Һади Такташ - журналист

Чыганак: Һади Такташ - яңа тормыш җырчысы : (фәнни конференция материаллары).- Казан, 1982.- 160 б.

 

     Һади Такташ — гомере буе журналистика өлкәсендә эшләгән шагыйрь. Аның газета-журналларда эшләү хронологиясе түбәндәгечә бара:

     1919 елның көзеннән 1921 елның февраленә кадәр Оренбургта «Юксыллар сүзе» газетасында эшли, анда әдәби сотрудник, аннары җаваплы секретарь һәм вакытлы редактор вазыйфаларын үти.

     1921 елда Ташкентка күчеп килә һәм «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь булып эшли. Ташкентта чагында «Олуг Төркстан» газетасының актив хәбәрчесе була. Бу газетада Такташның шигырьләре белән бергә культура, көнкүреш темаларына мәкаләләре, шулай ук нәсерләре басылып тора.

     1922 елда шагыйрь Казанга килә. Берара татар театрында суфлер    булып  эшләгәннән  соң,     1923—1924  елларда  «Чаян» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, шуның белән беррәттән  «Татарстан»  газетасында  әдәби   сотрудник  була.   1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда аның дәвамы булган «Авыл яшьләре»  журналлары  редакциясендә җаваплы  секретарьлык, шул  ук  елның октябрь  аеннан  башлап     1929  елның башына кадәр   «Азат хатын»  журналында  җаваплы  секретарьлык  бурычын башкара.  1929 елда ул яңадан «Чаян» журналына кайта, бер үк вакытта «Яңалиф» журналының редколлегия члены була. «Чаян» журналында гомеренең ахырына кадәр эшли.

Бу очракта Такташның һәр редакциядәге эшчәнлегенә тукталу максат итеп куелмый. Биредә аның Казан чоры һәм ул эшләгән журналларның кайберләре турында кыскача гына фикер әйтергә уйлыйбыз.

     Такташ кайсы гына журналда эшләмәсен, журналның максатын аңлап, тиз арада шул журнал юнәлешендә хәбәрчеләрне тәрбияләү эшенә керешкән. «Азат хатын»да эшләгән вакытын ул чагында журналның сотруднигы, соңыннан җаваплы редакторы булган Гөлчирә Гафурова болай искә ала:

     «Такташ «Азат хатын»да чын күңелдән сөеп эшләде. Яңа оештырылган журналның тиражын үстерү чараларын күрүдә дә, хатын-кызлардан хәбәрчеләр — язучылар җитештерүдә дә, шуның белән бергә   журналның   эчтәлеген   хатын-кыз укучыларның бөтен сорауларына җавап бирерлек итеп кую юлында бөтен көчен бирде». Такташ 1928 елда журналга катнашып килгән шагыйрьләрнең «Кызлар җыры» исемле җыентыгын чыгартуга ирешә. Ул «Азат хатын»га кушымта рәвешендә чыга. Бераздан ул шул ук җыентыкка рецензия дә яза. Такташның журналда семья, әхлак темаларына язылган хикәяләре, мәкаләләре бар. «Журналдан киткәндә,— ди Гафурова,— Такташ болай диде: «Азат хатын»да эшләү минем иҗатым өчен бик күп нәрсә бирде»'.

     Ә «Авыл яшьләре» журналында эшләгән вакытын тасвирлап, шагыйрьнең чордашы Кәшиф Рәхим болай яза: «Такташ журналны яхшырак чыгару, бигрәк тә аның телен простой һәм матур итү өчен тырыша. Яшь язучыларга бер дә иренми консультацияләр бирә. 25—26 елларда бу журналда язып барырлык кадрлар аз, эшләнеп беткән материаллар табу кыен була торган иде. Мәсәлән, редакциягә бер хикәя яки шигырь килә — бөтенләй басарлык түгел. Ә ул менә шундый нәрсәләрне өр-яңадан эшли. Аннары Такташның бу журналда бастырып чыгарган сәхнәлекләре бар («Исхак агайның үкенүе», «Өйләнделәр», «Гармунчылар» исемле әсәрләре күздә тотыла.— Л. Г.) Ул бу сәхнәлекләрне авыл яшьләренең театр нәрсәләренә сусауларын хәтергә алып эшли иде».

