. Ә шулай да беренче укудан ук ул шигырьләр безнең күңелне үзенә җәлеп итте, хәтта ятланып калды.

...Әллә инде минем уйлар авыргамы,
Әкрендегез инде вагоннар.

Күкчәтау җидееллык мәктәбен тәмамлагач, без Нури белән Казанга киттек. Ул художество, мин педагогия техникумына. Татар мәдәнияте йортында атна саен әдәби кичәләр уздырыла. Шушында инде мин йотлыгып Һади Такташны, Хәсән Туфанны тыңладым. Тыңлаган саен аларның тылсымлы шигырьләре белән сихерләндем.

«Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы» газеталары һәм «Авыл яшьләре» журналы редакцияләрендә иртәдән кичкә хәтле ыгы-зыгы: укучылар, пионерлар, яшь язучылар. Ә кичкырын олы язучылар да кереп гәпләшеп, шигырь укып утыралар. Аеруча көтелгәннәре — Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми. Анда-санда Мәскәүдән Муса Җәлил дә килеп төшә. Менә шунда инде мин алар белән танышып-аралашып киттем. Күкчәтауда вакытта өметләнгән өметем — олы шагыйрьләр, язучылар белән танышу, үзем «Яшь ленинчы»да эшли башлагач, әнә шулай тормышка ашты.

Юк, дуслар турында «күрмиләр» дип, көфер уйлар уйлаганмын икән. Әкиятләрдәге кебек үк гүзәл бинаны ачу тантанасыннан сон, концерт тәнәфесләрендә таныш-белешләр килеп кочып, хәтта үбеп күрештеләр — сөенделәр. Ә радиостудиядәге дуслар: Зәкия Садыйкова, Гайшә Бикмөхәммәтова, Суфия Гыйззәтуллина безне өйләренә кунакка чакырдылар.

Иртәгесе көнне кичкырын без трамвайга утырып, Яңа бистәгә төшеп киттек.

- Әйдүк-әйдүк, хуш килдегез, хөрмәтле кунаклар,—дип, хуҗалар — Зәкиянең әтисе белән әнисе, ишекне үзләре үк ачып, куанып, якты йөз белән каршы алдылар.

Без хәл-әхвәл сорашкан-танышкан арада, өстәлдәге күп нигъмәтләр уртасына таҗ булып, әле генә майлы табада сикергәләгән милли ашыбыз — пәрәмәчләр килеп утырдылар. Ул да булмый, пар бөркеп җырлап торган самавыр да үз урынына менеп кунаклады.

- Әйдүк, җитешегез, кунаклар, пәрәмәч ул кайнарында ләззәтле,— дип, хуҗалар сыйлый да башладылар.

Баллап-майлап, пәрәмәчләп-коймаклап, каймак салган һинд чәен эчеп, тирләп, хуш булып, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан кузгалуга, пианино тавышы яңгырады. Зәкиянең пианиносы да бар икән.

Керә-керешкә абайламаганбыз. Бу музыка тагын кәефне хозурландырды. Милли моң. Анда ниндидер тылсымлы бер могҗиза бар. Ул үзенең беренче яңгырашыннан ук сине әсир итә — канатландыра, биекләргә күтәрә, яки тирән сагыш дәрьясына батыра. Ә безгә, унтугыз ел буена ул моңнан мәхрүм булганнарга, бу яңгыраш — күктән иңгән илаһи аваз иде. Зәкия уйный, Гайшә белән Суфия җырлыйлар.

Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны...

- Уф! — Кинәт Хәсән абый авыр итеп көрсенде. Аннан йөзен ике кулы белән каплады да, ашыгып өйалдына чыгып китте. Клавишлар чәчрәп тындылар. Җыр өзелде.

Мин аптырап, ни әйтергә белми, Хәсән абый артыннан чыктым. Ул ишек яңагына сөялгән дә, үкси-үкси елый иде...

Еласак та, көлсәк тә, бездән дә бәхетле кеше юк иде бу көннәрдә, һәрберебезнең кулында ничә еллар буена зарыгып көткән бәхет ярлыгы — «җинаять дәлилләре табылмаганлыктан, сез гаепсез...»

Без Сөббух белән икебез Казанга вакытлы гына, Союз Верховный судының безнең эшне яңадан карап чыгарачак карарын алыр өчен генә килгән идек. Ә Туфан ага — казанлы, монда аның үз оясы. Әмма, кызганычка каршы, ул оя аны өнсез, караңгы каршылый. Шуңа күрә Туфан ага үзенең фатирына ашыкмый, гел безнең белән.

