Һади Такташ. Биобиблиографик белешмәлек


 


 

2011 елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) тууына 110 ел тулды.

Һади Такташ иҗаты - сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Һ. Такташ - барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул - «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар. Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күптөрле актуаль темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый.

Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.

Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы әлеге олы юбилейны истә тотып төзелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, шагыйрь турында истәлекләр, фотоархив, сценарийлар, аңа багышланган шигырьләр, әсәрләре, замандашларының Һ. Такташ турындагы фикерләре белән танышырга була. «Такташ сәнгатьтә» бүлегендә күренекле рәссамнар, сынчыларның шагыйрьгә багышланган хезмәтләре урын алды. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Һ. Такташның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге (соңгы ун ел эчендә), шулай ук шагыйрь хакында 2001-2011 елларда дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

2026 елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (1901-1931) тууына 125 ел тулды. Әлеге күренекле датаны истә тотып Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «Татарстан Республикасының  күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Һади Такташның тууына 110 ел тулуга  багышлап төзелгән электрон белешмәлек  тулыландырылды. Анда соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, чыганаклар урын алды.

Тәрҗемәи хәле Тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр

  Истәлекләр

Фотоархив

Һ. Такташ сәнгатьтә

Әсәрләре

 Һ. Такташка багышланган шигырьләр

Һ. Такташка багышланган сценарийлар

Методик материаллар

Һ. Такташ турында замандашлары

Һади Такташ һәйкәле

Һади Такташның тууына 125 ел

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2026 елның 6 феврале, 10:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International