     Әлбәттә, җаваплы секретарьның шагыйрь булуы журналның эшчәнлегенә тәэсир итми калмый. Такташ авылда туган халык талантларына зур игътибар белән карый. Ул талантларны журнал битләренә алып чыга. Журналның һәр санында диярлек куш биттә «Авыл шагыйрьләре» дигән уртак баш астында яшь шагыйрьләрнең, хикәячеләрнең рәсемнәрен, аларның әсәрләрен урнаштыра. Болар арасында Гомәр Толымбайский, Исмәгыйль Закири, Салават Шәфикъ һ. б. бар.

     Такташ, журналга язучы белгечләрнең булмавын күздә тотып, һәм авыл кешеләренә чын күңелдән булышырга теләп, күп төрле темаларга мәкаләләр яза. 1925 елның 16 ноябрендә Мәхмүд Максудка җибәрелгән хатында: «Мин соңгы вакытларда бернәрсә дә язмыйм. Арыдым, Мәхмүд. Чөнки шигырь
язуга китәргә тиешле энергия «Авыл яшьләре» журналына
агрономический нәрсәләр (урлап) язарга китә. Бернәрсә дә эшләр хәл юк»,— дип зарланып та куя. Чыңнан да, журналларда Такташның радиотехникага, яшелчә утырту, бакча тәрбияләү, гигиена темаларына караган мәкаләләре бар.        

     Такташ редакцияләрдә эшләгән чорда армый-талмый укучыларга мөрәҗәгать итә, журнал укучыны, аның киләчәктә булачак    хәбәрчесен    «яңабаштан» хәзерли.    «Ничек язарга» исемле мәкаләсендә («Азат хатын», 1928, январь) укучыга болай киңәш бирә: «Бер нәрсә турында язу өчен иң элек хәреф танырга һәм шул хәрефләр аркылы үзеңнең фикерләреңне кәгазь өстенә төшерә белергә кирәк...» Кешеләрне революция темпы белән үстерергә, гомум эшкә тартырга кирәк булган. Әмма Такташ бүген хәреф танырга гына өйрәнгән укучының якты иртәгәсенә, аның киләчәктә «айга шлем кидерәчәгенә» ышана. Шул ышаныч аңа барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга көч, бер үк вакытта бик күп эшләрне башкарып барырлык дәрт бирә.

     «Чаян» журналында эшләү чорына килгәндә, Такташны «Чаян»ны «Чаян» иткән журналист дип атарга кирәк... «Чаян»да - язучының яңа бер ягы ачылып китә. Ул - юмор. «Такташның юморы совет кешесенең искелек калдыкларын җиңүе һәм шушы җиңүнең рухи бер гәүдәләнеше буларак барлыкка килде. Әнә шуңа күрә аның юморы эчке бер сафлык, яктылык белән аерылып тора, аның елмаюыннан кешелекле тирән хисләр белән бергә гадилек, үзенә аерым бер шуклык, ятышлы шаянлык бөркелә...»

     Такташның күп санлы сатирик, юмористик шигырьләре, фельетоннары беренче тапкыр «Чаян» битләрендә дөнья күрә. Язучы шул чордагы һәрбер вакыйгага үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә бара. Кирәк икән, кечкенә агиткалар язудан да баш тартмый. Журнал битләрендә ул наданлыкны, бюрократлыкны, җәнҗалчыны, прогулчыны сатира уты астына ала һәм тәнкыйтенең нәтиҗәсен дә күреп бара. Мәсәлән, М. Садри «Бөек замандашыбыз» исемле мәкаләсендә болай яза: «Вахитов исемендәге сабын заводында эшләгән чагым иде. Цехта вентилятор юк. Эшчеләр бу турыда зарланып завкомга да, заводта чыга торган күп тиражлы газетага да язып карадылар. Ләкин вентилятор куелмады. Шуннан эшчеләр: «Бу турыда «үткен телле» Такташка барып сөйләргә кирәк,— дип, аның янына мине җибәрделәр...» Бераздан цехка Такташның: «Сабын һәм головотяплар» исемле шигыре басылган «Чаян» (1930, № 11) килә. Бу мәсьәлә җыелышта тикшерелә һәм күп тә үтми вентилятор эшли дә башлый. «Менә Такташ! — диделәр эшчеләр.— Кечкенә  шигыре  белән  калын  таш  стенаны  тиштерде  бит!»

