Кәрим Тинчурин. Мәрҗәннәр

Кәрим Тинчурин. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1987.- 512 б.

Өченче мәрҗән

КАМЧЫ БАЙДАН, ҮЛЕМ ХОДАЙДАН

Бу мәкальнең тарихы бик ерак заманнарга барып тоташа. “Камчы“, “бай“, “ходай“, “үлем“ сүзләре, гарәпләр болгарларны мөселман ясауларына хәтле үк, бик күп элек булганнар.
Мәсәлән, адәм баласы атка атлана башлагач та, камчыны уйлап чыгарган. Алтын Урда заманнарында коллар белән сату итүче сәүдәгәрләрне, коллар сатып алучы хуҗаларны “бай“ дип зурлаганнар.
“Ходай“ сүзе Чыңгыз ханга хәтле үк иң зур сүз булган. “Үлем“ үлем инде. Аны аңламаган бер җан иясе дә юк. Кайберәүләр баш белән, кайберәүләр койрык белән аны аңлыйлар. Тик аның рухын гына, бер үлеп карамыйча, белеп булмый. Бер үлгәннән соң яңадан терелергә бер үлекнең дә моңарчы ризалык күрсәткәне юк әле. Шуңа күрә аның тарихын тикшерүне докторларга калдырам.
Шулай да, камчы, бай, үлем, ходай дигән барлыгы дүрт кенә сүздән оештырылган бер мәкальне чынлап тикшерә башласаң, ул безнең тарихның басу капкасыннан ук чыгарып җибәрә.
Ә безнең кайбер мәшһүр “тарихчыларыбыз“ татарлар арасында егерменче гасырда да байларны, эшчеләрне таба алмыйча, аптырап, Гоголь каһарманы сүзе белән әйткәндә, чын тарих алдында үзләрен үзләре каезлыйлар.
I
Челтәрле тимер капка төбендә басып торган сәләмә җиләнле шәкерткә ач яңаклы, яшел күзле берәү үтеп барышлый:
-Әүхәди, фабрикага китәсе шәкертләр дәррәү минем бүлмәгә төшсеннәр!- дип, кыска сыйракларын мөмкин хәтле зуррак атларга тырышып, иске дәресханәгә таба юнәлде. Сәләмә җиләнле шәкерт ашыга-ашы га тар баскычтан яңа дәресханәгә таба менеп китте. Берничә минуттан сары йөзле, ач яңаклы, язгы торналар төсле арык шәкертләр яшел күзле кешенең алдына килеп тезләнделәр. Яшел күзле кеше, каршында тезләнеп торган шәкертләрнең күзләренә шактый озак карап торганнан соң, болай дип сүз башлады:
-Бүген мәдрәсәгә инспектор төшәсе. Сезнең паспортларыгыз фабрикага җибәрелгән. Дәррәү кәрзин, көрпәләрегезне арбаларга төяп пристаньга төшерерсез. Син, Әүхәди,- сәләмә җиләнле шәкерткә бармагы белән күрсәтте,- агач базарыннан ике ломовой извозчик яллап алып кайт! Сатулаш, сиксән тиеннән артык бирмә. Син, Муллаәхмәт, пристаньга төшеп, “Купеческий“ пароходына, дүртенче класска Шиловка пристанена хәтле билетлар ала тор. Мәхьян, син менә шушы кәгазьләрне фабрикага барып җиткән сәгатьтә конторага тапшырырсың. Бер сәгать эчендә мәдрәсәдә эзегез булмасын!- дип, шәкертләрне бүлмәсеннән чыгарып җибәрде.
II
Мәшһүр миллионер Әхмәт байның Сембер губернасында сукно фабрикасы бар. Бу фабрикага Идел буйларында җир кипкәч, Шиловка пристане аркылы йөриләр, һәр яз саен, пароходлар төшү белән, мәдрәсәнең ярлы шәкертләре шул фабрикага эшкә китәләр. Көз көне азаккы пароход белән яңадан укырга кайталар.
Бу фабрикага эшкә эләгү һәрбер теләгән шәкерткә насыйп булмый, җәйләрен фабрикада эшләргә теләүче шәкертләрнең уннан бере генә сайланып алына.
Шәкертләрне фабрикага вербовать итүче яшел күзле Кәлтә Гата хәлфә бик җентекләп тикшереп кенә, эшкә яраклыларын гына дәфтәренә терки. Исемнәре дәфтәргә теркәлгән шәкертләрнең ихтыярлары дәфтәргә теркәлгән сәгатьтән Кәлтә Гата хәлфә кулына күчә. Фабрика дәфтәренә теркәлгән шәкертләр дә Кәлтә Гата хәлфә күңеленә ошамаган берәр эш эшли-нитә калса, ул аны дәфтәреннән сызып, бирелгән бер сум авансны кире алып, фабрикага эшкә барудан мәхрүм итә.
Ярлы шәкерт өчен җәй көне эш табу мәсьәләсе, Идел комыннан алтын табу төсле үк, кыен һәм өметсез булып тора. Шунлыктан фабрика дәфтәрләренә исеме теркәлгән шәкерт ихтыярын, язмышын Кәлтә хәлфә кулына тапшырырга мәҗбүр була. Алай итми икән, аны “Хәсрәт бакчасы“ көтә.
Әхмәт бай фабрикасының техникасы бик түбән булганлыктан, кул көченә мохтаҗлык анда бик зур. Шуның өстенә квалификация соралмаган эштә эшләүчеләрнең күпчелеге - алаканатлар. Яз җитеп, җир кибү белән, алар үз авылларына кыр эшенә кайтып китәләр. Бигрәк тә тирә-юньдәге авылларның фабрикада эшләүче хатын-кызлары җәен таралучан булалар.
Әхмәт бай мәдрәсә, мәчеткә ихласлы, “акыллы“ карт. Ул җәй көннәре фабрикасыннан киткән алаканатлар, хатын-кызлар урынына шәкертләрне алдырып, көзгә хәтле эшләтә. Кыр эшләре бетүгә, алаканатлар, хатын-кызлар кире фабрикага җыела башлагач, шәкертләрне мәдрәсәгә кайтарып җибәрә. Шулай итеп, фабрика да туктамый, эш хакы да артмый.
Әхмәт байның бу юлын фабрикант Акчуриннар да файдаландылар. Алар да җәй көннәре татар шәкертләрен Гурьевка фабрикаларына вербовать итәләр иде. Ләкин Акчуриннарның фабрикасына шәкертләр озатылып беткәннәр иде инде.
Бүген Әхмәт байның фабрикасына эшкә китүче шәкертләрнең соңгы төркемен озаталар. Сәләмә җиләнле Әүхәди озын ломовой арбасыннан сикереп төшеп, “Мәдрәсә дариңа фәрәс араба вә гайре-ләренең кирәге катгыян мәннегур“ дигән челтәрле тимер капкага Әсир Мөхәммәтнең ихласын күреп, ломовой извозчикларга борылып:
-Мәдрәсә ишек алдына арба белән керергә ярамый, дигән, нишләрбез икән соң, агайлар? - дип извозчиклардан киңәш сорады.