Нәкъ без Казанга килгән көннәрдә Язучылар союзында татар поэзиясе антологиясен татар-рус телләрендә чыгару мәшәкате купкан иде. Аның редколлегия әгъзасы Хатип Госман:

- Сез, егетләр, өмәнең нәкъ өстенә килеп төштегез, афәрин! — диде.— Инде җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Әүвәле үзегезгә аеруча хуш килгән шигырьләрегезне сайлап, антологиянең татар һәм рус редакцияләренә тапшырыгыз. Аннан, русчага тәрҗемә ителәчәк шигырьләрегезгә юлга-юл тәрҗемәләр эшләгез. Тиз башкарыгыз. Болай да инде соңлыйбыз, кулъязмаларны инде үткән айда ук нәшриятка тапшырырга кирәк иде. Хәерле сәгатьтә, фатиха!

Билгеле инде, без сөенеч белән эшкә тотындык. Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубы көндезләрен буш, тыныч. Без шунда күтәреләбез дә, өчебез өч өстәлгә утырып, шигырьләребезне сүзгә-сүз, юлга-юл, русчага тәрҗемә итә башлыйбыз. Башта аерым-аерым утырсак та, тора-бара бер өстәлгә — Хәсән абый өстәленә җыелабыз.

Без инде нәкъ теге борынгы әкиятләрдә күңелләргә курку сала торган «барса-кайтмас» юлларыннан ниндидер могҗиза белән генә исән калып, кире кайта алган «бәхетле тазлар». Безнең ул мәхшәрдә күргән-кичергәннәр һичшиксез зур бер кәрванга авыр йөк була алыр иде булуын, ләкин нигәдер беребез дә ул «йөкне» бушатырга ашыкмыйбыз. Бары зур өстәл артына тезелешеп утырып, бер-беребезгә комачауламыйча, уйга талабыз. Сөббух, ябык кулларын өстәлгә җәеп салып, маңгай сырларын челпәрәмә китереп ватып, күзләрен еракка юнәлткән. Хәсән ага нәрсә турында уйлана— минем өчен сер.

Беренче тапкыр укудан ук күңелемә уелып калган «Урал эскизлары»нда:
Эдиссонга тиңдәш булыр башын
Нигә инде шагыйрь ясаган?..

дигән гади, тирән мәгънәле юллар бар. һич ризасызлык белдермим, безнең Хәсән ага үз өлкәсендә һичшиксез Эдиссонга тиң була ала. Әмма килеш-килбәте, кыяфәте, акылы, уй-фикерләре белән күбрәк борынгы юнан философы Сократка тартым, дияр идем. Киң маңгай, тирән сырлар, чал чәч, яңак сөякләре калкып торган ябык-озынча йөз һәм тирән-уйчан күзләр.

- Егетләр,— кинәт ул сискәнеп, ниндидер авыр уйлардан арынырга теләгәндәй, башын күтәреп, чайкап җибәрде. Чал чәчләр тузышып маңгайга төштеләр.— Бер шигырь укыйм әле сезгә, рөхсәтме?
Һәр икебезгә аерым-аерым карап елмайды, бары тик аңа гына хас ихлас, самими елмая. Тавыш гадәттәгедән дә йомшаграк, йөрәк авазы.

Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр,
«Сагынма!» дип янап киткәннәр;
Күнмәгәнсең... эштән сөрелгәнсең,
Еллар сине донор иткәннәр.
Посылкалар белән ярдәм иттең,
— Без бит илдә... өйдә бит, — дидең.
Ә ул ярдәм —
Каныңа алыштырган
Паекларың икән бит синең...
Алдарсың дип уйлый идемме соң?
Ә син мине алдагансың ич,
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
Каның белән ялгагансың ич!
Соңгы таңың беленеп килгәндә дә
Күрешү көнен көткәнсеңдер дә,
Ләкин ирек,
Бераз кичегеп килеп,
Эзләп тапты мине Себердә...

Әйе, ул көннәрдә без өчәү идек, өч дус бергә идек бит. Ә хәзер — ялгыз. Әйтерсең лә кара урман уртасындагы ялгыз кәккүк. Сагынам, бик сагынам мин ул дусларны һәм өзелеп моңланам.

1986
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International