     Такташның дүрт фельетоны — «Пожалуйста», «Җамали белән Камали», «Гаеплеләр», «Карусель» — күптән инде җыентыкларга кергән һәм укучыларга таныш әсәрләр. «Чаян» журналында андый фельетоннарның саны, хәзерге көндә Такташныкы дип ачыкланганнары гына да, кырыкка җитә (әлбәттә, биредә мин Такташның чәчмә фельетоннарын күздә тотам, аның шигъри фельетоннары тагы да күп һәм алар нигездә укучыга таныш инде). Алардаул чорда күтәрелгән проблемалар, язучының аларга реакциясе ачык чагыла. «НЭП чорында,— дип яза X. Туфан,— Такташ һәр төнне ак күбеккә баткан атта, кулына ялан кылыч тоткан хәлдә, яңа тормышны дошманнардан саклап урамнарда йөридер кебек тоела иде».

     Такташ «Азат хатын» журналында эшләгән чорда, 1927 елның сентябрь аенда, Зөя шәһәренә Казан гарнизонының территориаль сборына чакырыла. Анда ул беренче укчы татар дивизиясенең русча һәм татарча чыккан «Походта» газетасында эшли. Такташның Кызыл Армиягә, сугышчыларга багышланган бер төркем шигырьләре, хикәясе беренче тапкыр шушы газетада басыла.

     Газетаның һәр саныннан Такташча күтәренкелек, сугышчанлык, җанлылык бөркелеп тора. Ул үзе беренче санда ук «Без сыныйбыз көчебезне, Сугыш теләп кайрамыйбыз тешебезне» дип, сугышчыларга мөрәҗәгать итә. Такташның бу һәм «Өйрәнегез, белегез, әйбәт кенә йөрегез», «Үзләре кеше кебекләр, карасаң, көзге чебешләр», «Бүленергә ярамый» кебек шигырьләре беренче тапкыр «Походта» газетасында чәчмә әсәрләр, нәсер-мөрәҗәгатьләр булып басылганнар. Соңыннан алар бернинди төшереп калдырулар, өстәмәләр ясалмыйча, строфаларга салынып, шигырьләр булып чыга башлый. Бәлки бу әсәрләр талантлы шагыйрь күңелендә шигырь туу процессының мисалларыдыр. Такташның хатларында да көйгә салып укырлык юллар бар бит.

     Язучының ТАССР Дәүләт музеендагы архивында сакланган «Походта» газетасының аерым саннарында төрле мәкаләләр өстенә соңыннан «Такташныкы» дип язылган. Язучының улы Аван Такташның әйтүенә караганда, ул билгеләрне Кави Нәҗми ясаган.

     Газетаны оештыру, чыгару турында шул чорда Такташ белән бергә «Походта» газетасында эшләгән Закир Сәмитов болай яза:

     «Фронт газета көтә, монда, типографиядә исә киртә өстенә киртә чыга. Ни өчен? Хәреф җитми, Такташ гарәпчә «Т», «К», «X» хәрефләре кергән сүзләрне күп язган,— диләр наборщиклар... Кайчандыр
Зөядә  ниндидер  газета чыккан икән, типографияне пыр туздырып эзләгәннән соң табылды. Әйдә, хәзер теләсә нинди хәрефләр белән языгыз, куркыныч юк...

     - Шпон җитми. Элек Зөядә чыккан газетаның тавык аягы кебек кәкре-бөкре, койрыклы хәрефләрен шпонсыз җыеп булмый.

     Бу киртә дә җимерелде — картоннан шпон ясалды. Әйдә, куркыныч юк. Кәкре-бөкре хәрефләр картон шпон белән турая.

     Зөя электрикләштерелмәгән. Газетаны кулдан басарга туры килә.   10—15 потлык маховиклы машинаны әйләндерергә кеше юк. Бу юклык та киртә була алмады. Үзебез чиратлашып әйләндерәбез.