Ломовойларның берсе, арбасыннан төшеп, атның башыннан тотып:.
-Мәдрәсә дигәч тә, мәчет түгел лә, хәтфә намазлыклар җәелмәгән ич анда,- дип, атын ишек алдына алып та кереп китте. Икенче ломовой аңар иярде.
Сәләмә җиләнле шәкерт тактага эленгән язуга карап торды-торды да, як-ягына каранып, уңайсызлаучы күренмәгәч, капкадагы язуны кубарып алып, йомарлап кесәсенә салды. Үзе, тиз генә ишек алды уртасына басып:
-Килделәр, килделәр, чыгар багажларны!-дип, бөтен мәдрәсә ишек алдын яңгыратты.
Бу авазны ишетүгә, Әсир, ачкычлар, тимер таяк белән коралланып, тар баскычтан түбәнгә юнәлде. Кәрим казый каушавыннан җөббәсенең җиңен таба алмыйча, җөббәсе белән бергә бүлмәсендә әйләнә башлады. Көрпәләр өстендә сузылып, уч зурлыгындагы түгәрәк көзгегә карап эскәк белән сакалларын йолкып торучы пишкадәмнәр, урыннарыннан торып, тәрәзәләргә ябырылдылар.
Баһави кибетче сасыган казылыкларын прилавка астына яшерергә тотынды. Галиулла кизү, себеркесен күтәреп, тәһарәтханәгә йөгерде. Мәдрәсә эче, утлы кисәү тыккан кырмыска оясы төсле, гөр килеп алды.
Мәдрәсәгә инспектор төшә икән, дип кыш буе шәкертләрнең котларын алып куркыттылар. Кыш үтеп китте. Мәдрәсәгә инспектор төшмәде. Ләкин аның өне мәдрәсә һавасында калды.
Кичә исерек околодочный мәдрәсә ишек алдына кереп, сүгенеп, куен дәфтәренә нәрсәдер язып чыгып китте. Бу хәл авылларына кайта алмыйча калган шәкертләрне бик зур куркуга төшергән иде. Исерек околодочныйның өне инспекторга әверелеп:
Инспектор төшә икән. Сәйдәшевләр донос ясаганнар икән, мәдрәсәне яптыралар икән, фәлән икән, төгән икән!..- дип, мәдрәсә ишек алдын себертеп, чистартып көннән-көн, сәгатьтән-сәгатькә көтә башладылар, Мәдрәсә ишек алдында инспектор үтәчәк юллардан шәкертләр кәвеш башлары белән генә басып үтеп, сукмакны пычратмаска тырышалар. Тузган кәрзиннәр, пычрак сәләмә көрпәләр, юрганнарга төрелгән мендәрләр, көлтәләр төсле, дуга биеклегендә итеп рәтләп-рәтләп сәләмә җиләнле шәкерт алып килгән извозчикларның арбаларына салындылар. Бәхетленең сарыгы да бүре тота, бәхетсезнең эте дә куян тота алмый дигәндәй, аяк астынан һичбер көтелмәгәндә бәхетсезлек килеп чыкты лабаса. Ломовой извозчикларның аты инспектор килүгә дип әзерләнеп себерелеп чистартылган ишек алдының нәкъ уртасына, нәкъ инспектор үтәчәк юл өстенә пычрагын коеп куя. Бу хәлне Әсир күреп алып, кулындагы ачкычлар бәйләмен шалтыратып, разбой салып, извозчикка атының тизәген җыярга, урамга чыгарып ташларга куша. Кире сүзле, шаян яшь извозчик:
Ат мулла да, песи дә түгел, яшерә белми... Бәхет ул, бәхет ул,- дип, Әсирне үрти, аның саен Әсир кыза, кычкыра, буран туздыра!..
Фабрикага китүче шәкертләр дә извозчикларны яклап җәнҗалга катнашалар. Тавыш зурга китә. Әсир Мөхәммәт, үзе генә җиңә алмавын аңлап, челтәрле тимер капканы чабата хәтле йозагы белән бикләп, үзе казыйга китә.
Фабрикага китүче шәкертләр, бу хәлне күреп, каушап калалар. Кизү Галиулланы эзлиләр, табылмый. Себерке, көрәк караштыргалыйлар, күренми.
Инспекторны каршы алырга хәзерләнгән чиста ишек алдына атлар кертүнең гаебе зур булуы мөмкин. Дамеллага ишетелеп, эш зурга китсә, фабрикага эшкә җибәрмәүләре дә бик ихтимал. Багажларга, йөкләргә төялгән шәкертләр, капканың йозагына карап аптырашып, бик уңайсыз хәлдә калдылар.
Атларны ишек алдына алып кергән сәләмә җиләнле шәкертне уртага алып төрткәләп тә алдылар. Әгәр дә извозчиклар араламасалар, ул бичара, бәлки, фабрикага да китә алмас иде. Шәкертләрнең куллары гаҗәп ачы була. Сәләмә җиләнле Әүхәди, гаепнең юан башы үзендә икәнлеген белгәнлектән, утка баскан песи төсле, йөкләр тирәсендә әйләнеп йөрде-йөрде дә әдәпсез атның хуҗасына:
-Тарттыр атыңны! - дип әче тавыш белән кычкырды.
Яшь извозчик, атын читкә тартып:
-Кая, нишләттегез инде, капкалар бикләп тотарга ристанмыни без!-дип, үзенә пошынып алды, Баһадир кыяфәтле, сакаллы икенче извозчик күн бияләй белән сакалын каплап, тәртәгә сөялеп, мыек астыннан елмаеп тик тора. Шәкертләр, атның җирдәге пычрагын алка булып чолгап алып, аптырашып аңа карап торганда, сәләмә җиләнле Әүхәди җиләненең бер як чабуын ике кулы белән тотып:
-Әйдә, егетләр, җебеп торма, сал шунда!..- диде.
Сакаллы извозчик бу хәлне күреп, күк күкрәгән төсле кычкырып көлә башлады.
Сәләмә җиләнле шәкерт, тәкъдименә каршы катып калган иптәшләренә карап:
-Ни дип шаккаттыгыз. Фабрикага баргач, юылыр әле, әйдә сал!..- диюгә, шәкертләр эшкә керештеләр.
Бер минут эчендә тизәк урыны, себерке белән себерелгән төсле, ялт итеп калды. Әсир, казыйны һәм Кәлтә Гата хәлфәне алып чыгып, буран куптарды. Кәлтә Гата хәлфә, кызарынып-бүртенеп:
-Кайсыгыз бу атларны монда кертте?!-диде һәм яшел күзләре белән сәләмә җиләнле шәкертне эзләргә кереште. Шәкертләр бер сүз эндәшмәделәр. Кәлтә Гата хәлфә тагы да кызарыбрак, тагы да кычкырыбрак:
-Кайсыгыз бу мокытларны монда алып керде, дим мин сезгә?..- дип, кулларын казаки кесәсенә яшереп куйды.
