Тимерҗанова
Мәдинә Фатыйх кызы
Директор
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420015, Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
Телефон:
(843) 222-82-83
E-Mail:
Director.Nbrt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1956 елның 14 апрелендә ТАССРның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Әлмәт авылында туган.

Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге алып тәмамлаган (1979 ел). АКШта (Техас штаты, Остин шәһәре) нәтиҗәле җитештерү программасы буенча, шул исәптән маркетинг, менеджмент, сату, алга этәрү, теле- һәм радиоиндустриядә персонал белән идарә итү юнәлешләрендә стажировка узган.

2001–2002 елларда – мәгълүмати, аналитик һәм мәдәни эшчәнлекне икътисадый үзгәртеп коруларга ярдәм итүче, коммерцияле булмаган «Хөррият» фондының генераль директоры.

2002–2005 елларда – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәисенең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.

2006–2016 елларда – «Казан» телерадиокомпаниясе («Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы) генераль директоры.

2016–2020 елларда – «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.

2020 елның августыннан – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән.

Евразия телевидение һәм радио академиясе әгъзасы.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе урынбасары.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International