Әнә шул мең тиражлы «Походта» газетасын чыгарганда, Һади Такташ язышуда гына түгел, аның бөтен авырлыкларын җиңүдә катнашты. Ул һичбер эштән авырсынмады, ваксынмады. Мондагы эшләрнең хәрби хәзерлекне күтәрүгә юнәлдерелгәнен аңлап, чын-чыннан ударникларча эшләде».

     Такташ редакцияләрдә ил өчен иң авыр елларда эшли. «Азат хатын»да эшләү шартларын Гөлчирә Гафурова болай тасвирлый: «Газета редакциясенең бер почмагында гына утырабыз. Такташ белән икебезгә бер өстәл. Салкын, өс киемен салып утырулар юк. Урыннардан хәбәрләр алып кайтабыз да, аны тиз-тиз эшкәртергә керешәбез. Йомышчы юк. Типография ерак. Машинка булмау сәбәпле, мәкаләләрне кулдан гына язып җибәрәбез...».

     Такташ журналларда хатлар, әдәбият, авыл хуҗалыгы бүлекләрен дә берьюлы алып бара алган, җаваплы секретарь буларак, бөтен журнал өчен җавап биргән, «Кызыл Татарстан» газетасының, «Безнең юл» журналының даими хәбәрчесе, дә булган. Журналларда эшләү Такташның яшәү чыганагы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Әдип 1929 елда Михаил Юринга язган хатында: «Пишу роман, название которого вроде «Человек, который потерял себя» (соңыннан Такташ романны «Таң җиле» дип атый — Л. Г.), вещи проблематичны, но чертовское экономическое положение не дает возможности серьезно вести работу»,— ди.

     1926 елда Такташ Сыркыдыга кайтып китә. Шул вакытта «Авыл яшьләре» журналының вакытлы җаваплы секретаре итеп билгеләнгән Кәшиф Рәхим болай ди: «Әле дә күз алдында; ул киткәннән соң да өстәл өстенә җәелгән зур кәгазьнең ике ягы тиң туп-тулы чуп-чуар язу. Аның бу кәгазендә «Нәни разбойник» куплетларын да, «Кояш көлми дә, елмаймый да»сының кисәкләрен дә... табарга була иде».

     Такташ һәр җирдә язган, корректура көтеп утырганда да, тәмәке тартканда да, эштән калып та, урамнан барганда да, төнлә дә, көндез дә...

     Әлбәттә, вакытлы матбугатта эшләү Такташның күп вакытын алса да, өлкән журналист Ш. Хамматов әйткәнчә, «Вакытлы матбугатта эшләү тәҗрибәсе Һ. Такташны политик мохитны сизә торган шагыйрь итә, политик зирәклеген үткенли, иҗади эшенә этәргеч була».

     Соңгы сүз — Такташның җыелмаган чәчмә материаллары турында. Җыелмаган материаллар бар һәм шактый булырга тиеш. Ташкентта чыккан «Олуг Төркстан» һәм аның дәвамы булган «Кызыл байрак» газеталарының барлык саннарына да кулыбыз җиткәне юк. Оренбургта чыккан «Юксыллар сүзе» газетасының да берничә санын гына тотып карый алдык. Хәтта Оренбургта да ул газета сакланмаган. Әмма бу газетаның ил буенча бөтенләй юкка чыгуы мөмкин түгел.