Кәрим казый, Кәлтә Гата хәлфәнең тинтәклеген бик яхшы белгәнлектән, гауганың зурга китүеннән куркып, ломовой извозчиклар алдына басып:
-Әй сез, мужиклар, ягъни мәсәлән, тыңкышлар, мәдрәсә тәртибен бозарга сезгә кем кушты? - диде.
Яшь извозчик, каушый төшеп, тавышын борын астыннан гына чыгарып:
-Ни булган?-дип сүз кайтарды.
Кәрим казый, извозчикның каушавын күреп тавышын күтәрә төшеп:
-Ни булган, ни булган... Ягъни мәсәлән, нигә сез атларыгызны мәдрәсә ишек алдына кертеп хәдәсләтәсез? - дип, яшь извозчикка акайды.
Сакаллы извозчик, күн бияләйләрен билбавына кыстыра-кыстыра, мичкәдән чыккан төсле калын тавыш белән:
-Китап сүзләрен мәчеттә сөйләрсез, үзебезчә генә әйтсәң ни булган? - дип, казыйның алдына килеп басты.
Казый, каршында кибән хәтле кара сакаллы пәһлеванны күргәч, тавышын йомшартты:
-Ягъни мәсәлән, хәдис ул, Гали зат шул була...Пәһлеван извозчик, казыйның каушавын күреп, тагы да күзен зуррак ачып, аяк очларына басып, күкрәген киереп, тагы да ныграк тавыш белән:
-Гализат, мализатларыңның чуртыма да кирәкләре юк аның. Үз әфтиягебездән сөйлә син безгә,- дип, мыегын сыпырып алды. Кәлтә Гата хәлфә хәлне күреп алды. Казый, авторитетының җимерелүеннән куркып, булган хәтле гайрәт җыйнап:
-Нигә сез атларыгызны мәдрәсә ишек алдына кертеп йөрисез? - дия алды.
Баһадир извозчик, тавышын йомшартып, мыек астыннан елмаеп:
-Күптән шулай диләр аны,- диде.
Казый, тагын гайрәтләнә төшеп:
-Хәзер җыйнап аласы булыгыз!
Пәһлеван извозчик күн бияләйләрен билбавыннан ала-ала:
-Нәрсә җыйнап алырга? - дип сораган булды.
Атыгызның хәдәсен, ягъни мәсәлән, чүбен, тиресен. Каян җыйнап алырга? - дип, бер як мыегын күн бияләе белән каплап, тагын елмаеп алды пәһлеван.
Казый, күзләрен атларның арт тояклары турында йөртеп:
-Әнә ич, әнә, әнә, әнә, әнә! - дип, ат тизәген таба алмагач, Әсиргә борылып, ачулы тавыш белән җикеренде: - Кая соң ул, ягъни мәсәлән, хәдәс дигәнең?
Әсир, куян эзенә төшкән сунарчы эте шикелле, йөкләр тирәсендә әйләнеп-әйләнеп тә бер нәрсә дә таба алмагач:
-Валлаһи әгълам, валлаһи әгълам. Казый!..-дип, ачкычларын шалтыратып, капканың йозагын ачарга китте.
Сәләмә җиләнле шәкерт, җилән чабуын таш стенага ышкып торган җиреннән йөгереп килеп, йөк өстенә менеп утырды. Челтәрле тимер капка шаулап ачылды.
III
Фабрикага сәфәр тоткан шәкертләрнең күбесе ачык һавада, пароходның койрыгына урнаштылар. Кыш буенча тынчыган һавада бикләнеп торган шәкертләрнең авыру үпкәләренә Идел өстендәге язгы саф һава сөткә пешкән боткага атланмай килешкән төсле булды.
Иделнең язгы сулары ярларына сыеша алмыйча ташып чыкканлыктан, аның читләре шәкертләрнең күз карашлары җитә алмаслык еракка җәелгән. Пароход артыннан ике якка сузылып-тирбәлеп калган дулкыннар өстенә төшкән язгы кызу кояшның якты нурлары, саф күк йөзе белән күз кысышып уйнаган төсле, җем-җем итеп җемелдәп торалар. Пароход артыннан ияреп барган акчарлаклар, Иделне аркылы кисеп очып үткән балыкчыларның көймәләре, берәр чакрымга сузылган саллар өстендә ишетелгән моңлы җыр тавышлары шәкертләргә әкиятләрдәге төсле серле һәм матур булып күренәләр. Ләкин шәкертләргә алга барган пароходның койрыгыннан артындагы күренешләр генә күренделәр. Алар алдагы киң, матур перспектив күренешләрне күрүдән мәхрүм иделәр. Чөнки алар бу вакытта дүртенче класс кешеләре иде. Ләкин күбесенең киләчәкләре бу классның теләкләре белән бәйләнмәгәнлектән, алга барган пароходның артыннан калган күренешләре дә аларга яңа, киң, матур булып күренәләр. Бу матурлык, бу киңлек белән барысыннан да артыграк сәләмә җиләнле шәкерт мавыкты. Ул, язгы, таза, шат табигатьтән күзләрен ала алмыйча, онытылып:
-“Агыйдел алкын, суы салкын... каршы барма, дулкын какмасын“,- дип җырлап җибәрде.
Алар белән бергә баручы дүртенче класс кешеләре аңа кушылып:
-“Вниз по матушке по Волге...“,- дип көчле тавыш белән Идел өстен яңгыраттылар. Ак күмәч, печение кисәкләре һавага ташлап, акчарлакларны пароход артыннан ияртеп баручы өстәге беренче һәм икенче класс кешеләре астагы җырны тыңлау өчен пароходның койрыгына җыйналдылар. Сәләмә җиләнле Әүхәдигә ефәк ләргә уралган өстәге кызлар, яшь хатыннар акчарлаклардан да кызыграк, матуррак булып күренделәр. Ул еллар буенча хыялында асраган хур кызларын күргән төсле, аларга карап шаккатып калды. Өстәге кызларга астан шулай хәйран булып карап торганда, бичара, авызын ябарга да онытты. Өстә пароходларның киртәсенә таянып тәмәке тартып торучы бер байбәтчә астагы ачылган авызга зур осталык белән тәмәкесен төшерде. Әүхәдинең аңкавына алтын язулы юан папиросның ут- лы башы ябышкач, ул үрле-кырлы сикереп, як-ягына төкеренә-төкеренә күзләре белән югарыдан мыскыл итүчене эзләде. Югарыдагы матур кызлар, көяз егетләр, бу кызыкны күреп, кәҗә бәтиләре төсле сикерешеп, кул чабып, шаркылдашып көлештеләр. Бу көлү “Вниз по матушке по Волге“ җырын өзде.
Бу хәлне күреп торган, аста баручы рус егетләренең берсе, утлы папирос төпчеген шәкерт авызына юри төшерүче егеткә, кулындагы тешләнгән бәрәңгесе белән җибәрде... Бәрәңге байбәтчәнең эшләпәсен палубага бәреп төшерде. Бу хәлне күреп астагы кешеләр Идел өстен яңгыратып сызгырыштылар. Рәхәтләнеп көлештеләр. Шәкертләр, бүредән курыккан сарыклар төсле, бер почмакка өелеп бөрештеләр. Көяз егет, бәрәңге атучыны күреп кала алмаганлыктан, кызлар алдында зимагурлар белән талашырга хурланды. Югарыдагы кызлар, көяз егетләр, симез карчыклар сүгенә-сүгенә таралдылар.
Астагы “Вниз по матушке по Волге“ җыры яңадан тагы да көчлерәк яңгырады.
Шиловка пристане яры буенда шәкертләрне озак көттермәделәр, аларның кәрзин, көрпәләрен, атларга төяп, фабрикага алып киттеләр. Шәкертләргә йөкләр артыннан җәяү барырга туры килде. Зур авылның ка равыл өенә охшаган фабриканың тыгыз конторында, аларның фамилияләрен дәфтәргә теркәп, кулларына пропуск номерлары тоттырдылар. Озын буйлы, киң җилкәле, кара мыеклы бер кеше аларны казармага алып китте. Казарма дигәннәре тәбәнәк түшәмле, кечкенә тәрәзәле, озын, караңгы алан иде.
Бу аланның уртасында бер башыннан икенче башына сузылган бик озын бер тәбәнәк өстәл. Карават, урындык дигән нәрсәләрнең әсәре дә күренмәде. Алдагы төркем белән килгән шәкертләр, кайгылы, йончыган кыяфәт белән, яңа килүчеләрне каршы алдылар. Казан хәбәрләрен, мәдрәсә хәлләрен сораштылар.
Әүхәди, күзләрен казарма эчендә йөртеп:
-Шунда торасызмы? - диде.
Ач яңаклы, күгәргән иренле бер шәкерт кайгылы тавыш белән:
-Шунда ла...- дип куйды.
-Ничек соң, эш бик авыр түгелме?
Эш эш инде, кайда да бер, тик мөгамәлә белән бик кыерсыталар монда. Эше дә вак, былчырак эш, хатын-кызлар белән бергә мойкада йон юабыз. Бизгәк эләктерелде бугай, кәефнең рәте-чираты бер дә юк. Кайтып китәргә дип бүген иртә белән конторга барган идем, пашпуртны бирмиләр. Монда бизгәкне авыруга да санамыйлар. Кичә авырып эшкә чыга алмыйча калган идем, штраф язганнар.
Анысы ни тагын?.. Штраф дигәнеңне әйтәм.
Син аны әнә аңардан сора!-дип, боларны казармага алып килгән киң җилкәле, кара мыеклы кешегә күзе белән ымлап күрсәтте.- Кичә, кипкән йонга аягын сөрткән өчен, Фәттахның яңагына шундый кундырды, пишкадәм дип тормады. Алдыңа карап йөрмәсәң, штрафлыйлар да, яңаклыйлар да монда,- диде озын буйлы, ач яңаклы, сары йөзле Әфләтун.
Мөселман фабрикасы лабаса. Нигә алай итәләр икән? Әхмәт байның үзенә шикаять итәргә кирәк,- диде Әүхәди.
Ач яңаклы кылый шәкерт Әүхәдинең наданлыгыннан елмаеп куйды:
-Яңаклаучысы, да мөселман бит. Әнә ул. Гаҗәп дорфа, надан, ахмак кеше. Әхмәт бай дисәң, мәчеттә намаз укыганда гына Әхмәт бай икән. Фабригында фир- гавеннән бер дә ким түгел. Эшчеләрне үз кулы белән тотып яңаклый, диләр. Аның белән генә канәгатьләнмичә, стражникларга тотып бирә, ди. Син әле аларны күр- мәгәнсеңдер. Коточкычлар, малай. Алар кулына эләксәң, пашпуртыңа бүре пичәте сугалар, ди. Шулай инде, “камчы байдан, үлем ходайдан“ дигәндәй, башны исән- сау алып кайтырга әллә туры килә, әллә юк инде.
Ач яңаклы шәкертнең бу сүзләре Әүхәдинең йөрәгенә ябышты, аны сызлатты. Вакыт шактый соң булганлыктан, шәкертләр башларын стенага орып, ындыр табагында сугарга әзерләнгән көлтәләр төсле, тезелешеп идәнгә яттылар.
Кара мыеклы кеше, түшәм уртасына асылган бердәнбер лампаны сүндереп, чыгып китте. Аңа бер кеше бер сүз әйтергә батырчылык итә алмады. Ач яңаклы шәкертнең сүзләре Әүхәдинең үзәгенә үтте булса кирәк. Шул сүзләр тәэсире белән ул төн буенча саташып чыкты. Төшендә дә камчы белән байның, үлем белән ходайның култыклашып биегәннәрен күрде.
Шәкертләрнең күпчелеге мойкада эшләгәнлектән, аларга хатын-кызга түләнә торган ярты хак түләнде.
Фабрикадагы шәкертләргә башка эшчеләр белән аралашырга һичбер төрле юл куелмый. Шәкертләрне аерым казармаларда тоталар, сыйфаты шул ук булса да ашау-эчү дә аерым. Фабрикада шәкертләрнең эшләрен, тормышларын, әхлакларын тикшереп тору эшләре әлеге озын буйлы, киң җилкәле, кара мыеклы Алук дәдәкәйгә тапшырылган. Шәкертләр бу кешене күз артында “зобаный“ дип йөртсәләр дә, үзенә “Алук дәдәкәй“ дип эндәшәләр. Башкача эндәшергә рөхсәт итми.
Гали абый дип эндәшкән шәкертләргә ул:
- Какой мин сиңа абый!.. Кендегеңне кискәнем юк ич,- дип акырып,
котларын ала. Менә шул Алук дәдәкәй аларны эшкә куя. Намаз укуларын тикшереп тора. Үзенең авызыннан трубкасы төшмәсә дә, тәмәке тартучыларны күрсә, штраф сала. Авырып эшкә чыга алмыйча калган шәкертләргә үзе диагноз куя. Дөрес, фабрикада околодка дигән бер нәрсә дә бар. Ләкин ул атнага бер генә көнгә ачык була. Фабрикада шәкертләргә биш вакыт намаз калдырырга ярамый. Ләкин эштә булганнарның берсенә дә намаз укырга казармага кайтырга Алук дәдәкәй рөхсәт итми.
Атнага бер көн, җомга көннәрдә, сәгать унбердән икегә хәтле, өч сәгатькә бөтен шәкертләр эштән азат ителәләр. Әмма шәкерт булмаган башка татар эшчеләренең күпчелеге бу хак белән файдалана алмыйлар. Җомга көннәрдә фабрика мәчетенә җомга намазына чыкмаучыларны Алук дәдәкәй фабрикадан куып чыгару белән куркыта. Хатын-кызлар белән чуалган һәм Алук дәдәкәйгә каршы сүз кайтарган шәкерт фабрикадан куыла. Андый әхлаксыз, итагатьсез шәкертләр көз көне мәдрәсәгә кире алынмыйлар.
Иртә таң белән Алук дәдәкәй кием кигән шәкертләрне мойкага алып төшеп, барысын да эшкә урнаштырды. Әүхәдине бик матур бер яшь кыз янына бастырып:
-Зәйтүнә, бу шәкертне өйрәт, чиста юсын. Брак эшләсә, икегезнең дә эшегезне бракка исәпләтермен!..-дип, башка шәкертләрне урнаштырырга китте.
Шәкертнең күзе иң элек кызның аякларына төште.
Күлмәк итәген тездән югары күтәреп алъяпкыч бавына кыстырганлыктан, кызның мәрмәр төсле ак, зифа аяклары бөтенләй шәрә иде. Шәкерт, каршысында басып торган язгы саф чәчәк төсле матур яшь кызның ыспай шәрә аякларын күрүгә: “Бу сафсатаның сәравил мәсьәләсе ничегрәк икән?..“-дип уйлап алды.
Кыз, аның уйларын сизгән төсле, озын керфекләрен аска төшереп, йөзендә җиңелчә кызыллык күрсәтеп елмайды да, тездән суга кереп, эшенә кереште. Кызның куллары да матур булып чыктылар. Җиңнәрен иңбашына хәтле сызганганлыктан, эш арасында гәүдәсен турайтып алган, беләкләрен ян буйлап салындырган чакларда, терсәк сөяге югалып, аның урынында гаҗәп матур уйчык пәйда була иде. Биле, күкрәкләре, муены, ак яулык астыннан төшеп ярты маңгаен каплап торган шомырт төсле кара чәчләре, бөгелеп эшләгән вакытларда җилкәсе аркылы күкрәкләренә елан төсле асылып төшкән толымы дисеңме! Барысы күрекле, барысы килешле иде. Ул эшче кыз шәкертнең пароходта күргән ефәк киемле матур кызлардан бик күп өлешләр матуррак, ыспайрак булып күренде.
- Шәкерт абый, алай түгел, менә болай юарга кирәк!- дип, эш сәләтен күрсәткән чакларда, энҗе бавы төсле тигез, тыгыз булып тезелгән чиста ак тешләрен күрсәтеп елмайганда, шәкерткә көн яктырып киткән төсле була башлады. Судан юеш йонны кочаклап, чәчәккә кунган күбәләк канатлары төсле канатланып, җиңелчә калтыранулары бигрәк тә килешле иде. Эш кызган чакларда, алъяпкычының чите белән маңгаендагы тирен ыспайлап себереп, борылып елмайганда, шәкертнең башлары әйләнә башлады.
- Шәкерт абый,- дип эндәшкән вакытлардагы тавышы сандугач сайравыннан да матур булып ишетелде. Көннәр үткән саен, кызның матур яклары арта барды. Кызны тизрәк күреп, аның тавышын тизрәк ишетергә дәртләнеп, шәкерт иптәшләреннән алда эшкә чаба башлады. Майлы йоннар юылып чистарган саен, шәкертнең дә эшче кызга гыйшкы көчәя, сафлана барды. Үч иткән төсле, кыз да аңа карап елмаюларын арттыра барды. Ләкин үзе башлап кызга йөрәк дәртләрен сөйләргә, бердән, оялды, икенчедән, сизелә калса, кыздан аерып икенче урынга куяр дип, Алук дәдәкәйдән курыкты.
Кызга булган гыйшкына чыдарлык тәкате калмагач, беркөнне, иптәшләре йокыга киткәч, түшәмдәге лампаны кабызып, тәбәнәк озын өстәл артына кунаклап, төн утырып, шушы сәлам хатны язды:
“Әлхәттел нисфелмәлакәт,
син җаныйга сәлам хат,
кабул күрсәң, җавап язарсың,
кабул күрмәсәң, утка ягарсың.
Күктәге йолдыз, судагы кондыз, каләм каш! Әмма бәгъдә киштәләре китаплар белән тулган мәдрәсәне ташлап, синең нурлы йөзеңне, мәхбүб күзләреңне күрер өчен хак сөбханә вә тәбарәкә безне ошбу кярханәгә, ягъни фабрикага җибәрмеш улса кирәк. Вәкинә дә беренче тапкыр мойкада сәнең рәушан йөзләреңне, камыштай зифа буйларыңны, гөлләр сабыдай нечкә билләреңне күрүгә Мәҗнүн Ләйләгә, Йосыф Зөләйхага, Таһир Зөһрәгә, былбыл чәчәккә гашыйк булган кеби, без дә сәңа шулай гашыйк булып биниһая улдык. Вә сөммә бәгъдә көндезләрен мойкада тутый кош койрыгыдай озын керфекләрең арасыннан карап торган кара җимеш төсле кара күзләрең, кояшлы сәмадай якты йөзләрең, газәл ботлары төсле нәфис савырларыңа нәзар кылганда, бәгырьләребез телем- телем улып телемнәргә теленеп, калеблар парә-парә улып биһуш булмактабыз. Сәхәрләрдә, төшебездә сәни кочып суырып үбәм дигәндә, әмма ләкин уянып киткәч, сан матур яр дип кочканыбыз салкын мендәр улып чыкмактыр“.
Хатының азагына нәүбәттәге җырларны язып куйды:
“Мәдрәсә почмагында, ут яна учагында.
Үлсәм, шаһит китәр идем җаныем кочагында...
Сәнең гыйшкыңа бизар улып торучы фәлән ибне фәлән дию беләсезләр“.
Сәлам хаты язылып бетте. Ләкин ничек, кем аркылы аны Зәйтүнәгә тапшырырга? Ике көн, ике төн уйлаганнан соң, йон юган вакытта үз кулы белән тапшырырга булды. Тагы бер көн үтте. Тагы ике көн үтте, бер атна үтте, хатны тапшырырлык уңай вакыт та, тыныч урын да табылмады. Кесәдә йөри-йөри хат чыланып, йомарланып бетте. Ә шәкертнең гыйшкы яңарганнан-яңара, көчәйгәннән-көчәя барды. Беренче хат язылганнан бер ай чамасы вакыт үткәннән соң Әүхәди, кесәдә йөри-йөри тузган хатны яндырып, шушы сүзләр, шушы җырлар белән икенче бер яңа хат язды. Иртәгесен эшкә чыккач, барлык көчен җыеп, Зәйтүнә катына килеп, күзен йомып, хатны Зәйтүнәнең кулына тоттырды. Зәйтүнә, каушап, кулдагы хатны карап:
- Бу нәрсә, нинди кәгазь? - дип аптырап торганда, шәкерт, бернәрсә дә ишетмәгән һәм күрмәгән төсле, кызның соравына җавап бирмичә, басмадан суга төшеп йон юарга кереште.
Хат бирелгәннән соң, Зәйтүнә шәкерткә карап елмайганда, матур якты йөзендәге кызыллык артканнан-арта барды. Әүхәди, бу хәлне күреп:
“Хат тәэсир иткән. Ул да гашыйк булырга кирәк“,- дип, көннәр, төннәр буенча шул тәмле хыял белән яши башлады. Ләкин хатка каршы хат килмәве аны бик борчыды. Атна-ун көннән соң, егетнең чыдарлык тәкате калмагач, ул Зәйтүнәнең карлыгач канаты төсле озын керфекле, койрыклы күзләренә карап эч серен чишәргә булды. Шул ният белән мойкага таң беленер-беленмәс үк төшеп, мәгъшукасын көтә башлады. Сүз беркеткән төсле, Зәйтүнә дә бүген башкалардан алдарак килде. Ләкин Зәйтүнә белән күзгә-күз очрашкач, бизгәк тоткан шикелле, шәкерт калтырый башлады. Шулай да, мондый уңай вакытны кулдан ычкындырмас өчен, барлык гайрәтен бер ноктага туплап, алдан ятлап куйган сүзләрне бер-бер артлы тезәргә кереште. Зәйтүнәнең күзләренә туры карарга батырчылык итә алмыйча, күзләрен аяк башларына төбәп, болай диде:
-Зәйтүнә, ханым-солтаным, хатка җавап көтә-көтә тәмам бетте дәрманым,- диюгә, бугазына сөяк кадалган төсле, тыгылып калды. Хәзерләнгән сүзләр дә оны- тылды. Бугаздан тавыш та чыкмас булды.
-Ул хат кемнән соң? - дип Зәйтүнәнең соравы шәкерткә җан кертте. Ул, ата күркә төсле, бер урында таптанып торды-торды да шактый көчле тавыш белән:
Ул хатны миңа минем бер дустым, сиңа... әййе, сиңа тапшырырга кушты. Әманәткә хыянәт, үзең дә беләсең, хыянәт була инде, ләкин син, зинһар өчен, мин язган хат дип уйлый күрмә: мин түгел, дустым сиңа бигаять булган. Син, ди, миңа әйтә, хатны тапшырмагансың, тапшырган булсаң, Зәйтүнә җанашым җавап язар иде, дигән була. Билләһи, рас, шулай дигән була. Ачулана, тирги, елый, биниһая бигаять булган мескен...
-Елый дисеңме?
-Тыштан еламаса да, барыбер елаган төсле инде, билләһи, рас, шулай.
Зәйтүнәнең кояш төсле йөзендә таң вакытындагы шәфәкъ төсле кызыллык пәйда булу белән бергә, ул, керфекләрен уйнатып:
- Кем соң ул? Сәлам хат иясен әйтәм?
Шәкерт, көтелмәгән бу сорауга тиз генә җавап таба алмыйча, аптырап калды:
- Ул минем дустым... Авылдаш дисәң дә ярый...Шәрик дисәң дә ярый... Сәлам хатына каршы сәлам хаты көтә-көтә, тәмам зарыгып, саргаеп бетте. Миңа әйтә, син гаепле, ди, фәлән-фәсмәтән, ди. Билләһи, рас, шу- лай ди. Әманәткә хыянәт, дигән була.
Зәйтүнә, бераз җанланып, чытлыкланып, җилкәләрен биетеп:
- Әй мескен, ә мин аның сәлам хатын укытканым
да юк әле,- диде.
Зәйтүнәнең бу сүзләре Әүхәдинең түбәсенә тимер чүкеч белән бәргән төсле булды. Ул агарынды, иреннәре калтыранды. Кыз, егетнең аптырашта калуын сизеп, аны бу уңайсыз хәлдән чыгарырга теләде:
-Мин укый-яза белмим... Сәлам хатларын укытырлык укый-яза белгән якын дусларым да юк.
Кызның бу сүзләре шәкертнең теш уңае булды. Ул үзенең уку-язуы белән мактаныбрак:
-Нигә алай укый-яза белмисең? - диюгә, Зәйтүнә, пешкән чия төсле матур иреннәрен уйнатып:
-Кызларга түгел, ир малайларга да безнең фабрикада уку эләкми. Мәктәп бармы бездә, укытучы бармы? Фабрика мулласы өйдән өйгә тыгынып йөрүдән бүтән- не белми. Яратмыйм шул мулла дигән халыкны. Муллаларны яратмау, бәлки, гөнаһтыр да, гөнаһ булса да яратмыйм шул әрәмтамакларны. Безнең фабрика мул- ласын телгә алып сөйләрлек тә түгел, үзе юандыр, тың|кыштыр, карттыр. Шул башы белән кече хатынлыкка миңа яучы җибәргән булган. Яучысын көянтә белән сыйлап җибәрдем...
Зәйтүнә алъяпкыч читен күтәреп, бармаклары белән җөйләрен тигезләргә тырышкан төсле, аның белән уйнап, башын җиңелчә генә бер якка авыштырып, койрыклы күзенең чите белән шәкерткә карап:
- Шәкерт абый, укып бетергәч, син дә мулла булырсыңмы? - дип, башын турайтып, үткен кара күзләрен шәкертнең күзләренә текәде.
Көтелмәгән мондый сорауга шәкерт түгел, хәлфә дә җавап таба алмас иде. Шәкертнең бәхетенә каршы, нәкъ шул вакыт эшкә чыккан шәкертләр, хатыннар килеп чыгып, аны җавап табудан коткардылар. Зәйтүнә дә, шәкерт тә бернәрсә дә булмаган төсле эшкә тотындылар. Бүген шуның белән үтте. Шәкерт тә кызга, кыз да шәкерткә бер сүз дә эндәшмәделәр.
Зәйтүнә белән сөйләшү Әүхәдинең гыйшкын да, гайрәтен дә арттырган төсле булды. Эшче кызның муллаларны яратмавын үз авызыннан ишеткәч:
- Мәдрәсәгә кайтмыйча, мәңгегә шушында эшче булып калганда, ничек булыр икән? - дип, яңа хыял өстендә уйлый башлады.
Көннәр буенча кызу кояш астында юештә эшләгәнлектән, бизгәк эләктереп, Әүхәди чын-чыннан авырый башлады. Баштарак Зәйтүнә янында бизгәк калтыратканны сизми төсле иде. Бара торгач, авыруы гыйшыктан көчлерәк булып чыкты. Хәтта бер көн эшкә дә чыга алмыйча калды. Околодкага барганчы, башта Алук дәдәкәйгә күренергә кирәк булганлыктан, сәләмә җиләненә төренеп, калтырана-калтырана, аның каршысына барып бизгәк авыруына дучар булганлыгын белдерде. Алук дәдәкәй, эшкә чыкмавы өчен, башта шәкертне әби-бабасын искә төшерә-төшерә тиргәде. Соңыннан:
- Курица не птица, лихорадка не холера!-дип, шул минутта ук эшкә чыгарга фәрман бирде.
Алук дәдәкәйнең бу сүзләрен русча бер сүз дә белмәгән Әүхәди закон сүзләре булырга кирәк дип уйлап, җавап кайтарырга батырчылык итә алмады. Зәйтүнәнең аңа кызганып карауларын күргәч, яңадан сәлам хаты язарга да батырчылык итмәде. Әгәр дә бу эшкә катык катнашмаган булса, бәлки, аның гыйшкы кирегә таба да сүтелгән булыр иде.
