Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Республики Татарстан
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Планнар һәм вакыйгалар
Китапханәнең структурасы
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Китапханәгә - 150 ел
Китапханәнең мәшһүр шәхесләре
Химаячеләр шурасы
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Китапханәчедән сора
Эш тәртибе
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре - 2021
Укырга тәкъдим итәбез
Хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Электрон каталог
Кире элемтә
Кунаклар китабы
Сайтның картасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының дәүләт һәм рәсми символлары
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы
Чыганак:
Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә
Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «ун аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барснын койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, үзенең дустанә булуын аңлата.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә.
Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Гербның авторлары — Назыйм Ханзафаров (идея, фәнни нигезләмә) һәм рәссам Риф Фәхретдинов (сурәтләү).
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:09
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз