Шәриф Камал. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://dzen.ru/a/YjRP2YJqbAJ0zHQH

2024 нче елда татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләреннән берсе Шәриф Камалның (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев (1884-1942) тууына 140 ел тулды. «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән  чираттагы электрон биобиблиографик белешмәлек әлеге истәлекле дата уңаеннан төзелде. 

Шәриф Камал – үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Татар әдәбияты тарихында Шәриф Камал иң башлап кыска хикәя-новеллалар остасы була­рак танылган каләм иясе.

Шәриф Камал егерменче гасыр башларында ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1906 елда яшь егетнең «Сада» («Аваз») исемле тәүге ши­гырьләр җыентыгы дөнья күрә. Күренекле каләм иясе 1909 елда проза жанрындагы беренче әсәрен – «Уяну» исемле хикәясен яза һәм ул Оренбургта чыга торган «Шура»  журналында басылып чыга. 1910 елда Ш. Камал гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә һәм шул елдан башлап Октябрь инкыйлабына чаклы «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшриятында әүвәл хисапчы, ә соңга таба редакциянең әдәби хезмәткәре булып эшли. Оренбург Шәриф Камалның иҗаты чәчәк аткан урын була. Нәкъ менә биредә ул үзенең баш­лангыч чор иҗатының таҗы са­налган «Акчарлаклар» әсәрен яза, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасын, утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә иҗат итә.

1925 елда Шәриф Камал Казанга күченеп килә. «Кызыл Татарстан» газетасында, «Совет әдәбияты» журналында эшли. Биредә ул «Таң атканда», «Козгыннар оясында», «Таулар», «Томан артында», «Ма­тур туганда» кебек татар әдәбия­тының классик фондын тәшкил иткән әсәрләрен яза.

1934 елда Шәриф Камал СССР Язучылар союзы сафларына алына.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Тәкъдим ителә торган белешмәлектә язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, аның турындагы видеоязмалар, фотосурәтләр (фотоархив), методик материаллар тупланды. «Библиография» бүлегендә әдипнең басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы чыганаклар урын алды. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм  иҗаты турында

Фотоархив

Шәриф Камал әсәрләре

Татар китабы йорты (Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры)

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия

Шәриф Камал турында мәгълүмати чыганаклар

Видеоматериаллар

Шәриф Камал иҗатына багышланган методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 12 декабре, 12:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International