Көн аралаш бизгәк тотуга карамастан, авыру килеш Әүхәдинең эшкә чыгарылуын күреп кыз шәкертне чын күңеленнән кызганды. Беркөнне шәкерткә, бизгәктән дару итеп, әрем суы кушкан катык китереп ашатты. Шул катыкны ашаганнан соң, шәкертнең бизгәге сирәкләнгәндәй булды. Бу катык, бизгәктән дару булып кына түгел, гашыйкның мәгъшукасы йөрәгенә күпер дә булды.
Шәкерт һәр көн, Зәйтүнә белән очрашуга, әремле катыкның шифасы турында сөйли торгач, сәлам хатына җавап мәсьәләсен дә сүз арасында кыстыра башлады, сүз сүзне тарта дигәндәй, Зәйтүнәнең сәлам хатын укытканлыгы да ачылды. Беркөнне шулай сүзне катыктан башлап:
- Әгәр дә минем дуска сәлам хат язмыйсың икән, соңыннан үпкәләмә, гөнаһысы үзеңә булыр. Минем дус, суга төшеп үләм, ди, белмәссең, эшләп тә куяр, бик хәтәр кеше, билләһи, рас, шулай, дип кызның котын алды. Сәлам хатлары язу шәригатьтә бар эш. Аның һичбер төрле гөнаһысы юк. Сәвабы булыр, ди торгач, кызны җавап хатын язарга күндерде. Зәйтүнә үзе яза белмәгәнлектән, җавап сәлам хатны Әүхәдинең үзеннән үк яздырды. Шәкерт сәлам хатларын үз кулы белән кызга тапшыра. Кыз өчен дә үзенә дигән сәлам хатларың үзе үк яза. Үзе язган хатларны да кызга үзе укый. Үзе әйтүе буенча, үзенә дип язылган хатларны кызга үзе үк укып бирә. Тыштан караганда, бу уен төсле тоелса да, шәкерт өчен, ул уен түгел. Әүхәди кыздан алган хатларны иң кыйммәтле кадерле хәзинә итеп саклап, үзе язган
хатлар икәнлеген күңеленә дә китерми иде. Кара-каршы сәлам хатлары язышу юлга салынгач, кыз беркөнне кичен, Әүхәдинең янына ук килеп:
-Шәкерт абый, әти әйтә, шәкерт безгә килеп хат кына язып бирмәсме, ди.
Зәйтүнә семьясына кулыннан килгән ярдәм белән булыша алуына шәкерт бик куанып:
- Бик шатланып язам, нигә язмаска, авыр эшмени ул. Берне түгел, ун хат язарга да мөмкин. Кайчан барырга соң? - диде.
Кыз оялган да, бераз ялынган да тавыш белән:
- Әти әйтә, бүген килсә, яхшы булыр иде, ди.
Шәкерт, куанып:
- Әйдә киттек,- диде.- Тимерне кызуында сугуны китап мәгъкуль күрә. Шытырдатып язам мин аны.
Кыз, шактый уңайсызланып:
-Әти әйтә, кәгазь-каләмен дә үзе белән алып килсә, яхшы булыр иде, ди.
Әүхәди, аларның фатирларына Зәйтүнә белән бергә бара алмауга пошынып:
-Каләм-кәгазь дә алып барырга була, анысы ләшәй аның. Ләкин бит мин сезнең фатирны белмим, ничек табармын икән соң?
Кыз, алъяпкычы күкрәкчәсенә кулларын яшереп, матур кашларын җиңелчә уйнатып:
-Мин сине өрәңге бүрәнәләре янында көтеп торырмын,- диюгә, шәкерт җанланып:
-Мин хәзер, очып килермен...- дип, яшь балалар төсле, йөгереп китте.
Биш-ун минут үтүгә, кәгазь, кара савыты, каурый каләмен, сәләмә җиләненең чабуы астына яшереп, Зәйтүнә белән бергә семьялы эшчеләр тора торган баракларга таба барганда, шәкертнең башына кызыклы һәм куркынычлы бер фикер килде.
“Хат язарга чакырган булып, атасы кызына сәлам хатлары язган өчен дөмбәсләргә чакырмадымы икән?“ - дигән кызыксыз фикерләргә башы ватылганга, юлда кызга бер сүз дә эндәшмәде. Таш нигезле бер баракның ишек төбенә җиткәч, кермичә кире кайтып китү турында да уйлап алды.
“Мәсәлән, ашыгычлык белән язмый торган каләм алганмын икән, дип, кайтып китсәм, Зәйтүнә гаепләмәс, куркак дип уйлый да алмас“,- дип, фикерен Зәйтүнәгә әйтергә дип кызның йөзенә карауга, Зәйтүнәнең йөзендә дә, күзләрендә дә яман ният күренмәгәнгә, тәвәккәлләп барак бусагасыннан уң аягын атлап кереп китте.
Бу барак шәкертләр тора торган барактан да караңгырак, күңелсезрәк булып чыкты. Тәбәнәк озын бүлмәнең уртасында коридор сымак юл сузылган. Бу юлның ике ягы буйлап, чаршаулар, чыпталар белән бүленгән бүлмә сыман нәрсә тезелгән. Ул бүлмәләр эченнән ишетелгән балалар тавышлары, хатын-кыз кычкырган авазлар, ирләрнең ачуы, мыгырдаулары белән барак эче шау итеп тора. Баракның түшәме буенча сузылган бауларга киптерергә эленгән шакшы чүпрәкләр, бала искеләре бөтен түшәмне каплап алган. Казарманың һавасы тиргә һәм искә тынчыган. Түр почмакка барып җиткәч, кыз, оялган төсле, иске алача чаршауның читен күтәреп:
-Менә без шушында торабыз инде,- дип, шәкерткә чаршау эченә керергә ишарә ясады. Сәләмә чаршау белән корылган бу почмакны шәкерт, кешеләр тора тор ган җиргә караганда, пароходта күргән тере тавыклар
ябылган ящикка охшатты.
Сәке түрендә утырган кара сакаллы, таза гәүдәле бер кеше, урыныннан торып:
-Әйдә, шәкерт, түрдән уз, менә мондарак, менә шулай...- дип, аңа урын күрсәтте.
Почмакның бердәнбер тәрәзәсенең кашагасына эленгән кызыл башлы сөлгедән, сәке өстендәге корама юрган һәм ике мендәрдән башка бертөрле дә җиһаз күренмәде.
Кара сакаллы кеше, борчылган тавыш белән:
-Кая, кызым, анаңа әйт, чәй эчерәме, нишли?..-диде.
Берничә минуттан соң табын әзерләнде. Өйдә пешкән кара ипи белән чәй эчтеләр. Чәй арасында эшче, сүз урынына сүз булсын дигәндәй:
-Ата-анаң бармы?-дип сорауга, шәкерт аптырап калды.
Чөнки ата-анасын сораштырган кешеләрне фабрикада түгел, шәһәрдә дә очратмый иде ул. Нәселенең булмавыннан бераз хурлана төшеп:
- Әтине хәтерләмим. Әни карчык авылда җизниләрдә тора,- диде.
