
Чыганак: http://protatarstan.ru/tat/2019/10/14/
Г. Шамуков – әдәбият-сәнгатьнең төрле тармакларында көчен сынап, һәркайсында үзенчәлекле эз калдырган күпкырлы иҗат кешесе.
2019 нчы елның 11 декабрендә күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Рухулла улы Шамуковның тууына 110 ел тула.
Ул 1930 елда Уфа сәнгать техникумын тәмамлап, Башкорт академия театрында эшли башлый. 1946 елдан Татар академия театрында эшли. Актер буларак, ул үзенең ярты гасырга сузылган сәхнә гомерендә татар театр сәнгате тарихында онытылмас сәхифәләр булып калырлык дистәләрчә образлар, характерлар иҗат итә. Габдулла Шамуков сәхнә эшчәнлеге белән бергә пьесалар тәрҗемә итә, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле.
Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы Россиядә Театр елы билгеләп үтелү һәм киң кырлы талант иясенең тууына 110 ел тулу уңаеннан төзелде. Биредә Г. Шамуковның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы мтериаллар, аның хакында истәлекләр, фотоархив, видеоязмалар тупланды.
«Библиография» бүлегендә олуг артистның әсәрләре, тәрҗемәләре тупланган җыентыкларның, аның турындагы хезмәтләрнең, мәкаләләрнең исемлеге урнаштырылды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
2024 елда Габдулла Шамуковның тууына 115 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаеннан электрон белешмәлек тулыландырылды. Аңа соңгы биш елда Интернет киңлекләрендә дөнья күргән материаллар өстәлде, шул еллар эчендәге яңа библиографик чыганаклар белән баетылды.
Тәрҗемәи хәле
Тормышы һәм иҗаты турында
Истәлекләр
Әсәрләре
Видеоязмалар
Фотоархив
Г. Шамуков турында Интернет челтәрендәге мәгълүмат чыганаклары
Библиография
Соңгы яңарту: 2024 елның 17 декабре, 17:18