     Такташның ТАССР дәүләт музеендагы архивы зур һәм бай. Әмма архив белән якыннан таныша башлагач, кулъязмалар бүлегенең тулы түгеллеге ачыкланды. Язучының баштагы чор иҗатына караган әсәрләренең кулъязмалары юк. Кызганычка каршы, Такташ инде тәмам язылып беткән, матбугатта һәм китап булып чыккан әсәрләренең кулъязмаларын юк итә барган. Мәсәлән, аны балалар язучысы итеп таныткан «Караборынның дусты» хикәясенең бер генә юл да караламасы сакланмаган. Басылып чыккан башка күп кенә әсәрләре караламаларының да язмышы шундый. «Киләчәккә хатлар» поэмасы яки «Таң җиле» романы өлешләп Такташ исән чакта басылып чыккан, әмма бу әсәрләр тәмамланмаган һәм архивта аларның күп санда вариантлары, бүлекләре каралама хәлендә саклана. Архивта язучы соңгы 2—3 елда язган әсәрләренең, бигрәк тә «Чаян» журналы өчен хәзерләнгән материалларның кулъязмалары шактый. Ләкин анда да эзлеклелек юк. Бер караганда, журналның рәсем асларына язган текстларга кадәр сакланган, икенче караганда, Такташның «Чаян»да хәтта үз исеме белән бастырган әсәрләренең кулъязмасы да калмаган. Мондый хәлләрне соңгы елларда Такташның үз архивына «ревизия» ясарга өлгермәвеннән дип тә аңларга мөмкин. Такташ үлгәч, шактый материалларны кайбер иптәшләр аның архивыннан алып та кире кайтармаганнар. Менә шуның нәтиҗәсендә дә язучының архивы шактый саеккан.

     Ләкин кулъязмаларның булган кадәресе дә тикшерүчегә кызык фактларны ачарга мөмкинлек бирә. Архивта очраган кулъязмалар әлегә кемнеке икәнлеге мәгълүм булмаган мәкаләләрнең Такташныкы булуын раслап баралар һәм «Чаян»ның «Чаян уклары», «Чаян җавап бирә» бүлекләрен дә шагыйрь үзе алып барган, шулай ук журналның кайбер саннарын җаваплы секретарь тулаем диярлек үзе генә чыгарган дигән нәтиҗәгә китерәләр. Мәсәлән, «Чаян»ның 1930 елгы январь санында Такташ кулы белән язылган 4 әйбер, август — сентябрь санында — 5, ноябрьдә — 8, декабрьдә — 7, ә 1931 елгы журналның февраль аенда — 8, март аенда — 4 материал басылып чыккан.

     Менә шулай бер үк санда берничә мәкаләнең чыгуы авторны имзаларны (псевдонимнарны) төрлечә куярга мәҗбүр иткән. Такташның «Аллан», «Мокамай» кебек еш очрый торган псевдонимнары белән бергә сирәгрәк, хәтта бер генә тапкыр кулланылган псевдонимнары да бар. Язучының моңа кадәр билгеле булган әсәрләрендә (барлык шигырьләре, сәхнә әсәрләре, прозасы, мәкаләләре күздә тотыла) очраган псевдонимнарның кулланылу ешлыгы түбәндәгечә:

     «Мокамай» — 16, «Аллан» — 11, «Чабата» — 5, «Чаян» — 4, «Һ. Т.» — 3, «Һади» — 3, «Һәдия Хәйрулла кызы» — 3, «Хәйрулла кызы» — 3, «Чаянов» — 2, «Точка» — 2, «Даһи» — 2, «Шагыйрь № 1» — 2. Ә «Хәйрулла малае», «Хәйрулла улы», «Ата шагыйрь», «Мокамайның якын кардәше», «Гөлчәһрә Такташ», «Мөхәммәд Кодерү», «Сак-Сок», «Камай», «Гилия», «Дан», «Тәрҗимов, Һ. Таш», «Т», «Ишетүче», «Һ», «Һади туташ Тукташ» имзалары берәр тапкыр гына куелган. Аннан башка Такташның 4 данә имзасыз, шулай ук «Авыл малае Такташ», «Шефыгыз Такташ», Һади Такташ + Кави Нәҗми = шагыйрьтрест» тибындагы имзалар белән басылган әйберләре дә бар.

     Журналлар чыгарганда эшнең иң зур өлешен үз җилкәсенә алып эшләгән язучының әсәрләре, шулай ук имзалары да моның белән генә чикләнмәскә мөмкин. Бу җәһәттән журналлар, бигрәк тә «Чаян» журналы, үзенең тикшерүчесен көтә.

     Социализм төзелешенең беренче елларында, авыр шартларда безнең журналларга юнәлеш биргән Такташның мәкаләләрен җыйганда һәм шулай ук бастырып чыгарганда, аларның зурысы һәм кечкенәсе, «әһәмиятле»се һәм «әһәмиятсез»е булмаска тиеш : классикларның һәрбер автографына, һәр язган юлына игътибар итү — безнең бурыч.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International