Эшче, җавап белән канәгатьләнгән төсле, сүзне икенчегә борып, үз хатынына борылып:
- Кая, карчык, бары белән шәкертне сыйла...-дип, үзе ипи телемен шәкертнең алдына куйды.
Табын җыелып алынуга, чәчәк салучы чәчәк салырга хәзерләнгән төсле, шәкерт, кәгазь-каләмнәрен рәтләп, бишле лампаны алдына тартып, хат язарга әзерләнде. Эшче, авылның ярты халкына күп-күп сәламнәр яздырганнан соң, болай диде:
-Әмма бәгъдә, диген, безнең тормышлар да сез уйлаганча ук җиңел түгел. Хәзергә ике сумнан артык җибәрә алмыйм. Кыш урталарына таба тагы күз күрер. Үз хәлебез хәл.
Эшче, шәкерт алдында акланырга теләгән төсле, йомшак тавыш белән:
-Авылда абыйның көймәсе комга терәлгән. Акча сорап яза. Монда да аны безгә учлап бирүче юк. Аның хәле дә хәл. Бер иманага алты кашык күтәрәләр. Нида- емка өчен бозавын язганнар, ди. Яз көне бозау, алып бирешергә хәл-хәленчә без дә тырышкан идек. Зәйтүнә кызым да үз жалуниясеннән ике сум җибәргән иде. Мин дә бераз булышкан идем. Кан кардәш бит. Бер-береңнең кулын тотмыйча ярамый. Заманасы шундый,- дип, язылган хатны баштан ахыргача шәкерттән укытып чыгаргач: - әмма бәгъдә, диген, арыш, солы, бәрәңгенең, тары ярмасының бәяләре үткән хатта язганча торалар диген.
Хат язылып бетте. Әүхәди конвертны үзе ясап, ипи белән ябыштырып та куйды. Эшче шәкерткә биш тиенне төртеп, идәнгә төшеп китте. Шәкерт акчаны алмаска бик теләде. Ләкин өй хуҗасы:
-Хезмәт хакы, эш хакы ул. Эш хакын түләми ярамый. Без үзебез эшләп тамак туйдырганга, аның кадерен беләбез,- дигәч, шәкерт биш тиенне йомарлап, кәгазь-каләмнәр күтәреп, чыгып китте.
Кыз белән ата, шәкертне ярты юлга хәтле, озатып куйдылар. Шәкерткә кызның ата-аналары бик ошаса да, тормышлары бер дә ошамады. Юлда кайтканда фабрикада мәңгегә эшче булып калу дигән фикере тәмам җимерелде.
Ул, биш ел фабрикада эшләгән эшченең тормышын күреп, эшчеләрнең хәлләре шәкертләр хәленнән дә кыенрак икәнлеген аңлады. Ләкин бу хәл шәкертнең Зәйтүнәдән күңелен суындырмады. Киресенчә, Зәйтүнәне кызганып, аны яктырак, зуррак бүлмәгә чыгарасы килде.
Көз җитте. Алаканатлар, хатын-кызлар, кыр эшләрен бетереп, фабрикага җыела башладылар, һавалар да суынды. Киек казлар да күптән инде җылы якларга үтеп киттеләр. Алук дәдәкәй шәкертләргә исәп-хисапларын биреп, иртәгә таң белән кире мәдрәсәгә кайтып китәргә фәрман бирде. Әүхәдигә биш айга ун сум илле тиен көмеш саф акчалата һәм шул фабрикада эшләнгән бобриктан бер чикмәнлек кисеп бирделәр.
Шәкерт төн буенча утырып сөйгән яры Зәйтүнәгә бик озын әлфирак хаты язды.
Киткәндә булса да сәлам хатлар язучы үзе икәнлеген белдереп, аннан башка тора алмаганлыгын үз теле белән әйтергә булды.
Иртәгесен фабрика кибетеннән утыз сигез тиенгә француз яулык алып, соңгы сәлам хатын шуңа төреп, мойкага мәгъшукасы белән күрешергә китте. Зәйтүнәне күрүгә, төн буенча хәзерләнгән гыйшык нотыгын онытып, берсүзсез, яулыкка төрелгән сәлам хатын кызның кулына төртте. Кыз, бу хәлгә аптырап, кыйгач кашларын күтәреп, озын керфекләрен уйнатып:
-Нәрсә, бу кемнән? - диде.
Шәкерт телсез калды. Иреннәре калтырады, йөрәге сикерде. Үзе дә сизмәстән:
-Аңардан, сиңа сәлам хатлары язган дустымнан!..- диюгә, яшенә буылып, борылып китеп барды. Кырык-илле адым үткәннән соң, соңгы кат сөйгән ярын күреп калыр өчен, актык борылуга, Зәйтүнәнең урынын- нан кузгалмыйча карап торганын күреп, баскан җирендә катып калды, ни булса шул булыр дип, барлык көчен җыеп, Зәйтүнәгә таба берничә адым ясады.
Юлга хәзерләнмичә, нәрсә монда кыршылып торасың! - дигән Алук дәдәкәйнең тавышын ишетүгә, кире борылып, баракка таба китте.
Берничә көн инде туктаусыз салкын яңгыр яуганлыктан, фабрика урамнарында тездән пычрак иде. Шәкертләр көрпәләрен, кәрзиннәрен җыйнап, сәгать уникегә хәтле атлар көтеп тордылар. Ләкин пристаньга аларны озату өчен атлар бирү турында хәбәр дә килмәде. Атлар сорап конторга баргач:
-Мондый юлга атлар чыгарырга ярыймыни. Пристаньга йөкләр белән киткән атлар да кичәдән бирле кайтканнары юк әле,-дип, шәкертләрнең багажларын төяп пристаньга илтер өчен атлар бирелмәве турында ачык белгерттеләр. Шәкертләр, кәрзин, көрпәләрен баулар белән җилкәләре аркылы асып, тездән пычракка бата-бата, көзге салкын яңгыр астында кырлар, авыл- лар аша пристаньга җәяү киттеләр.
Көзге юлда күрелгән кыенлыкларга караганда, Идел яры буенда, ачык һавада пароход көтүнең газабы зуррак булды.
Азаккы пароходлар тәртипсез йөргәнлектән, кайберләре Шиловка пристанена туктамыйча ук үтеп киттеләр.
Әхмәт байның казак далаларыннан килгән йон тюклары белән дебаркадер өсләре тулганлыктан, пароход көтүчеләрне анда кертмәделәр. Көтә торгач, тәүлек ярым дигәндә, пароход килеп пристаньга туктады. Шәкертләр дүртенче классның җылырак урыннарына урнаштылар. Әүхәди, пароход кузгалып киткәнче, күзен, фабрика ягыннан ала алмады. Пароход кузгалып киткәч, аның йөрәге Шиловка пристаненда калгандай булды. Хәсрәтле җанына урын таба алмыйча бусаланды. Шул авыр хәлдән котылыр өчен, мичкә өстенә утырып, пароход машиналарының тавышы астында сөйгән ярыннан алган сәлам хатларын якын дусларына укырга кереште.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International